Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

БЕЛЕМ ДӨНЬЯСЫНА ӘЙДӘҮЧЕ


Первомайский авылы мәктәбе укытучысы Гөлсөяр Усман кызы Рамазанова күптән түгел юбилеен билгеләде. Аның кебек кешеләр турында, бар булмышы белән Укытучы, диләр.



Еллар үтүгә карамастан, укытучыбыз үзгәрми: шундый ук мәрхәмәтле, аңлаучан, гадел, зирәк. Аның тормыш девизы да элеккечә: укытырга һәм үзеңә дә укырга.


Үз фәнен заманча укыту өчен, Гөлсөяр Усман кызы гомере буена яңалыкларны өйрәнә. Даими рәвештә квалификациясен күтәрә, яңа технологияләр, программалар үзләштерә, тәҗрибәсен гомумләштерә, тарата... Һәм боларның барсы да алар – кадерле укучылары өчен башкарыла. Аларны фикерләргә, табигать һәм тормыш серләрен ачарга, тыңлый һәм ишетә, карый һәм күрә белергә, ә иң мөһиме – тоя белергә өйрәтү өчен. Белемгә таянып һәм уңышка ышанып, хаталардан фәһем алырга өйрәтә ул. Һәм, иң мөһиме, – алга барырга. Бу урында В.Г.Белинскийның сүзләре искә төшә: “Алга бармаган кеше артка чигенә: бер урында туктап торып булмый”. Гөлсөяр Усман кызы моны укучыларына да төшендерергә тырыша. Аңа карап, алга бару теләге туа. Ул башкаларны дәртләндерә, илһамландыра.


Гөлсөяр Усман кызының кулыннан килмәгән эш юк. Инде күп еллар, мәктәп директорының тәрбия эше буенча урынбасары буларак, ул вакыйгалар уртасында кайный, өстәвенә ул педагогларны аттестацияләү буенча экспертлар төркеме әгъзасы. Нинди генә чара оештырмаган да нинди генә чарада катнашмаган ул, барсын да санап бетәрлек түгел. Очрашулар, поход, конкурс, конференция, олимпиада, семинар, күргәзмә, бәйрәмнәр... Аның өчен “олы яшьтә”, “талчыгу” дигән төшенчәләр юк кебек.


Гөлсөяр Усман кызы яшь укытучыларга аерым игътибар бүлә, аларны педагогик осталыкка ия булырга өйрәтә – ачык дәресләр һәм класстан тыш чаралар, “түгәрәк өстәл”ләр һәм “Яшь педагог мәктәбе”ндә консультацияләр һәрчак югары кимәлдә үтә. Алар миңа да эшемдә зур ярдәм булды.


“Тормыш – бертуктаусыз танып белү ул. Син дә һәрчак алга бар!” – дигән шагыйрь М.Волошин. Һәм менә күп еллар укытучыбыз Гөлсөяр Усман кызы алга бара. Аның өчен укытучы булу – тормыш мәгънәсе. Һәм мин аңа аны белгәннәр, аңарда укыганнарның хөрмәтен тоеп, озын-озак яшәвен телим!

Читайте нас: