Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

ГОМЕРНЕ БИТ ЕЛЛАР БИЛГЕЛӘМИ


Шундый зур юбилеена җиткәнгә ул үзе дә ышанмый. Авыр балачак, мәктәптә укыган еллары, сугыш чоры авырлыклары – бары да хәтерендә аның...


4 сыйныф белемне ул Миякә районының Рассвет авылында ала, 5-6 сыйныфка 5 километр ераклыктагы күрше авылга бара, аннары сигез километр ераклыктагы авылда сигезьеллык мәктәптә укый.


Анна Ивановна һәм Ефим Яковлевичның 12 баласы була. Әмма алардан бары тик дүртесе – өч кыз һәм бер малай исән кала. 14 яшендә Вера мәктәпне тәмамалый. Шул вакытка инде аның очсыз-кырыйсыз авыр авыл хезмәтеннән куллары сөялләнеп каткан була. Сугыш башлангач кыз атка җигелгән сабанда сабанчы булып эшли, аннары “ЧТЗ” тракторына утыра. Көч һәм җитезлек кирәк булган урыннарда эшләргә туры килә аңа – дуңгызлар да карый, савучы да була.


1946 елда әтисе вафат булгач яшәве тагын да авырлаша. Шуңа күрә гаилә Первомайский авылына күченә, баштарак алар баракта яши. Яңа урында Вера юл уңаенда очраган машиналарга утырып Стәрлетамакка һәм аннан авылга почта ташый башлый. Аннары иген келәтенә эшкә урнаша.


Бервакыт Вера конторага нарядлар китерә килә, шунда аңа совхозның баш бухгалтеры А.А.Санкин игътибар итә. Вераның сигез сыйныф белеме булуын белеп (ул чорда бу зур белем булган), аны бухгалтериягә эшкә чакыра.
Шулай итеп, ул башта бухгалтер өйрәнчеге була, аннары кассир, бухгалтер, баш бухгалтер урынбасары...


Кешене язуына карап та танып була диләр. Бу дөрестер, мөгаен, Вера Ефимовнаның хәрефләре һәрвакыт төз һәм эре. Ул үзе дә дәү гәүдәле, тавышы яңгырап тора. Крестьян хезмәте белән чыныккан ханым озак еллар коллективка җитәкчелек итә, бухгалтерлар гына да 25 кешедән артык була, шулкадәр үк бригадирлар һәм 1000нән артык даими эшчеләр. Ул чакта гади счетларда исәплиләр, аннары арифмометр барлыкка килә, анда инде зур саннар белән дә эш итәргә була.


Миңа да озак еллар Вера Ефимовна белән бергә эшләргә туры килде. Аның хезмәт сөючән һәм җаваплы кеше булуын яхшы беләм – иртә таңнан караңгы төшкәнче эштә була иде ул: исәпләүләр, отчетлар, алар артында кешеләр һәм аларның тәгаен эшләре тора. Ул безне, яшь белгечләрне дә һөнәрнең нечкәлекләренә төшендерә иде. Начар бухгалтерлар була алмый. Андыйлар 1 елдан ашу эшли дә алмый.

Яхшылары исә безнең Вера Ефимовна кебек гомер буе эшли.
1961 елда ул озак еллар киномеханик булып эшләгән Николай Мироновичка кияүгә чыга. Балалары Елена һәм Викторны бәләкәй чагында әтиләре карый, чөнки ул кич эшли. Алар бер-берсенә таяныч була, балалары да шуңа изге күңелле, кешелекле булып үсә.


Николай Мироновичның вафатына 20 ел инде. Вера Ефимовна пенсиягә чыккач оныкларын тәрбияләргә булыша башлады. Кызының гаиләсе янәшәдә генә яши. Еленаның балалары – Сережа һәм Боряны мәктәпкә барганчы карады. Аннары аларның Юлияләре туды, ансын инде абыйлары да карашты. Бүген инде алар үзләре һәм аларның балалары әниләре һәм картәниләре турында хәстәрлек күрә.
Лаеклы ялга чыккач та Савина актив тормыш алып бара, мәдәният йортына йөри, “Сударушки” вокаль ансамблендә катнаша. Юбилеенда да яраткан җырын башкарды. Һәм, әлбәттә, якыннарыннан котлаулар кабул итте (аның 5 оныгы, оныкларының 4 баласы бар). Чил илдә яшәгән иркәләре дә котлады аны.


Юбилее белән якташлары да тәбрикләде. Первомайский авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы М.Г.Макаренко аңа истәлекле бүләк тапшырып, Русия Президенты В.В.Путиннан 90 яше белән котлауны укып ишеттерде. Бу аның өчен зур шатлык. Мәдәният хезмәткәрләре Румия Шаһабетдинова, Людмила Савина, Ирина Синяченко күңелле җырлар бүләк итте. Бу вакытта Вера Ефимовнаның йөзе шатлыктан балкып торды. Ул игътибарлы булганнары һәм үзен хәстәрләгәннәре өчен балаларына һәм оныкларына рәхмәтле. Барлык котлауларга җавап итеп, җир йөзендә тынычлык, гаиләләрегездә татулык булсын, диде. Тормышта болар иң мөһиме икәнен ул яхшы белә.

Читайте нас: