Табигатьтә генә салкын көзләр - Ә күңелдә җылы яз әле...
Җавап тапмаганда мең сорауга,
Булган чакта әгәр сиңа кыен...
Җаннарыңа тыныч булсын дисәң..
Башларыңа килсә гөнаһ гамәл.
Гөнаһларга таба булса уең..
Кичерүләр сорап кулың суз да...
Әгәр сине язмыш сыный икән...
Бирә икән сынау адым саен...
Ярдәм сорап изге дога белән...
Тормыш сукмакларын чуалтсаң син,
Югалтсаң син әгәр барыр юлың...
Бисмиллаңны әйтеп дога кылсаң
Тик бер Аллаһ сузар ярдәм кулын...
***
Күңелеңне кайчак сагыш басса,
Оныткандыр мине, дисеңме?
Җаннарыңа тыныч булсын дисәң,
Кабатла син минем исемне.
Сагышларга чара табалмасаң,
Җилләр булып үзем исимме?
Җилләр миңа дәва түгел дисәң,
Кабатла тик минем исемне.
Караңгылык басса тормышыңны,
Нурлар булып үзем бизимме?!
Ярдәм итмәс инде дисәң әгәр,
Кабатла тик минем исемне.
Авыр чакта мине искә ал син,
Онытмаган булсаң төсемне.
Сагынуларым бераз үтсен дисәң,
Кабатла син минем исемне.
Әгәр инде берни ярдәм итми,
Бик күрәсең килсә үземне,
Газапларым очен гафу ит тә
Кабатла тик минем исемне!
* * *
Иңнәреңә башым салыйм әле,
Сагына-сагына сине каршы алам,
Сагына-сагына сине озатам.
Миңа синнән берни кирәк түгел –
Чәчләремнән сыйпап хәлем белсәң.
Миңа синнән берни кирәк түгел –
Син генә өзелеп сөям, дисәң.
Миңа синнән бер ни кирәк түгел –
Җырыңда тибрәтеп йоклатсаң.
Миңа синнән берни кирәк түгел –
Миңа синнән берни кирәк түгел –
Тирән хисләремне аңласаң.
Миңа синнән берни кирәк түгел –
Сагыну-сагышларга салмасаң.
Миңа синнән берни кирәк түгел –
Үсәр өчен булсаң гөлбакчам.
Миңа синнән берни кирәк түгел –
Таянычым әгәр син булсаң.
* * *
Ходай безгә назлы сүзләр биргән,
Эретергә туңган күңелләрне.
Сөю тулы назлы караш биргән,
Гашыйк итеп гашыйк түгелләрне...
Йомшак күңел биргән, мохтаҗларга
Кирәк чакта кулны сузарга...
Авыр чакта терәү, берәү булган,
Гомер юлын парлап узарга.
Якты караш биргән... Ераклардан
Барлар өчен агын-карасын.
Җылы куллар биргән, чит-ятларның
Бәйләр өчен йөрәк ярасын...
Ярсып торган көчле йөрәк биргән,
Сынауларда сынмый калырга.
Җанны эретерлек сүзләр биргән,
Күңелләрдән күңелләргә илтеп салырга...
Ходай безгә пар канатлар биргән,
Бар дөньяны иңләп очарга...
Ходай безгә җылы кочак биргән
Һәрбер җанны сөеп кочарга...
Бәхет биргән бөртек-бөртек итеп,
Бөтен җиһан буйлап эләшергә.
Шатлык биргән... һәм куаныч биргән...
Дус-якыннар белән бүлешергә...
Ходай безгә илһам нуры салган...
Шигырь тусын диеп, җаныбызга.
Барыр юлдан тайпылмасын диеп
Аек акыл салган аңыбызга...
Ходай безгә үзе юл күрсәтә,
Без бары тик аңа сыенабыз...
Шөкер итик һәр туар таң өчен...
Шуңадыр да бәхет диңгезендә коенабыз!
* * *
Табигатьтә генә көзләр әле,
Шашып шашып җилләр исәләр...
Ышанма син, язлар үтте инде,
Гомер көзе җитте дисәләр!
Табигатьтә генә көзләр әле,
Язлар инде артта калганнар,
Ә күңелне безнең мәңге үтмәс
Назлы язлар биләп алганнар...
Табигатьтә генә көзләр әле,
Яфраклары җиргә сибелә...
Әле безгә күпләр гашыйк булыр
Күпләр өзелеп сөяр... кем белә!?
Табигатьтә генә көзләр әле,
Бар дөньяны, анда, сары сарган....
Ә күңелдә безнең җылы язлар,
Агачлары яңа гына яфрак ярган...
Табигатьтә генә көзләр әле,
Сайрар кошлар инде күптән тынган,
Ә күңелнең гөлләр бакчасына
Сандугачлар яңа килеп кунган...
Табигатьтә генә салкын көзләр –
Ә йөрәктә бозлар эретерлек
Мәңге бетмәс җылы наз әле!