Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

УЛ ҖИҢҮЧЕЛӘР БУЫНЫННАН


Бөек Ватан сугышы бездән елдан-ел ерагая, кызганычка каршы, бу коточкыч вакыйгаларга шаһит булган, Туган илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән, аны фашизмнан коткарган кешеләр дә сирәгәя. Сугыш турындагы истәлекләр һәр гаиләдә яши. Аяз күк йөзе, бүгенгебез һәм киләчәгебез өчен без ата-бабаларыбызга рәхмәтле. Аларның бу тиңдәшсез батырлыгы турында онытмау – безнең изге бурычыбыз.


...Фашист Германиясенең безнең илгә һөҗүм итүе турындагы хәбәр килгәндә Мирсәет Мотаһар улы Әскаровка нибары 14 яшь тулган була. Яшь кенә малай ул чакта сугышның дүрт ел буе дәвам итәсен (дүрт ел йөрәк сызлануы, күз яшьләре, кайгы-хәсрәт) һәм авыр сынауларның үз иңенә ятасын башына да китермәгәндер. Әмма аңа да, яшьтәшләре белән бергә кулына корал алып, Туган илне дошманнан сакларга туры килә.


Ул вакытта М.М.Әскаров колхозда эшләгән, атлар көткән – үсмер малай өчен бик тә җаваплы эш, бит хайваннар төрле якка таралмасын өчен игътибарлы булырга кирәк. Авылдан барлык ир-егетләр дә диярлек фронтка китә. Колхозның бар авыр эше хатын-кызлар, балалар һәм картлар иңенә төшә. Үз-үзләрен аямыйча, авырлыкларга һәм югалтуларга чыдам булып, алар Җиңү көне өчен тир түгә, һәм һәр көнне фронттан хәбәр көтә, улларының, тормыш иптәшләренең, әтиләренең тизрәк әйләнеп кайтуына өметләнә. Кызганычка каршы, аларның күбесе сугыш кырларында ятып кала.


Фронтка яңа һәм яшь көчләр таләп ителә. 1944 елның ноябрендә 17 яшьлек Мирсәет Әскаровны хәрби хезмәткә чакыралар. Уфа пехота училищесында укыганнан соң аны үзе кебек яшь егетләр белән бергә Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. “...Мин Маньчжурияне азат итүдә катнаштым, - дип искә ала фронтовик. – Күп солдатларыбызны югалттык, әмма дошманны да тар-мар иттек...”


Мирсәет Мотаһар улына туган ягына кайту бәхете 1952 елда гына насыйп була (совет-япон сугышы тәмамланганнан соң да ул әле хәрби хезмәтен дәвам итә). Фронттан кайткан ир-егетләр, кулларына хезмәт кораллары алып, сугыш вакытында җимерелгән хуҗалыкны тергезергә керешә.


М.М.Әскаров кайткан елны ук Пермь краена урман әзерләргә китә. Шунда ул үзенең булачак тормыш иптәше – Зәйнәп Лотфулла кызын очрата. Язмыш диген, бак дисәң, ул күрше Үрге Усылы авылыннан икән, ә өйдән ничәмә чакрым ераклыкта очраша алар. Әти-әниләренең фатыйхасын алып, алар чәчләрен-чәчкә бәйли.


Мирсәет Мотаһар улы механизатор һөнәрен үзләштерә һәм озак еллар буе, хаклы ялга чыкканчы колхозда эшли, һәрвакыт алдынгылар сафында була, социалистик ярышларда җиңү яулый. Гомеренең күп өлешен авыр игенче хезмәтенә багышлый. Икмәк үстерү өчен күпме көч түгәргә кирәклеген ул барыннан да яхшы белә!


Хәрби наградаларга – “Батырлык өчен” һәм “Японияне җиңгән өчен” медальләренә яңалары – хезмәти батырлыклары өчен дә өстәлә. Эштә ирешкән уңышлары өчен ул Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә, производство алдынгылары исәбендә Мәскәүдә ВДНХда була, аның күпьеллык намуслы хезмәте “Хезмәт ветераны” медале белән билгеләнә. Авыл хуҗалыгы производствосында югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен М.М.Әскаровның исеме Салават исемендәге колхозның Почёт китабына кертелгән. Аның хезмәт юлы яшьләргә лаеклы үрнәк.


Мирсәет Мотаһар улы тормыш иптәше белән кулга-кул тотынышып озын гомер юлы үтә. Биш кыз үстерәләр, аларга аякка басарга ярдәм итәләр. Кызганычка каршы, 10 ел элек М.М.Әскаров тол кала. Әмма балалары һәм оныклары аңа ялгызлык утында янарга ирек бирми, һәрвакыт килеп хәлен белешеп, телефон аша исәнлеген сораштырып торалар, ә кече кызы Миләүшә әтисе янында яши һәм аны тәрбияли. Кыскасы, картлык көнендә сугыш ветераны балаларының игътибарын һәм мәхәббәтен тоеп яши. Фронтовикны хуҗалык җитәкчелеге һәм ветераннар оешмасы да онытмый.


Шушы көннәрдә Мирсәет Мотаһар улы үзенең 92 яшен каршылады. Аның кебекләрне авылның данлы кешеләре һәм горурлыгы дип атау ялгыш булмастыр, мөгаен. Өлкән яшьтә булуына карамастан, әле аның күңеле көр, котларга килүчеләрне дә ул капка төбендә үзенә хас ягымлылык белән каршы алды, хуҗаларча кунакчыллык күрсәтеп өйгә чакырды. Без аңардан озак яшәү серен сорамый булдыра алмадык. “Монда бернинди дә сер юк. Бары тик кешеләргә карата һәрчак миһербанлы булырга, ачу сакламаска кирәк, шул очракта башкалар да сиңа изгелекле була. Аннары намус белән эшләргә, күбрәк хәрәкәт итәргә кирәк, бит хәрәкәттә – бәрәкәт”, - ди ул гади тормыш тәҗрибәсеннән чыгып. Мирсәет Мотаһар улы бүген дә бу кагыйдәләргә буйсынып яши, кул кушырып утырырга яратмый, йорт тирәсендә нинди дә булса эш табарга тырыша, ә алар авыл кешесендә җитәрлек.


Июнь аеның кояшлы, матур көнендә хөрмәтле ветеранны котларга район ветераннар советы рәисе Н.А.Миронов, Усылы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Р.Т.Байбәков, Салават агрофирмасы җәмгыятенең башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Б.К.Рәфыйков килде. Аңа ныклы исәнлек, иминлек теләп, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.


Аларга кушылып без дә Мирсәет Мотаһар улына, туганнарын һәм якыннарын сөендереп, тагын озак еллар яшәвен, шундый ук күтәренке рухлы, тормышны яратучан һәм ихлас кеше булып калуын телибез.

Читайте нас: