Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ШИГЪРИ ШӘЛКЕМ
14 февраль 2021, 13:00

"БЕР МИЗГЕЛЛЕК МӘХӘББӘТЕМ ГОМЕРЛЕККӘ КИТКӘН..."

Мин бит сиңа уйнап кынаГашыйк булган идем.Һәрхәлдә, мин башта шулайУйлап куйган идем,Шаяртырга, шаярыргаКарар кылган идем.

Мин бит сиңа уйнап кына
Гашыйк булган идем.
Һәрхәлдә, мин башта шулай
Уйлап куйган идем,
Шаяртырга, шаярырга
Карар кылган идем.

Ә ул гыйшкы әверелде
Чын мәхәббәт булып.
Уйнап кына сөюләрем
Калды онытылып.

Аһ, кадерлем,
Әле ярый,
Син бар яннарымда!
Берни түгел яңгырлары,
Җиле-карлары да.
Берни түгел салкын кышның

Әче бураннары,
Шундый якын, иркен миңа
Казан урамнары.

Аһ, кадерлем,
Әле ярый,
Син бар яннарымда.
Мин бит шундый көчле булам
Янда син барында.

Бер мизгеллек мәхәббәтем
Мәңгелеккә икән.
Синең өчен мең киртәне
Атлап-җиңеп үтәм.

Синең хакка мең чакрымнан
Чабып кайтып җитәм,
Бер мизгеллек мәхәббәтем
Гомерлеккә киткән...

Наилә Ахунова
* * *
Күзләремә яшь килергә
Табылса да мең сәбәп.
Бу тормыштан туя алмам,
Җирдә яшәү бик рәхәт!

Бар җиханга, кешеләргә,
Күңелемдә мәхәббәт.
Җаныңны сөю җылытса
Яшәве җирдә рәхәт!

Кабат-кабат туып булмый,
Кыл изгелек, мәрхәмәт.
Яшәү дәртем сүрелмәсен,
Ходаема мең рәхмәт!

Мең төсләргә керә ала,
Тормыш бит ул-хәрәкәт.
Яши белеп яшәгәндә,
Җирдә яшәү бик рәхәт!

Гөлара Шәрипова
* * *
Гомеремнең иң бәхетле чагы
Син янымда булган минутлар...
Сөю күгендәге кояшымны
Капламасын гына болытлар...

Бу дөньяда иң кадерле нәрсә
Синең сөю, минем ярату...
Мәхәббәтне саклыйк, бөртеген дә
Кирәк түгел бүтән югалту...

Җанымны бит гел җылытып тора
Йөрәктәге хисләр ялкыны...
Вакыт-вакыт исеп куйсалар да
Сагыш җилләренең салкыны...

Күңелемне шатлыкларга күмә
Сине ишетү...яки хәбәрең...
Җитә миңа, әгәр белеп торсам
Әйбәт икәнлеген хәлләрең...

Бәхетемә исемеңне куштым
Яши алар хәзер янәшә...
Кадерлемнең кадерлесе булып
Шатландырып мине мең яшә...

Нәфисә Мирзаханова
* * *
Тормышта ямь табып яшәр өчен,
Насыйп иткән Ходай сөю ямен.
Яратканнар белә, таңнар аткан саен,
Мәхәббәте өчен сөенгәнен.

Сөю күктә ярала дип әйтсәләр дә,
Җирдә яши сөйгәннәрнең бәхетлесе.
Яшәү рәхәт бергә корган ояларда,
Югалмаслык булса бәхет хисе.

Яратканнар белә һәр көн саен,
Алардан да юктыр бәхетлерәк.
Тормыш сукмакларын парлап узса,
Шул чагында гына бәхетле йөрәк.

Гөлфия Гизатова
Читайте нас: