Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
24 апрель 2019, 11:17

БУРАНГУЛОВНЫҢ БӘЛӘКӘЙ КОЛХОЗЫ

Федераль Җыелышка Юлламасында Президент В.В.Путин: “Әле кыю инициативалар, бизнес һәм производство оештыру, яңа продуктлар һәм уңайлыкларны алга этәрү өчен чоры”, - диде.

Безнең бүгенге герой – фермер Илдар Ишбирде улы Бурангулов кебек кешеләр чоры бу. Кем, кем, ә ул бизнесны уңышлы алып бара, кыю. Ә кыюлык, борынгы акыл иясе Платон әйтмешли, – җиңүнең башы. Кыюлар шәһәрләр яулый, диләр бит!


Фермер хуҗалыгы эшен уңышлы алып барып, иҗади, аралашучан, кыю карарларга сәләтле, лидерлык сыйфатларына ия булган Илдар Бурангулов үзе кебек үк эшсөяр, алга карап эшләүче кешеләрне үзе тирәсенә берләштергән, “Мордаш” тәэмин итү-сату кулланучылар авыл хуҗалыгы кооперативын оештырган. Кооперативның юнәлеше – арытабан эшкәртү өчен сөт җыю, аны саклау, ташу, чистарту һәм суыту.

Мәгълүм булуынча, БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары, шул исәптән “Мордаш” кооперативы арасында табышлы проектлар программасы буенча республика бюджетыннан 3 миллион сум күләмендә акча алуга килешүләр төзелгән.


Бүленгән акчаны белеп тотынырга кирәк. “Кооператив оештырган!” – дип әйтүе генә җиңел ул. Ә бит бу очракта үзеңнең крестьян-фермер хуҗалыгың өчен генә түгел, башка шәхси эшкуарларның, шулай ук аларның хуҗалыгында эшләүче кешеләрнең язмышы өчен дә зур җаваплылык аласың. “Мордаш” кооперативының нигезе һәм тоткасы булачак сөт эшкәртү цехы шәхси предприятие – КФХ башлыгы Бурангулов Илдар Ишбирде улы җирләрендә төзелә. Димәк, бина төзү, кирәкле җиһазлар сатып алу, аларны монтажлау һәм башка тиешле эшләрне башкару мәшәкатьләре рәис иңенә ята. Продукциянең беренче партиясен – пакетларга салынган сөт, катык, кефир, йогуртны быелгы елның ахырында чыгару планлаштырыла. Планда шулай ук сыр җитештерү. Бик зур эш башкарасы бар! Рәис билгеләнгән срокларга өлгерә алырмы соң?


Бурангуловның эшлекле сыйфатлары буенча фикер йөрткәндә, аның сүзе эштән аерылмый. Ул яшьтән үзенә җаваплылык алырга өйрәнгән.

Илдар иртә өйләнгән: мәхәббәт бит килү өчен рөхсәт сорамый. Сөйгәнен очратканда мәкалә героебыз совхоз-техникумда механикка укып йөргән була. Яшьләр өйләнешергә карар итә. Дөрес, әти-әниләре кире үгетләргә маташа, аякка басканчы туйны кичектерергә киңәш итә. Ләкин басым ясаудан тыелалар. Бер-берсен яраталар икән, бергә булсыннар, диләр.

Өйләнгәннән соң Илдар яшь гаилә мәшәкатьләрен әти-әнисенә йөкләтми. Техникумның читтән торып уку бүлегенә күчә һәм эретеп ябыштыручар курсларына укырга керә. Укуны уңышлы тәмамлап, ике айдан “Салаватнефтеоргсинтез” заводына эшкә урнаша.

Барысы да җайлы гына бара. Уллары туа, аңа Динар дип исем кушалар. Яшь әти-әнинең мәшәкатьләре арта, ләкин бу күңелле мәшәкатьләр була. Яшь ир гаиләсен тәэмин итә. Техникумда укуын дәвам иттерә һәм аны уңышлы тәмамлый.


Ләкин предприятиедә хезмәт хакын вакытында түләми башлыйлар. Финанс авырлыклары Бурангуловларда гына булмый анысы. 90 нчы елларда гаиләләрнең күпчелеге авыр яшәде, кайберләре кыл өстендә иде хәтта. Ул елларда күпләр, гаиләләрен туендыру өчен, “челнок”ка әйләнде, башка эшләргә тотынды. Озак уйлаганнан соң Илдар да предприятиедән китә, үзе яхшы белгән товар – безнең илдә җитештерелүче тракторларга запас частьлар сату белән шөгыльләнергә була. Күрүебезчә, техникумда алган белеменең кирәге чыга.


Товар алырга ул Уфага, Ырынбурга һәм башка шәһәрләргә бара. Стәрлетамак, Ишембай, Мәләвез, Гафури районнары хуҗалыкларын һәм фермерларын запас частьлар белән тәэмин итә. Эше алга бара! Ачыклануынча, Илдарда эшкуарлык сәләте булган икән. Вакыт үтү белән эшкуар Бурангулов тагын бер кирәкле, ләкин читтәрәк торып калган өлкәне – ашлык белән сәүдә итүне үзләштерә. Аны сатып ала, аннары отышлы сәүдә базарларын таба.

Аңа күп йөрергә туры килә, ләкин якын һәм ерак сәфәрләрдән ул Мордаш авылына әйләнеп кайта. Әти-әнисе күптән инде Ишембайда төпләнгән була. Илдар да мәктәпне шунда тәмамлый, ләкин Мордаш авылы кечкенәдән аның күңеленә якын була. Мәктәп каникулларын әбекәе – әтисенең әнисе Маһинур Гыйльметдин кызы Бурангуловада үткәрергә тырыша. Авыл тормышын Илдар үз итә. Мөгаен, шуның өчен дә сәүдә эшчәнлеге авыл эшкуарлары, фермерлар белән бәйле була. Фермерларның эшенә ул һәрчак игътибар бирә, алар кебек җирдә эшләргә теләге булуын тоя.


Дөресен әйткәндә, сәфәрләрдә йөрү дә туйдыра. Өстәвенә гаиләсе ишәя. Якын кешеләре белән ешрак бергә буласы килә. Өлкән улы Краснодарда яши инде, БДУның халыкара мөнәсәбәтләр факультетын тәмамлаган ул. Төрекчә, гарәпчә, инглизчә, французча белә. Аэропортта эшли: чит илдән килгән кунакларны каршылый. Кечеләре – улы Ирек һәм кызы Илина – мәктәп укучылары.

2011 елда Илдар Ишбирде улы озак еллар күңелендә йөрткән эшкә тотынырга карар итә. Хатыны Альбина Муса кызы аны хуплый һәм төп вазыйфасыннан бушаган вакытта (ул Мордаш фельдшер-акушерлык пунктында мөдир булып эшли) гаилә эшен аякка бастырырга һәр яклап булыша.


Ләкин нәрсәдән башларга? Авыл хуҗалыгының кайсы тармагы белән шөгыльләнергә? Шәхси хуҗалык эшләре бит аларга кечкенәдән таныш. Шуның өчен Бурангулов ярдәмче хуҗалыкны үстерергә була. 10 м х 20 м үлчәмле абзар төзетә, үгезләр сатып ала. Мал азыгын мөмкин булган һәр җирдән кайтара. Печәнне бүлеп бирелгән җирләрдә хәзерли. Балачактан таныш эш, ләкин күләме генә күпкә артык, авыр, нормага салынмаган, әмма күңеленә якын. Менә ул – чын тормыш!


Вакыт үтү белән Бурангулов ярдәмче хуҗалыкның аның өчен тыгын булуын аңлый. Зуррак проектларда үзен сынап карыйсы килә. Шулай итеп крестьян-фермер хуҗалыгы оештыру нияте барлыкка килә. 2013 елда ул хыялын гамәлгә ашыра. Элекке хуҗалыктан ферманы сатып ала, арендага җир оформить итә. Башта аңа район җир запасыннан 125 гектар бирәләр, аннары – элекке хуҗалыкның сөренте җирләрен. Әлеге вакытта шәхси эшкуар – КФХ башлыгы Бурангулов Илдар Ишбирде улында 1250 гектар җир бар, анда ул бөртекле культуралар (сабан бодае, уҗым арышы, арпа), көнбагыш, судан үләне үстерә. Көтүлекләр өчен аерым җир бар.

Ярдәмче хуҗалыкны Бурангуловлар бер сыердан башлый. Ә бүгенге көндә И.И.Бурангуловның крестьян-фермер хуҗалыгында 130 баш сыер малы исәпләнә. 4 ел дәвамында көн саен фермер колхоз базарында 1200 кг сөт сата.

Мондый катлаулыклар – көн саен сөтне сатуга чыгару ни өчен кирәк? Эшкәртүче предприятиеләр белән килешүләр төзү җиңелрәк түгелмени?


Әлбәттә, җиңелрәк, ләкин отышлы түгел: сатып алу бәясе бик түбән. Шуның өчен сөт эшкәртү цехын төзү тәкъдимен И.И.Бурангулов озак уйлап тормыйча кабул итә. Аны тагын 9 пайчы – КФХ җитәкчеләре хуплый.


Савым сыерларыннан тыш, Бурангуловның фермер хуҗалыгында 45 баш ремонт көтүе, 85 бозау бар, 30 үгез симертүгә куелган. Өстәвенә 5 аты бар аның. Бу мәрхәмәтле, матур хайванкайлардан башка фермада берничек тә булдырып булмый. Техника үтеп йөри алмаган урыннарда акыллы терлекләр – алыштыргысыз ярдәмчеләр. Әлегә КФХда кул көче күп кулланыла. Планда – эшләрне механикалаштыру.

И.И.Бурангуловның крестьян-фермер хуҗалыгы уңышлы үсә! Моны аңлатып тору кирәкмәс, мөгаен: югыйсә КФХ җитәкчесе белән очрашу өчен сәбәп тә булмас иде. Җитештерелгән ашлык центнерлары, савып алынган сөт литрлары турында озын-озак сөйләргә мөмкин... Ләкин мин башка нәрсә – заманча авылда КФХның социаль әһәмияте турында әйтергә телим. Беренчедән, бу – эш урыннары булдыру. Бурангулов 15 кешене эш белән тәэмин итә. Бу кешеләр мәшгуль булганга күрә, аларның гаиләләренә тотрыклы рәвештә хезмәт хакы кайта.


Аннары. Дистәләрчә ел дәвамында колхозлар һәм совхозлар икмәк игү, терлекчелекне үстерү белән беррәттән мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханәләр төзеде, колхозчыларны һәм башкаларны ашлык, салам, печән белән тәэмин итте, юлларны кардан тазартты һәм башкалар... Кызганычка, колхозлар юкка чыкты. Социаль мәшәкатьләрне Илдар Ишбирде улы кебек игелекле, җаваплы, киң күңелле КФХ башлыклары үз өстенә алды. Шуның өчен мәкаләнең “Бурангуловның бәләкәй колхозы” дип аталуы хата түгел. Хәер, аны мин уйлап тапмадым. Ул Стәрлетамак мәгълүмат-консультация үзәге җитәкчесе Р.Р.Газизова әйткәннән барлыкка килде.


Шуны да ассызыкларга кирәк, Рабига Риф кызы бүгенге фермерларның күпчелегенә авылда үз эшләрен башларга, КФХ оештырырга этәргеч бирде. Кооперативлар да аның актив катнашылыгында барлыкка килде. Үзенең фермерлары өчен Газизова туганнары өчен кебек борчыла. Хәер, алар бит рухи яктан туганнар, азык-төлек муллыгын булдыручылар.

Бүгенге мәкалә героеның, производствода югары күрсәткечләргә ирешүдән тыш, тагын нәрсәсе белән аерылып торуын сорагач, Рабига Риф кызы Илдар Бурангуловның авыл кешеләренең социаль проблемаларын хәл итүдә ничек ярдәм күрсәтүен санап үтеп: “Аның крестьян-фермер хуҗалыгы бәләкәй колхоз кебек ул: авылдашларына һәрчак булыша!” – дип йомгаклап куйды.


Чыннан да, бәләкәй колхоз бит! Төгәлрәк әйтеп тә булмый.

Якын киләчәктә, кооператив үз продукциясен җитештерә башлагач (пакетларга тутырылган сөт кенә дә сәгатенә 500 данә җитештереләчәк!) һәм ныклап аякка баскач, Рабига Риф кызына: “Бурангуловның зур колхозы” – дип әйтү өчен төпле нигез булачак.
Читайте нас: