Ильич Ибәтулла улы Галиевка 26 апрельдә 80 яшь тулды
Хөрмәткә лаек мондый кешеләр турында, алар – коллективның алтын фонды, яшьләр өчен үрнәк, диләр. Бу, чыннан да, шулай. Бүгенге юбилярыбызны производствода эшләгән елларында эшенә җитди караганы һәм аны җиренә җиткереп башкарганы, үз фикерен яклый белгәне өчен ихтирам иткәннәр, ә бүген ул хөрмәтле гаилә башлыгы, олы яшьтә булуына карамастан, ул һаман да тирә-яктагы хәл-вакыйгаларга битараф түгел.
Ильич Ибәтулла улы 1939 елда туган. Аның балачагы авыр сугыш һәм аннан соңгы елларга туры килгән. Ул чорда кечесеннән алып олысына кадәр Җиңү көнен якынайту өчен тир түккән, аннары сугыштан соңгы җимерек хуҗалыкларны тергезер өчен эшләгән. Андый шартларда чынбарлыкка битараф калып булмый, әлбәттә, бит күңелдә үзеннән-үзе патриотлык хисе туа. Ильич Галиев та эш сөючән, ихлас, оста һәм сакчыл булып үсә. Мәктәптән соң Стәрлетамакта бухгалтерлар курсын тәмамлый, туган авылына кайта һәм Салават исемендәге колхоз идарәсендә (хәзер ул Салават агрофирмасы җәмгыяте дип атала) эшли башлый. Башта кассир, тармак бухгалтеры була. 1973 елда аны хуҗалыкның баш икътисадчысы, ә 1979 елда баш бухгалтер итеп тәгаенлиләр. Хаклы ялга ул шушы вазыйфадан чыга.
Аның эшенең никадәр җаваплы булуын, аңа күпме түземлек һәм сабырлык таләп ителүен әйтеп торуның кирәге юк. Ильич Ибәтулла улын белүчеләр һәм аның белән бергә озак еллар эшләүчеләрнең фикере буенча, ул – ышанычлы дус һәм эш кешесе. Аның күпсанлы бүләкләре һәм мактау грамоталары да моңа ачык мисал булып тора. Алар арсында БАССР Югары Советы Президиумы, район Советы президиумы мактау грамоталары, шулай ук социалистик ярышта җиңүче билгесе, СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе бронза медальләре һәм башкалар бар.
Шунысы кызыклы, мактау кәгазьләре өемендә “Коммунизм байрагы” район гәзите мөхәррире С.Ф.Усманов имзасы куелган 1980 елгы Мактау грамотасы да килеп чыкты. Ул аңа авыл хәбәрчесе буларак актив эшләгәне өчен бирелгән.
- Моңа гаҗәпләнәсе юк, - дип елмая Ильич Ибәтулла улы, - ул вакытта авыл хәбәрчеләре хәрәкәте киң таралган иде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләренә гәзиткә язу зур дәрәҗә иде, бит нинди яхшы кешеләр эшләве һәм тормышта, производствода нинди казанышларга ирешүләре турында районда белеп торырга тиешләр. Аннары мин берничә ел бригада партия оешмасы секретаре булдым, ә бу вазыйфада күп бурычлар йөкләтелә иде...
Бүген хезмәт ветераны И.И.Галиев элекке коллегаларын җылы итеп телгә ала. Алар белән гомеренең иң яхшы еллары бәйләнгән. Бу хуҗалыкта яңа эш алымнары кертелгән, икмәк, сөт, ит җитештерүдә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешергә тырышкан, ә авыл көннән-көн төзекләнгән һәм матурланган вакыт. Алар – колхоз идарәсе рәисе Рәис Гобәйдулла улы Баһаветдинов, партком секретаре Биктимер Корбангали улы Рәфыйков, шулай ук Фәния Хөсни кызы Хөснетдинова, Рим Шәрәф улы Вахитов, Рима Азим кызы Галеева, Нәфисә Мозафар кызы Әскарова, Фатыйма Мәкәрим кызы Кинҗәбулатова, Альмира Равил кызы Вахитова һәм башкалар.
Юбиляр үткәннәрне генә хәтергә төшереп калмый, ә авыл хуҗалыгының киләчәге өчен дә чын-чынлап борчыла, бүгенге көндә тармакта эшләве күпкә авыррак дип саный. “Элек дәүләт крестьян хезмәтенә башкача мөнәсәбәттә иде, - ди ул, - басуларда, фермаларда үстерелгәннәрне тиеннәргә сатып алмый иде. Әйтик, терлекчелек продукциясен ит комбинатына тапшыра идек һәм 2-3 көннән колхоз кассасына акча керә иде. Хуҗалык исәбендә һәрвакыт акча булды. Ә хәзер нәрсә? Колхозчылар белән айлар буе исәпләшәләр, кредит оешмаларына мөрәҗәгать итәргә туры килә, ә бу бит авыр йөк һәм зур җаваплылык. Дәүләт тәэмин итүе һәм дәүләт сатып алулары бар иде – хәзер боларның берсе дә юк. Ничек телисең, шулай яшә, авыл...”.
Мондый фикер йөртүләрдән соң әңгәмәдәшемнең гади булмаган исеме дә гаҗәпләндерми – Ильич, әти-әнисе аңа бу исемне дөнья пролетариаты юлбашчысы Владимир Ильич Ленин хөрмәтенә кушкан, әлбәттә. Бездә мондый исемле өч ир бар иде, дип сөйли авыл халкы. Әлеге вакытта аларның икесе исән-сау...
И.И.Галиевның тормыш иптәше Фәния Хәмидулла кызы да хезмәт ветераны. Пенсиягә чыкканчы колхозда кадрлар бүлеге инспекторы булып эшләгән. Ул гомер юлдашына төрле яклап ярдәм итә, һәм шәһәрдә туып үскән кызга шундый тормыш иптәше туры килүен зур бәхет дип саный. Аның ныкышмалы, шул ук вакытта игелекле холкы аркасында гына ханым авылда яшәргә күнеккән. “Бер ел да тора алмасмын дип уйлаган идем, - дип көлә ул. – Ә менә 45 ел үтеп киткән...”
Алар тату һәм бердәм булып гомер кичерәләр. Йорт салганнар, ике бала – уллары Ильясны һәм кызлары Әлфияне тәрбияләп үстергәннәр, хәзер инде ике оныклары бар. Бүгенге көндә Галиевлар икәүдән-икәү яши, зур булмаган хуҗалык тоталар. Балалары гаиләләре белән шәһәрдә тора. Ялларда саф һава суларга һәм ярдәмләшергә кайтып йөриләр. Олы яшьтәге әти-әнигә тагын ни кирәк...
Олы дата уңаеннан инде хәзер традициягә кергән тема – озак яшәү серләре турында да сөйләштек, бит Ильич Ибәтулла улы бүгенге көндә дә көр күңелле, җыйнак гәүдәле, ул гәзитләр укый, сәясәт белән кызыксына. Монда эш геннарда гына түгел, ә актив тормыш позициясендә, шулай ук сәламәт яшәү рәвешендә дип саный ул. Спиртлы эчемлекләрдән ул егет чакта ук баш тарткан, ә тәмәкене беркайчан да авызына алып карамаган. “Начар гадәтләрдән баш тарту, физик эш – адәм баласына һәр яңа көнгә сөенер өчен менә шулар кирәк”, - ди Ильич Ибәтулла улы.
Без дә ул әйткәннәр белән килешәбез һәм Ильич Ибәтулла улына 80 яшьлек юбилее уңаеннан ныклы исәнлек, көч-дәрт, һәрвакыт шулай тормышка битараф булмавын телибез.