Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

БЕЗНЕҢ БАШ ТАБИБ – РЕСПУБЛИКАДА ИҢ ЯХШЫЛАР АРАСЫНДА


Рәфис Рәшит улын җиңүе белән ихлас котлыйбыз һәм БР Саулык саклау министрлыгы конкурс комиссиясе гадел бәяләгән дип исәплибез. Чөнки Р.Р.Шакировны Стәрлетамак районында энергияле, эшсөяр, максатчан һәм эшлекле җитәкче буларак беләләр. Район саулык саклау системасында соңгы елларда күп нәрсәләр яхшы якка үзгәрде. Элекке район поликлиникасы (хәзер ул 4 санлы шәһәр дәваханәсенең 2 нче корпусы) үзгәрде – авыл халкына табибларга язылуы җиңелләште, биредә заманча стоматология кабинеты ачылды, лаборатория яңа медицина җайланмалары белән җиһазландырылды, анда бик күп тикшеренүләр үткәрергә мөмкин. Авыл участок дәваханәләренә капиталь ремонт ясау дәвам итә, яңа фельдшер-акушерлык пунктлары ачыла. Мәсәлән, әлеге вакытта Наумовка авыл участок дәваханәсендә капиталь ремонт бара, 1 июльгә кадәр Мариинскийда, ел ахырына Чуаш Куганагында ФАП ачу планлаштырыла. Моңа кадәр ФАПлар Талалаевкада, Түбәнге Усылыда һәм башка кайбер авылларда ачылган иде.


Р.Р.Шакиров әйтүенчә, район җитәкчелеге ярәменнән башка уңышка ирешеп тә булмас иде, мөгаен. Бу бердәм эш бердәнбер максат – район халкы заманча уңайлы шартларда медицина ярдәме ала алсын, пациентларга дәвалау учреждениеләрендә булу җиңеллек китерсен өчен эшләнә.

Белешмә: Рәфис Рәшит улы Шакиров югары квалификацияле табиб, медицина фәннәре кандидаты, Башкортстан Республикасының атказанган табибы, Русия Федерациясе “Саулык саклау отличнигы”. 1980 елда Башкортстан медицина институтын, “Юриспруденция” белгечлеге буенча БДУ (2003 ел), БР Башлыгы каршындагы Башкорстан дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган (2015 ел). Гиппократ ордены белән бүләкләнгән. 9 санлы сайлау округыннан Стәрлетамак районы муниципаль районының 4 нче чакырылыш Советы депутаты.

Читайте нас: