Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

“КЕШЕ ГОМЕРЕН КОТКАРУ...”

Киләчәктә нинди һөнәр иясе булу турындагы балачак хыяллары тормышта исә бик сирәк кешеләрнеке генә гамәлгә аша. Бит бәләкәй чакта без кем булырга гына хыялланмыйбыз: банкир, космонавт, дипломат... Әмма нәкъ балачак хыялы киләчәкне һәм язмышны билгеләргә мөмкин...


Усылы авылы урта мәктәбен тәмамлаган Айзат Сәйфетдинов белән нәкъ шулай булган да – ул бәләкәйдән медик булырга теләгән. Балалар бакчасына йөргәндә аңардан үскәч кем булырга телисең дип сораганда, ул һәрвакыт: “Хирург”, - дип әйткән булган. Еллар үтү белән бу сөйләшүне барысы да оныткан, әлбәттә. Ә менә һөнәр сайлау вакыты җиткәч, Айзат әти-әнисенә катгый итеп: “Мин медицина уку йортына керәм!” - ди.



- Туганнарым, якыннарым, танышларымның төрле авырулардан иза чиккәнен күреп үстем, кайгы-хәсрәтләр дә күп булды, картәтием буыннары авыртуга түзә алмый җәфа чиккәндә дә бертөрле дә ярдәм итә алмый идем. Аның һәм тирә-яктагы башка кешеләрнең дә авыртуларын җиңеләйтәсе, шушы әрнүләрдән ярдәм итәсе, кеше гомерен коткарасым килде. Биология һәм химияне яратуым да моңа этәргеч булды. Мин төрле бөҗәкләрне җыя һәм аларны өйрәнә идем, минем өчен бу бик кызыклы иде!


- Ә ни өчен фельдшерлыкны сайладың?


- Фельдшер булып нәкъ ир-егетләр эшләргә тиеш дип саныйм. Чөнки мондагы эш гүзәл затлар өчен түгел. Минем төркемдә республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән бик күп егетләр укый.


- Уку ничек бара? Бюджет бүлегендәме?


- Юк. Мин бюджет бүлегенә эләкмәдем, конкурс зур, ә урыннар саны аз иде. Коммерция бүлегендә белем алам. Уку ошый. Баштарак авыр булды, әмма кыенлыклар турында уйланып утырырга вакыт юк, семинарларга, зачётларга әзерләнергә, дәваханәдә дежур торырга кирәк...
Волонтерлык – ирекле һәм изге эш. Укудан тыш, Айзат һәм аның берничә иптәше 1 санлы шәһәр клиник дәваханәсенең неврология бүлегендәге авыр чирле кешеләргә булыша, волонтер буларак аларның ярдәме анда бик кирәк.


Альмира һәм Фәнил Сәйфетдиновларның гаиләсендә Айзат бердәнбер бала. Күптән түгел ул үзенең 18 яшен билгеләде. Нәселләрендә табиблар юк, шуңа да улларының бу һөнәрне сайлавына әти-әнисе чиксез шатлана. Альмира сәүдә өлкәсендә эшли, Фәнил Салават агрофирмасында токарь булып хезмәт сала. “Эш хакын вакытында түләсәләр, шәхси хуҗалыгыбыз булса, студентны укытып чыгарырбыз, иншаллаһ, сәламәтлегебез генә булсын”, - ди алар.


- Арытаба укуыңны дәвам итү теләге юкмы?


- Әйе, училищены тәмамлагач медицина югары уку йортында белем алуымны дәвам итәргә телим. Әлегә нинди факультетны сайлаячагым турында анык кына әйтә алмыйм. Уку барышында төрле теләкләр, кызыксынулар барлыкка килә, минемчә, клиник дисциплиналарны көтәргә һәм һәр белгечлекне практикада күреп, сынап карарга кирәк. Мин дөрес юлны сайладым дип уйлыйм, чөнки миңа боларның барысы да кызыклы.


Күрүебезчә, бу егет ныкышмалы һәм ул үзенең максатына кыю атлый. Ул студентлар арасында гына түгел, авыл чараларында да актив катнаша. Аның мактау грамоталары һәм спортта алган наградалары бик күп.


Якташымның дөньябызны изге, сәламәт һәм көчле итү теләге бик зур. Бу бик якшы, әлбәттә! Табиб һөнәрен космонавт һөнәренә тиңләүләре дә дөрес: алар икесе дә авыр һәм үтә җаваплы. Ә Айзат авырлыкларга бирешә торганнардан түгел, ул бит авыл егете, димәк, һәр эшкә көче җитә.


- Яшь белгечләр өчен “Авыл табибы”, “Авыл фельдшеры” һәм башка шундый дәүләт программалары без укып чыгуга тулы көченә эшли башлар дип ышанам. Туган ягымда, дәүләт учреждениесендә лаеклы хезмәт хакы алып эшлисем килә...
Аллаһ боерса, барысы да булыр. Уңышлар сиңа, Айзат!

Читайте нас: