Ходай безгә назлы сүзләр биргән,
Эретергә туңган күңелләрне.
Сөю тулы назлы караш биргән,
Гашыйк итеп гашыйк түгелләрне...
Йомшак күңел биргән, мохтаҗларга
Кирәк чакта кулны сузарга...
Авыр чакта терәү, берәү булган,
Сөйгән ярны... Гомер юлын парлап узарга.
Якты караш биргән... Ераклардан
Барлар өчен агын-карасын.
Җылы куллар биргән, чит-ятларның
Бәйләр өчен йөрәк ярасын...
Ярсып торган көчле йөрәк биргән,
Сынауларда сынмый калырга.
Җанны эретерлек сүзләр биргән,
Күңелләрдән күңелләргә илтеп салырга...
Ходай безгә пар канатлар биргән,
Бар дөньяны иңләп очарга...
Ходай безгә җылы кочак биргән
Һәрбер җанны сөеп кочарга...
Бәхет биргән бөртек-бөртек итеп,
Бөтен җиһан буйлап эләшергә.
Шатлык биргән... һәм куаныч биргән...
Дус-якыннар белән бүлешергә...
Ходай безгә илһам нуры салган...
Шигырь тусын диеп, җаныбызга.
Барыр юлдан тайпылмасын диеп
Аек акыл салган аңыбызга...
Ходай безгә үзе юл күрсәтә,
Без бары тик аңа сыенабыз...
Шөкер итик һәр туар таң өчен...
Шуңадыр да бәхет диңгезендә коенабыз!