Гомерләрен мәктәпкә, балалар укыту һәм тәрбияләүгә багышлаган кешеләр мәңгегә укытучы булып кала диләр, алар өчен укытучы булу – язмыш ул. Хезмәт ветераны, тыл эшчәне Әдһәм Гобәй улы Рәхмәтуллинга барып, без моңа тагын бер тапкыр инандык. Ә аның янына бару өчен бик матур сәбәп бар иде – Бүреказган авылының хөрмәтле аксакалы кояшлы май көннәренең берсендә 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләде.
90 яшь – соклану, игътибар һәм хөрмәткә лаек яшь ул. Үткән еллар үреннән артка карап, ирешелгәннәр белән горурлану, сөенү һәм хатирәләргә бирелү чоры. Хәтер китабын актарган сыман, Әдһәм Гобәй улы үткән гомерен искә ала, гаиләсе, яраткан эше турында аерым бер җылылык белән бәян итә. Хөрмәтле ветеранның яшәү дәртенә, энергиясе, оптимизмы, зирәк акылына сокланып тыңлап утырдым мин аны.
Ә.Г.Рәхмәтуллин алты балалы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Балалык һәм яшьлек еллары Бөек Ватан сугышына туры килгән буын кешеләреннән ул. Шул чор авырлыклары һәм мохтаҗлыклары аларның иңенә төшә. Сугыштан соңгы казанышлар – шул авыр сынауларда чыныккан кешеләрнең хезмәт җимеше.
Сугыш елларында үсмер Ә.Г.Рәхмәтуллин почтада эшли: ат җигеп, Рязановкадан өч авылга – Бүреказган, Садовка һәм Талачка почта ташый. Туган авылында почтаны өй борынча тарата да. Нәкъ шул вакытта башлана аның хезмәт биографиясе.
Ул вакытта Бүреказганда җидееллык мәктәп була. Егет аны уңышлы тәмамлый һәм ирешелгәннәрдә туктап калмаска карар итә: белемгә омтылышы бик көчле була аның. Иң якын урта мәктәп Усылыда булганлыктан, егет шунда укый башлый. Ерак араны якын итеп, мәктәпкә еш кына урман аша җәяү йөрергә туры килүен елмаеп искә ала Әдһәм Гобәй улы: белем алу теләге аңа нинди дә авырлыкларны җиңәргә булышкан.
Урта белем турындагы аттестатны кулга алгач, егет документлары белән Стәрлетамак укытучылар институтына юллана. Аны укырга кабул итәләр, укытучы булу хыялын тормышка ашыруда зур адым була бу. Математика һәм физика укытучысы дипломын алгач, аны Ишембай районы Ишәй мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Педагогик эшчәнлеген 1951 елда шунда башлый ул.
Әдһәм Гобәй улының булачак тормыш юлдашы Мөкәрәмә Сәлимгәрәй кызы да шул ук Ишәй мәктәбенә химия һәм биология укытырга килә. Алар Усылы мәктәбендә укыганда ук таныш була, бер-берсенә карата җылы тойгылар кичерә. Бер елдан яшьләр өйләнешә. Ә тагын бер елдан, яшь әти белән әнинең тормышына шатлык һәм мәгънә өстәп, беренче балалары Рамель дөньяга килә.
1954 елда гаилә Кырмыскалы авылына күченә, ирле-хатынлы Рәхмәтуллиннар балалар укыту һәм тәрбияләү эшен дәвам иттерә. Ләкин Әдһәмнең күңеле туган авылына, ата йортына тартыла. Өч елдан Рәхмәтуллиннар Бүреказганга әйләнеп кайта һәм хезмәт эшчәнлекләрен урындагы мәктәптә дәвам итә. Әтиләре йортыннан ерак түгел үзләренә йорт салып керәләр. Аларның тату гаиләсендә олы уллары артыннан тагын ике ул һәм ике кызлары дөньяга килә – Рәмилә, Рәйлә, Камил һәм Раэль.
Дүрт балалары әти-әниләренең эшен дәвам итеп, педагогия институтына физика һәм математика факультетына укырга керә, кече уллары исә авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетын сайлый. Аларның һәркайсы тормышта үз урынын тапкан, барысының да күркәм гаиләләре бар.
Кызганычка, Әдһәм Гобәй улының иңенә авыр сынаулар да төшә. Тормыш юлын иңне-иңгә терәп үткән яраткан хатыны 10 ел элек гүр иясе була. Олы улын да җир куены тартып ала. Бу авыр югалтуларны кичерергә аңа балалары һәм оныклары, авыр вакытларда аларның янәшәдә булуы, хәстәрлек күрсәтүе ярдәм итә.
“Минем өчен балалар – тормышымның мәгънәсе, балаларым яхшы минем”, – ди юбиляр горурлык белән. “Нәрсә чәчсәң, шуны урырсың” дигән бит борынгылар. Әдһәм Гобәй улы да хатыны белән балаларында тәрбияләгән изгелек, хезмәт сөючәнлек сыйфатлары үзенең җимешен бирә.
Олы яшьтәге кешегә ни кирәк? Бик аз, шул ук вакытта бик күп – җын тынычлыгы, якыннарының игътибары һәм хәстәрлеге. Безнең юбиляр бу яктан зарланмый!
Бүген ул кече улы төзеп биргән барлык уңайлыклары булган иркен йортта яши. Балалары, оныклары һәм оныкларының балалары бу йортта бик еш кунак була. Әдһәм Гобәй улының туган көнендә дә алар яраткан әтиләрен, картәтиләрен олы юбилее белән тәбрикләргә бергә җыелган. Аларда үзенең дәвамын, гаилә агачының ныгуын күрүдән дә зуррак бәхетнең булуы да мөмкин түгелдер.
Әдһәм Гобәй улының күпчелек өлеше Бүреказган авылына бәйле педагогия эшчәнлеге лаеклы бәяләнгән - аның күкрәген “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы” билгесе бизи, “Хезмәт ветераны” исеме бар. Укучыларының рәхмәте исә барлык бүләкләрдән дә өстен.
Лаеклы ялга туктаганчы Ә.Г.Рәхмәтуллин балаларга күңел җылысын өләшә, аларны белем дөньясына әйди, яхшы сыйныф җитәкчесе була. Кайчандыр Әдһәм Гобәй улы 40 ел дәвамында балаларга билге куйса, хәзер исә тормыш җавап билгеләрен куя, иң югары бәя - күп еллар үткәч тә укучылары яраткан укытучыларын туган көне белән котлыйлар, шалтыратып хәлен сорашып торалар.
Күркәм тормыш датасында Әдһәм Гобәй улын Бүреказган авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Ф.Б.Солтанов, район Советы депутаты Р.Ю.Кәримов, Бүреказган авылының башлангыч ветеран оешмасы рәисе Р.В.Жданов котлады. Алар юбилярга Русия Президенты В.В.Путиннан котлау җиткерде, чәчкәләр һәм бүләкләр тапшырды.
Без дә үз чиратыбызда хөрмәтле юбилярга шулай ук күтәренке кәефтә, тормыш сөючән булып калуын һәм сәламәтлектә тормышының алдагы түгәрәк датасын да каршыларга язсын иде дип телибез!