Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

“ЯХШЫ КЕШЕЛӘР БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БӘХЕТЕ ТИДЕ”

Алмагачларның хуш исеннән башлар әйләнгән, кошлар сайравыннан күңелләр күтәрелгән майның ямьле бер көнендә Елена Алексеевна Привалова үзенең юбилеен каршылады.


Бу ханымның исеме күпләргә таныш, бит аның хезмәт биографиясенең күп өлеше районыбыз белән бәйле. Озак еллар буе башта – партия район комитетының, аннары район Хакимиятенең кабул итү бүлмәсендә эшләгән ул. Юбиляр хезмәт елларын ләззәт белән, сагынып искә ала. Бары тик үз эшен чиксез яраткан һәм аңа бар булмышын багышлаган кеше генә шулай сөйләргә мөмкин.


Тәү карашка секретарь эшенең бер авырлыгы да юк кебек. Ә чынында исә, башка һөнәрдәге кебек үк, аның да үз нечкәлекләре бар, һәм район башлыгы кабул итү бүлмәсендә секретарь вазыйфасын теләсә кем башкара алмый. Елена Алексеевнаның компетенциясенә район башлыгын хуҗалык, структур бүлекчәләр җитәкчеләре белән бәйләнешкә кертү, гражданнарны кабул итүне җайга салу, килгән мәгълүматны район башлыгы урынбасарлары, бүлек начальниклары арасында дөрес тарату һәм башка мөһим оештыру эшләре кергән. Аннары боларның барысын да тиз һәм төгәл башкарырга кирәк.


Үз йомышлары белән килүчеләр, әлбәттә, беренче чиратта кабул итү бүлмәсенә керәләр. Кешенең нинди мәсьәлә белән килүенә карап, Елена Алексеевна аны кирәкле белгечкә яисә район башлыгы урынбасарына җибәргән. Кайчак аңа авыл кешеләренең мөрәҗәгатьләрен үзенә дә хәл итәргә туры килгән.


Куелган бурычларны уңышлы хәл итү өчен, белемнән тыш, аерым бер шәхси сыйфатлар – компетентлык, әдәплелек, игьтибарлылык, башкаручанлык, ярдәмчеллек, кешеләрнең күңеленә юл таба белү кебек сыйфатлар да кирәк. Безнең бүгенге мәкалә героена да бу сыйфатлар хас. Кайчандыр аның белән бергә яшләгән кешеләр дә моны раслый.


Елена Алексеевна үзе билгеләвенчә, аңа бик яхшы җитәкчеләр, оста белгечләр белән эшләү бәхете тигән. Партиянең район комитеты беренче секретаре, Социалистик Хезмәт Герое Ф.И.Машкинны (аның белән 17 ел буе иңгә-иң эшләгән) менә ничек җылы искә ала ул: “Нык характерлы, зур җаваплылык тоючы принципиаль, үзенә һәм кул астындагыларга таләпчән, шул ук вакытта ихлас күңелле, хезмәт кешеләренә ихтирамлы иде ул”.


Партиянең район комитеты бетерелгәч, Е.А.Привалова башка эшкә күчә. 10 эш эшли ул анда. Район Хакимияте башлыгы вазыйфасына Х.Х.Шаһиев килгәч, зур тәҗрибәле, үз эшенең остасы булган Елена Алексеевнаны янә элекке вазыйфасына чакыралар. Ул риза була һәм тагын 12 ел буе, ягъни лаеклы ялга киткәнче район Хакимияте башлыгының кабул итү бүлмәсендә хезмәт сала.


“Миндә булган барлык сыйфатлар озак еллар гәзит редациясендә эшләгән әти-әниемнән килә. Алар минем өчен тәртиплелек һәм кешеләргә изгелекле караш үрнәге, мин һәрвакыт аларга ошарга тырышам”,- ди Елена Алексеевна. Һәм дәвам итә: “Миңа кешеләр белән эшләве ошый иде. Аларга ничектер ярдәм итә алсам, моңа чын күңелдән сөенә идем”. Аны күпләр яхшы яктан искә ала һәм аның кешелекле булуын, кешеләр белән уртак тел таба алуын билгели.


-Туган көнегездә үзегезгә нинди теләкләрегез бар? – дип кызыксынам аннан.
-Барыннан да бигрәк, тотрыклылык, үземә генә түгел, бар кешеләргә дә, - ди ул, ихлас елмаеп.


Юбилейлы туган көнендә Елена Алексеевна адресына бик күп җылы сүзләр һәм котлаулар яңгырагандыр, мөгаен. Без дә аңа кешеләр белән ихлас уртаклашкан оптимизмы, җан җылысы бер кайчан да саекмасын, сәламәтлеге, күңел күтәренкелеге озак еллар аның тугры юлдашлары булып калсын иде дип телибез. Сезне яраткан һәм хөрмәт иткән кешеләр һәрвакыт янәшәгездә булсын.

Читайте нас: