Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ШИГЪРИ ШӘЛКЕМ
4 гыйнвар 2021, 14:00

ШИГЪРИ ШӘЛКЕМ

Моң-зарларыңны калдыр эчеңдә,Яхшырак булыр һәркем өчен дә.

Үзең турында начар сөйләмә,
Дошманнарыңның көен көйләмә.
Өч көнлек дуслар, көнче күршеләр –
Синнән башка да, күп сөйләүчеләр.

Үзең турында сөйләмә начар,
Ялгыш адымга булсаң да дучар.
Үзең аңладың – шул бит мөһиме!
Кем соң үзгәртер, төзәтер сине?

Начар уйлама үзең турында,
Абынган булсаң тормыш юлында.
Гаебең танып, кил дә тәүбәгә,
Уйларың белән кермә төрмәгә.

Үзең турында сөйләмә начар,
Сүз куык сыман күпереп очар.
Моң-зарларыңны калдыр эчеңдә,
Яхшырак булыр һәркем өчен дә.

* * *
"Үгез килә! Үгез килә!" – диеп,
Әй чабыша идек куркышып.
Кала идек койма артларында,
Көчкә генә табып бер ышык.

Киртәсеннән үгез качкан булса,
Җиңел генә түгел тотарлык.
Аның көче – баһадирларны да
Мөгезенә элеп атарлык.

Без үскәндә фермалар зур иде,
Үгезләре – бигрәк усаллар.
"Аны куды, моны сөзде", – диеп
Күп китереп була мисаллар.

Тик сүз төбем ул дип уйламагыз,
Үгез елын көткән бер көндә,
Шул малларны карап ашатучы
Хәннан абый килде хәтергә.

Гаҗәп иде... Инде еллар узды,
Сәбәпләрен хәзер кем эзләр?
Аны күргәч, йомшаклана иде
Дөнья җимерердәй үгезләр.

Һич куркусыз бер сабырлык белән
Каршы алып качкан хайванны,
Карап тора идек, җайлап кына
Утлыгына бәйләп куйганны.

"Иде" дидем. Фермалар да – бүтән,
Ул абый да китте калага,
Киләчәктә шигырь булыр өчен
Гаҗәпләнеп йөргән балага.

Хәннан абый искә төште бүген...
Нәрсә дип соң килә әйтәсем?
Аның кебек сабыр каршылыйк без
Яңа елның һәрбер иртәсен.

Исхак Фәйзи
Читайте нас: