Авыл тормышы
-6 °С
Кар
Барлык яңалыклар
ШИГЪРИ ШӘЛКЕМ
31 август 2020, 12:15

САГЫНМАСЛЫКМЫ СОҢ ТУГАЙЛАРЫН? САГЫНМАСЛЫКМЫ СОҢ ЧИШМӘСЕН?

Бүген Сезгә Физәлия Дәүләтгәрәеваның матур шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Бу якта бит туган ягың,  диеп,
Зәңгәр офык һаман чакыра.
Талыпына да куя күңел тагын
Газиз авылыма кайтырга.
Күңелемдә хыял, авылыма
Тагын да бер генә мин кайтсам...
Сыендырыр иде кочагына
Әрем-мәтрүшкәле гөлбакчам.
Сагынмаслыкмы соң тугайларын?
Сагынмаслыкмы соң чишмәсен?
Тагын күңел чая яшьлегемнең
Тезә хәтирәләр тезмәсен...
Үрелеп тә карыйм тәрәзәдән,
Бу якта, дип, туган якларым.
Канат үрә күңел, көтә-уйлый
Кай тарафтан бүген  җилләр исә?
Әллә син югалган яклардан?
Тоеламы... җил аваз китергән
Бер сукмактан үткән чаклардан...
Кай тарафтан ак болытлар килгән?
Әллә синең яшьне китергән?
Кояш кына шул ук, керфектәге
Көмеш тамчыларны киптергән...
Төннәр булды, йолдыз нурларыннан
Сукмак төзеп, сине эзләгән.
Көннәр булды, каршы йөгерердәй,
Үлеп сагынудан түзмәгән...
Кай тарафка яшьлек китә икән?
Кабатланмас язлар ягына?..
Язларымда калган сөюемне
* * *
Менә шулай җирдә яшә, диеп,
Өйрәтергә кемнең хакы бар?
Һәркемнең дә бу авыр дөньяда
Ничек яшим? дигән чагы бар.
Үз калыпларыңа салып булмый
Башкаларның тормыш-язмышын.
Үтәргә тиештер һәрберебез
Үзе дөрес күргән ялгышын.
Үз- үзенә сорау куя-куя,
Үз-үзенә биреп җавабын,
Бара кеше язмыш сызган юлдан,
КАЙТЫГЫЗ ТУГАН ЯККА
Авылга кайтасым килә
Ап-ак карлар яуганда.
Кайтырга кирәк авылга,
Кайтыр кешең булганда.
Кайтыр идем авылыма
Җәйге ямьле көннәрдә.
Әнкәй кебек олы бәхет
Бар соң әле кемнәрдә?
Авылыма кайтыр идем
Яфраклар коелганда.
Ярый, кайтыр авылым бар
Ямансу тоелганда.
Кайтыр идем туган якка,
Ияреп язгы җилгә.
Көтәр кешеләр булганда
Читайте нас: