Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
16 апрель 2019, 17:48

МАВЫГУ ЯРАТКАН ҺӨНӘРЕҢӘ ӘЙЛӘНСӘ

15 апрельдә “Рощинский” совхозы төзелеш цехы начальнигы А.К.Вотинцевка 60 яшь тулды. Төзелеш өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул өч тапкыр Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
“Рощинский” совхозы коллективында аны бик яхшы беләләр. Александр Константинович Вотинцев монда предприятие төзелгәннән бирле эшли дияргә була. Совхозга ул 1980 елда килгән. Ул чакта предприятие яңа була һәм кызыклы эше һәм перспективалылыгы белән кешеләрне җәлеп итә. Александр инде бу вакытка армиядә чик буе гаскәрләрендә хезмәт итеп, ә аннан алда Ишембай шәһәрендә мебель фабрикасында эшләп өлгергән була. Эш шунда ки, егет бәләкәйдән агач белән эш итәргә кызыга, столярлык цехы исен ярата, ә үз куллары белән ясаган әйберләр аны яңа идеяләргә илһамландыра.
Әмма “Рощинский”дагы төзелеш участогына ул тиз генә эләкми. Башта ул котельныйда слесарь була. Мөмкинчелек булгач кына башка участокка столяр булып күчә.
Шул вакыттан инде 39 ел үтеп киткән – яшьлектәге мавыгуы аның яраткан һөнәренә әверелгән. Бу чорда предприятиедә күп нәрсә – производство һәм социаль-мәдәни объектлар төзелде, болар барысы да төзелеш участогы эшчеләренең актив катнашлыгында башкарылды. Мәдәният сарае, мәчет, чиркәү һәм башка бик күп уникаль объектлар калкып чыкты. Бирегә күпме көч салынганы турында гына сөйләргә яратмый Вотинцев. “Эш кайда да эш инде, - ди ул, елмаеп, - тотынгансың икән, аны намуслы башкарып чыгарга кирәк”.
Александр Константинович Вотинцев шундый инде. Аз сүзле һәм эшсөяр, зур практик тәҗрибәгә ия белгеч, биредә сөйләшкән күпләрнең фикеренчә, А.Вотинцев белән эшләве җиңел. Ул теге яки бу фикерне шунда ук эләктереп ала һәм шул арада теге яки бу мәсьәләне хәл итәргә күпме көч һәм вакыт кирәген билгели. Үзенең кул астында эшләгәннәрнең проблемаларына битараф калган яисә кемнедер рәнҗеткән чагы бөтенләй юк. Александр Константинович тормышка оптимистик карашта, эшләре уңай бармаган чакларда да күңел төшенкелегенә бирелми. “Вотинцев бар булмышы белән төзүче, - диләр аның турында беренчеләр исәбенә кергән рощинскийлылар, шул исәптән озак еллар әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры булган Ә.Р.Әбдрәфыйков. – Бүген ул югары квалификацияле һөнәрман, соңгы 18 елда Рощинский төзүчеләренә уңышлы җитәкчелек итә. Ул җаваплы белгеч һәм ышанычлы иптәш”.
Үзе турында шундый фикер ишетү нинди дә кеше өчен бәхет, өстәвенә артыңа борылып карап алга арытабангы планнар сызар өчен тормышыңда аерым бер чиккә ирешкән - 60 яшькә җиткән кеше өчен.

Әмма ул үзе һәм казанышлары турында сөйләргә тырышмый. Күбрәк янәшәсендә эшләгәннәр турында сөйли. Бүген Вотинцев коолективында 45 кеше эшли. Бу ташчылар, столярлар, балта осталары, малярлар, плита ябыштыручылар – Ольга Терентьева, Марат Ишемгулов, Николай Тимофеев, Илья Николаев, Гөлнур Гыйззәтуллина, Гөлнара Ишмаева, Рөстәм Насыйров һәм башка кирәкле һәм мөһим һөнәр ияләре. Аларның оста куллары тырышлыгы белән производство һәм авыл төзекләнүен дәвам итә. А.К. Вотинцев бүген үзенә шундый якын булган предприятие турында рәхәтләнеп сөйли, аның язмышы өчен борчыла. Башкача мөмкин дә түгел – гомеренең иң яхшы еллары биредә үткән.
Юбилярга ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф, башкарган эшенә бүгенгечә битараф булмавын телибез.
Александр Константинович, барлык башлангычларыгызда уңышлар сезгә! Тормышыгызда юбилейларыгыз күп булсын!
Читайте нас: