Чынбарлык бик күпкә рәхимсез,
Тормый гел көеңнән юатып.
Кайвакыт куясың яшәүгә
Ихтыяр көчеңне югалтып.
Тартыла күңелнең кыллары,
Киергән җәядәй сызланып.
Мәрхәмәт сораган җаннарны
Кем куяр тик бераз кызганып?
Кем генә сузар соң телемен-
Сукбайга хәер- хак сораган?
Йомарлап учына йөрәген,
Сулышын чак кына сулаган?
Бары да әдәмнең бер түгел,
Һәммәсе ярдәмгә ашыкмас.
Кайгысын бүлешеп, юатып,
Саф, садә хисләрен ташытмас.
Наз көткән тол- ятим азмы соң-
Дөньяда күңеле яралы?
Язмыштан өлешен бүлешеп,
Бәгырьдән тамызыр дәваны.
Бардыр- бар бу җирдә әдәмнәр -
Күңелен хак иман нурлаган.
Олысын олылап,кечесен
Кадерләп, кимсетми зурлаган.
Бүгеннең бар янә иртәсе,
Киләчәк ни юрый - билгесез.
Чын дуслар санаулы, күп түгел,
Яхшысы алтынга биргесез!
Флера Габдуллина
Гөлара Шәрипова
Миләүшә Мингазиева