Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ШИГЪРИ ШӘЛКЕМ
17 Май 2020, 16:30

Ап-ак таҗлар җиргә сибеләләр...

Яшь тамчысы тама күзләреннән,Бәлки миңа шулай тоеладыр.

Сизелми дә агып тора вакыт:
Күзгә йокы элеп, төн үтә;
Мәшәкате, борчулары белән,
Шатлыклары белән көн җитә .

Таң атуга,
Җанлана бар дөнья;
Барсының үз эше, үз уе.
Язылмаган кәгазь дә саргая –
Зая үтмәсен гомер юлы.

Елга агып, дәрьяга тоташа,
Кыяны ишә дулкын, кагып.
Сулар тынчый, тимерләр тутыга;
Йөрәкләр мүкләнә, тик ятып.

"Хәрәкәттә – бәрәкәт", – ди халык,
Бәрәкәтле үтсен гомерең.
Узсын көнең яхшы гамәл кылып,
Һәр мизгелнең белеп кадерен.

Кичәге көн горурлыгың булсын.
Иртәгәсе тусын яктырып.
Хыял тулы ярсу йөрәгеңне
Бәхет кошы торсын чакырып.

К. Харрасова

* * *

Күкләр җөръәт итмәс биеклек бар,
Кагылырга кыяр-кыймас хисләр.
Тынчу томан тулы иртәләр бар,
Ай нурына тулган якты кичләр.

Кичер мине, тормыш торгынлыгы,
Түгелергә торган чакларым ла.
Хисләремнең көйсез кыргыйлыгын
Калкан иттем, синнән сакланырга.

Яңа көннәр. Көн тулы яз менә,
Яз тулы көл исе һаваларда.
Иске хисләр яна, ялкыныннан
Җанда яңа хисләр яралана.

Лилия Гыйбадуллина

* * *

Ап-ак таҗлар җиргә сибеләләр,
Җил искәнгә шулай коеламы?
Яшь тамчысы тама күзләреннән,
Әллә миңа гына тоеламы?

Чәчәк гомерләре бирмә язмыш,
Тагын бераз яшәп калыйк әле.
Бу тормышның рәхәт мизгелләрен,
Күңел түрләренә салыйк әле.

Яшик әле, дуслар, Җир йөзендә,
Гомерләрне бушка уздырмыйча.
Әзме-күпме калган көчебезне,
Юкка-барга гына туздырмыйча.

Ап-ак таҗлар җиргә сибеләләр,
Җил искәнгә шулай коеладыр.
Яшь тамчысы тама күзләреннән,
Бәлки миңа шулай тоеладыр.

Гөлфизә Кәлимуллина

Читайте нас: