Авыл тормышы
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ШИГЪРИ ШӘЛКЕМ
9 декабрь 2020, 17:05

САГЫНЫРМЫ АЛАР БАЛАЧАГЫН

Безнең балачаклар матур булган ,Тере табигатьтә үскәнбез.

Нигә икән өзелеп сагынабыз
Ялан аяк чапкан чагыбыз?
Болыннарда , елга буйларында
Калган юкса балачагыбыз.

Яр буенда балык тотып яттык .
Эләктеме икән бер балык?
Көтү көтә , маллар саклый идек -
Исән микән соң ул болынлык?...

Телефоны да юк , интернет та -
Ватсапларны без соң белгәнме ?
Яңа буын үсә, тик безнең күк
Балачагын алар эзләрме?

Балачагын алар ничек сагныр?
Торып - торып шуңа баш ватам...
Күпме генә вакыт аралыгы -
Ә үзгәреш күпме ?- Шаккатам !..

Яңа буын чапмый ялан аяк ,
Уенчык та хәзер кыйбатлы.
Ә безнеке - кара җиргә сызып ,
Уйный идек , сикереп шакмаклы.

Безнең балачаклар матур булган ,
Тере табигатьтә үскәнбез.
Болыннарда - җиләк арасында
Хуш исеннән исереп беткәнбез...

Интернеттан тәмле исләр килми -
Ничек аны булыр сагынып ?...
Безнең кебек сагнып балачакны
Искә алмас алар табынып.

Интернетта үсә яңа буын.
Күз чекерәйтеп шунда утыра.
Хәрәкәтсез үскән бу буынның
Киләчәге булып ни тора???

Гүзәлия Исламова.
* * *
Әти-әниле нигездә
Әй, рәхәт тә соң балачак.
Шул балачак мизгелләре
Күңелләрдә мәңге калачак.

Озак йөрмә диеп кала
Минем газиз әнкәем.
Тәртип бозып йөрмә диеп
Кала кырыс әткәем.

Бала бит ул балдан татлы.
Тездә чакта сөйдерә.
Үсеп җитеп, тездән төшкәч,
Үзәкләрне өздерә.

Онытмагыз туган якны,
Туган нигез кадерле.
Туган йортта безне көткән
Газиз әткәй-әнкәйне!

Алия Әгъзәмова
* * *
Булган гомер сизелми дә үтә...
Үткәннәр - кул сузым арасы.
Якты хәтирәләргә чумсам да,
Күңелемә никтер ямансу...

Олыгайган саен бик кадерле
Бер ваемсыз үткән балачак.
Бала чакны хәтерләтеп торган
Әткәем нигезе... туган як.

Матур хисләр, җылы истәлекләр
Белән тулган мәктәп еллары.
Якты хыялларга атлап барган
Чыңлый яшьлегемнең моңнары...

Гомер юлым тигез булмаса да
Очраса да тайгак юллары,
Киләчәккә сабак кына булды
Кабатланмас үткән елларым.

Фларида Махмутова
* * *
Авылыма кайткач, уйга калдым,
Бик еракта калган балачак.
Бер борчусыз нарасый чакларым,
Тик истәлек булып калачак.

Хәйран калып исләремә алам,
Кайда, ничек уйнап йөргәнем.
Бәйнә-бәйнә күз алдыма килә,
Кино караган күк үткәнем.

Үсмер вакыт, мәктәптә укулар,
Бүгенгедәй яшьлек хисләрем...
Күз алдымда тәүге очрашулар,
Уйлыймын да, китә исләрем.

Минем кебек искә алалардыр,
Бергә уйнап үскән дусларым.
Мин хәтерлим, сез дә онытмагыз,
Сезне сагынучы дус барын.

Фарида Гарипова
* * *
Миңа җитми икән бу тормышта,
Әти зирәклеге, тапкырлык
Бик еш кына җитмәгәнен сизәм,
Әнидәге булган сабырлык

Җитми икән кайчак кыюлык та,
Вакыты белән җитми уяулык
Кирәк чакта рәхмәт сүзе җитми,
Шатлыгыңнан җаның туярлык

Җәй дә җитми, кыш та җитми миңа,
Яңгыр җитми, кар да, буран да
Чиста һава, чишмә, авылларда
Шау-гөр килеп торган урам да...

Миңа җитми бераз самимилек,
Җитми икән, җитми әрсезлек
Чын дуслык та, тугрылык та җитми,
Күңелдәге сафлык, керсезлек

Миңа җитми икән хәйран гына,
Ничек өйрәнәсе булыр, табасы?
Ярар, җитми икән җитмәс, шул көенчә
Ничек КЕШЕ булып каласы?!
Безгә әле шактый барасы...

Рушания Ахмадуллина (Чанышева)
Фото: cdn.fishki.net
Читайте нас: