Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

АК ХАЛАТЛЫ, ПАКЬ КҮҢЕЛЛЕ


Лилия Афанасьева медицина училищесына күңел кушуы буенча бара. Чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып, Стәрлетамак медицина училищесының фельдшерлык бүлегенә укырга керә (әлеге вакытта – колледж). “Ашыгыч ярдәм”дә эшләргә хыяллана. Әмма анда вакансияләр булмый. Стәрлетамакта башка профиль буенча эшкә урнаша.


1994 елда Лилия авылдашы Василий Котовка кияүгә чыга һәм Төрешлегә яшәргә кайта. Нәкъ шул чорда балалар спорт мәктәбенә медицина шәфкать туташы кирәк була. Аңа инструктор-методист эшен дә тәкъдим итәләр. Яхшы каршы алалар, коллектив тату була. Кыскасы, бар да яхшы гына бара. Шулай да Лилия Ивановнаның ашыгыч ярдәм машинасында эшләү теләге сүрелми.


“Каян килгән шундый хыял? Медиклар аның нинди эш икәнен яхшы аңлый да инде”, - дип гаҗәпләндем мин.


“Ниндидер романтикасын тоям”, - дигән җавап ишеттем.


Моның җитди булуын вакыт күрсәткән. 2003 елда Төрешледә ашыгыч ярдәм хезмәте оештырылгач, Котова беренчеләрдән булып бу вазыйфага тәгаенләүләрен сорый.


13 ел эшләү чорында “Ашыгыч ярдәм”дә төрле хәлләр була. Юлсыз чакта чакыруга барырга, исерек, үтерү белән янаган кешеләргә ярдәм күрсәтергә туры килә аңа. Лилия Ивановна эшен яратмаган булса, беренче очрактан соң ук тыныч вазыйфага күчкән булыр иде. Хәер, медикларның тыныч эше булмыйдыр да. Намуслы эшлисең икән, медицина хезмәткәренә, аеруча авыл фельдшерена яки табибына тынычлык төшендә генә керәдер, мөгаен.


“Эле дә шәһәрдә булганда таныш сиренаны ишетсәм, элекке эшемне юксынып куям”, - диде Лилия Ивановна әңгәмә вакытында.


Без аның белән Төрешле участок дәваханәсенең терапевт кабинетында очраштык. Әйе, гаҗәпләнмәгез, элекке “ашыгыч ярдәм” фельдшеры Котова 2016 ел апреленнән табиблык участогында хезмәт сала.


Элекке эшен сагынгач, ния кире күчми соң? Юкка гына тормыш – катлаулы, димиләр шул. Гомум иминлек өчен барысына да барасың икән шул.


Эш шунда ки, Төрешле участок дәваханәсе баш табибы Гобәйдуллин Миңнебай Миңнегали улы лаеклы ялга киткән. Ул халык саулыгы сагында озак еллар эшләде, иске дәваханә шартларында авыруларны кабул итеп, аның матди-техник базасын ныгытуга, яңасын төзүгә күп көч салды. Кыскасы, дәваханә табибсыз калган. Төрешлегә табиб булып килергә теләк белдерүчеләр дә юк. Мәскәүдә табиблар җитешмәгәнне, район үзәгеннән ерак Төрешле авылы турында әйтеп торасы да түгел!


Шуңа күрә 4 санлы дәваханә баш табибы Р.Р.Шакиров “Ашыгыч ярдәм” фельдшеры Л.И.Котовага табиблык участогын җитәкләргә тәкъдим итә.


ФАП фельдшерына килгәндә исә, авылдашлары аларны табиблар дип атый. Алар барысын да эшли белә, ашыгыч ярдәм фельдшеры исә аеруча: авыруның хәлен дөрес бәяли, якынча диагноз куя белергә тиеш. Алардан күп нәрсә таләп ителә: кан басымын үлчәп кенә калмый, яраны да бәйли, шина да сала, венага укол да кадый, система да куя белү зарур. Кирәк икән ЭКГ ясый һәм аны укый, канда шикәр күләмен ачыклый. Фельдшер бала да тудырта ала. Еш кына экстремаль шартларда карарлар кабул итәргә туры килә. Кыскасы, кеше гомере аның тиз һәм дөрес эш итүенә бәйле.


Шулай туры килгән ки, бу чорда район “Ашыгыч ярдәм” хезмәтендә үзгәрешләр була: шәһәр һәм район “Ашыгыч ярдәм” хезмәтен берләштерәләр. Хәзер Лилия Ивановнага шәһәргә йөреп эшләргә кирәк була. Озак уйлаганнан соң, авылдашлары һәм табиблык участогының башка халкы – Золотоношка, Николаевка, Покрово-Озерки, Южный халкы мәнфәгатьләрендә Лилия Ивановна яңа эшкә урнаша.


Хәер, “яңа” диюе бик дөрес тә булмас. Ашыгыч ярдәмнән аермалы буларак, биредә экстрим юк. Фельдшер Л.И.Котова элеккечә кешеләр саулыгын саклый. Лилия Ивановнаны һөнәренә бар булмышын бирә дип ышанычлы әйтергә мөмкин.


Тыныч, итәгатьле, сөйкемле Л.И.Котовага кешеләр тартыла. Бу аңлашып эшләүгә, ышанычка бер адым. Котованың пациентлары аңа ышана, чөнки ул һөнәрманлыгын һәр көнне исбатлый. Авырулар сүзләренә караганда, ул тәгаенләгән дәвалау файдага була. Шунысы да бар: аңа кайчан гына мөрәҗәгать итмә – төнме ул, таң алдымы – Лилия Ивановна ярдәм итүдән баш тармый.


Ире Василий Алексеевич, балалары (бер кыз һәм бер ул тәрбиялиләр) хатыны һәм әниләренең эшенә аңлап карый.
Яраткан эшенә килгәндә исә, Лилия Ивановна елына бер тапкыр аның белән очраша. Район Сабантуенда күп еллар дежур торуны аңа ышанып тапшырганнар. Котованың статусы яңа булуына карамастан, бу традиция әле дә дәвам итә. Быелгы Сабантуйда да бу шулай булды.


Читайте нас: