Авыл тормышы
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ШИГЪРИ ШӘЛКЕМ
9 февраль 2021, 19:10

ФӘНИС ЯРУЛЛИННЫҢ ТУУЫНА 83 ЕЛ

Бүген - татар шагыйре, язучы һәм драматург, Муса Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллинның тууына 83 ел.

Бүген - татар шагыйре, язучы һәм драматург, Муса Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллинның тууына 83 ел.

Фәнис Гатаулла улы Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туган. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче сыйныфын Баулы урта мәктәбендә тәмамлый. 1954 елда «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый. 1957 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Армиядә һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып имгәнә һәм гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала.

Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Фәнис Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда экстерн тәртибендә урта мәктәп программасы буенча имтихан тота, 1970 елда исә, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда шигырьләр, хикәяләр язарга керешә.

Фәнис Яруллин аеруча хикәя жанрында уңышлы эшли. Әдипнең поэтик иҗатыннан аерым үрнәкләр рус теленә тәрҗемә ителеп, «Современник», «Аврора», «Волга», «Байкал» кебек журналларда һәм «Литературная Россия», «Комсомольская правда» кебек үзәк газеталарда да урын ала килә.

Язучы 2011 елның 8 декабрендә Казан шәһәрендә вафат була.

«Син киттең дә...»


Син киттең дә
күңелем буп-буш калды,
Бөтен яме бетте дөньяның.
Канатлары сынган кош шикелле,
Бәргәләнде ап-ак хыялым.

Төн елгасын йөзеп чыга-чыга,
Көчем бетеп, арып егылдым.
Ярда син юк, әкрен генә үксеп,
Ялгыз талга барып сыендым.

Салкын җилгә күкрәгемне ачтым:
- Суытыгыз минем йөрәкне.
Җилләр кинәт кайнарланып китте,
Өтеп-өтеп алды күкрәкне.

Иренемдә елмаюлар сүнде,
Йөзләремнән качты яктылык.
Күңел кылы, өзеләм-өзеләм диеп,
Бар көченә куйды тартылып.

Ә бит, юкса, шаярудан гына
Киткән кебек идем кабынып.
Хыяллардан учак яга-яга
Яшәрмендер, ахры, сагынып.
2002.

Яшерен хәзинә

Безнең сөю яшерен хәзинәдәй
Тирән казып җиргә күмелгән.
Белмәсеннәр өчен өсләренә
Тигез итеп туфрак сибелгән.
һәм белмәс тә аны һичбер кеше,
Ул күмелгән шундый тирәнгә.
Өсләрендә уйный бала-чага
Ауный-ауный яшел чирәмдә.
Бәлки анда беркөн мәйдан булыр,
Сабан туе үтәр гөр килеп.
Чабып үткән атлар тоягыннан
Очкын гына калыр сирпелеп.
Пар гашыйклар бәлки утырыр шунда,
Йөрәкләре коштай очыныр.
«Чулт-чулт» иткән үбешү тавышына
Былбыл сайраулары кушылыр.
Ул гашыйклар сөю шатлыкларын
Беркемнән дә тормас яшереп.
Көлүләре алтын тәңкә булып
Аланнарга китәр чәчелеп.
Безнең хәзинәбез калыр җирдә,
Табалмаслар - үтәр заманы.
Күпме хәзинәләр көтәләрдер
Хуҗалары казып алганны.
Безнең хәзинә дә калыр җирдә
Беркем белми торган сер булып.
Сокланырлар аңа җир өстенә
Калкып чыкса гына гөл булып.
2002.

Сагына-сагына

Белми идем шундый сөю барын,
Белми идем шундый хис барын.
Белми идем «сөям» дигән сүздә
Дөньядагы бөтен төс барын.

Ялгыш кына китереп бастың да син
Йоклап яткан вулкан өстенә,
Атты вулкан, атты киң офыклар
Манып җирне шәфәкъ төсенә.

Йөрәгемне яптым синең өскә,
Коткармакчы булдым - соң иде.
Күзләрендә синең мөлдерәмә
Әллә шатлык, әллә моң иде.

Бәхет гомере бик тә кыска диеп,
Вулкан эчләренә ташландык.
Янган саен ныграк чистарындык,
Янган саен ныграк сафландык.

Ялкын телләренә баса-баса
Мендек мәхәббәтнең тавына.
Яшәрмен мин шушы мизгелләрне
Гомерем буе сагына-сагына.
2002.
Фото: i2.wp.com
Читайте нас: