Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
24 апрель 2019, 11:26

УДАРНИК, ИГЕНЧЕ ҺӘМ ЯРАТКАН КАРТӘТИ

“Кайда туган, шунда ярап куйган”, - диләр районның танылган игенчесе Вертипорохов Владимир Никитич турында. Бәхет эзләп ул беркайчан да авылыннан читкә китмәгән. Бәхетне ул Наумовка авыл Советының туган Васильевка авылында тапкан. Бүген әлеге ихтирамлы кеше турында сөйләргә сәбәп тә бар, 22 апрельдә аңа 70 яшь тула.



Владимир башка авыл малайлары сыман үсә – хуҗалыкта әти-әнисенә булыша, башка балалар белән уйный, яшел үләндә йөгерә...

Мәктәпне тәмамлагач, аннары совет армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң ул туган авылына кайта. Тәҗрибә хуҗалыгында тракторчы-машинист булып эшли башлый, ул чакта бу күпчелек егетләр өчен гадәти хәл була. Хезмәт кенәгәсендә эшкә кергәндәге бер генә язма бар - 1964 елның 24 декабре. 2009 елның 22 апрелендә лаеклы ялга чыкканчы бер урында эшли.

45 ел эшләү чорында меңнәрчә гектар җир сөрелгән, 100 меңнәрчә тонна иген суктырылгандыр, мөгаен. Бу вакыт эчендә Владимир Никитич үз эшенең остасына әверелә, һөнәренең барлык нечкәлекләренә төшенә. Һөнәрманлыгы һәм производствода югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен күп тапкыр Мактау грамоталарына лаек була. 1986 елда Хезмәт даны ордены, 1973 елда Социалистик ярыш алдынгысы билгесе белән бүләкләнгән. 1992 елда В.Н.Вертипороховка “БАССРның атказанган авыл хуҗалыгы эшчәне” дигән югары исем бирелә.

Хезмәт фронтында бар да яхшы була. Шәхси, гаилә тормышыннан да уңа ул...
1968 елда авылга яшь кыз Гришина Валентина Семеновна килә, ул Владимирга кияүгә чыга. “Ул чакта авылда яшьләр күп иде. Тату, күңелле яшәдек, бәйрәмнәрне авыл белән үткәрә торган идек, - дип искә ала ветеран, - елгада кар тазартабыз, шугалак ясап шуабыз, шунда ук самавырдан чәй эчәбез”.

Владимир һәм Валентина бергә производствода эшли. Владимир тракторда да, комбайнда да эшли. Хатыны исә хуҗалыкта агрохимик, орлыкчы һәм тәҗрибә хуҗалыгы үзәк бүлеге управляющие була. Аңлашыла ки, эшкә күп вакытларын бирәләр, бигрәк тә чәчү һәм урак чорында. Вертипороховлар ике кыз: Антонина һәм Ольганы үстерәләр. Әмма 2001 елда Валентина Семеновнаның гомере фаҗигале өзелә.

Ул вакыттан байтак еллар үткән... Лаеклы ялда Владимир Никитич актив тормыш белән яшәргә тырыша. Бакчада эшли, үзенең теплицасы бар, анда кирәкле яшелчә-җимешне үстерә. Кияүләре, оныклары белән кызлары Тонуля һәм Оленьканы (кызларын шулай атый) кунакка көтә.

Гаиләсе яхшы аның, якыннары аның янында еш була, аны кайгыртып яшиләр. Без дә юбилярга ныклы сәламәтлек телик, чөнки саулык булса, бар да була!

Читайте нас: