Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

“ТУГАН КОЛЛЕКТИВТА МИН ҺӘРЧАК ҮЗ КЕШЕ”

Бөек Шекспир кайчандыр болай дип язган: “Минем мәхәббәтем төпсез, Ә яхшылыгым – диңгездәй киң. Аны күбрәк сарыф иткән саен зурайганнан-зурая һәм байый барам”. Олы Куганак авылы мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ольга Николаевна Козлова классик язучының бу сүзләрен үзенең һөнәри эшчәнлегенә нигез итеп алган.



Дөрес, яшь белгечне Покровка урта мәктәбенә җибәрәләр. Озакламый, 1997 елдан ул, үзе теләгәнчә, куганак балаларына инглиз теле укыта башлый. Һәм менә 23нче ел Ольга Николаевна үзен мәктәптә өйдәге кебек хис итә. Үзе әйтүенчә, беркая да китмәгән, җиңел юллар эзләмәгән, хәтта авыр чакларда да, эш хакы түләмәгәндә дә туган мәктәбенә тугры калган. Бу вакыт эчендә аңа кызыктыргыч тәкъдимнәр күп килә – Стәрлетамак шәһәренә күченеп, абруйлы гимназиядә яки лицейда эшләргә. Һәрвакыт баш тарта: “Балаларны ташлап китә алмыйм”. “Шәһәрдә дә шундый ук балалар ләбаса”, - дип карыйлар аңа хезмәттәшләре, дуслары, танышлары. “Андагы балалар миңа чит. Ә монда, Куганакта, алар – безнекеләр”, - дип җавап бирә ул.


- Тормышта мине һәрвакыт аңлаган һәм ярдәм иткән гаиләмә, әти-әниемә, хәзер инде хезмәттәшләрем булган яраткан укытучыларым, остазларым – В.А.Вороновага һәм Н.Д. Бережневага рәхмәтлемен, - ди Ольга Николаевна. – Валентина Александровна миндә чит телләрне өйрәнүгә кызыксыну уятты, Надежда Дмитриевна – максатка омтылырга, хыялны гамәлгә ашыруда ныкышмалы булырга өйрәтте. Мин алар кебек, абруйлы укытучы булырга хыялландым. Балаларга, тирә-яктагыларга булган мөнәсәбәте белән алар миңа бүген дә үрнәк булып тора. Һөнәремдә ирешкән уңышларым өчен мин шушы ике остазыма бурычлымын.
2013 елда О.Н.Козлова “Ел укытучысы” район конкурсында җиңүче дип танылды һәм Гран-при яулады. Аннары район данын республика кимәлендә яклады. Үткән уку елы йомгаклары буенча “Фәне буенча иң яхшы укытучы” район конкурсында призёр булды.


Ольга Николаевна үзенең укучыларында телләрне өйрәнүгә кызыксыну уята. Зур тырышлык таләп иткән әлеге эштәге юнәлешләрнең берсе – укучыларның төрле конкурсларда, конференцияләрдә һәм олимпиадаларда катнашуы. Нәтиҗәләр дә бар, әлбәттә! Мәсәлән, 11 нче сыйныф укучысы Рөстәм Миңнеяров – “Киләчәккә адым” район фәнни-практик конференциясе җиңүчесе, “Киекбай укулары – 2019” республика фәнни-практик конференциясе призёры, инглиз теле буенча төрле республика конкурсларында җиңүче һәм призёр. 6 нчы сыйныф укучысы Илшат Зәйнуллин – “Ломоносов укулары-2019” русия фәнни-практик конференциядә җиңү яулады. Быел Илшат үзенең тикшеренү эшен башлады гына, һәм бик тә уңышлы!
Эшләү дәверендә укытучы бик күп укучыларны зур тормыш юлына чыгарды, алар үз эшләренең осталары һәм дә яхшы кешеләр булды. Аның эзеннән китүчеләр дә бар. Мәсәлән, инглиз теле буенча күп санлы район һәм республика конкурсларында һәм олимпиадаларында җиңүче Дарья Тихонова. Ул 2017 елда БашДУ Стәрлетамак филиалын кызыл дипломга тәмамлап, “Инглиз һәм немец телләре укытучысы” белгечлеген алды. Ольга Николаевнаның кызы Марина да булачак чит телләр укытучысы, әле ул университет студенты.


Һәркемнең тормышында эшеннән тыш гаиләсе, өе, яраткан шөгыле бар. Безнең Ольга Николаевна да укытучы гына түгел, ә күп балалы әни дә. Алар тормыш иптәше белән өч бала тәрбияли, ә күптән түгел оныклары туды! Өстәвенә ул җырларга ярата, бер генә концерт та аның катнашлыгыннан башка үтми.


Иҗади укытучыга хезмәттәшләре, мәктәп директоры һәм завучлар да булышлык итә.


- Мин Олы Куганак авылы мәктәбендә эшләвем, һәм туган коллективымда һәрвакыт үз кеше булуым белән горурланам, - ди Ольга Николаевна. Аңа һөнәрендә уңышлар һәм яңа казанышлар телибез!

Читайте нас: