Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

ГАИЛӘ – УЛ ЗУР ХЕЗМӘТ, Ә БҮЛӘГЕ АНЫҢ – БӘХЕТ

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бәйрәме уңаеннан районның лаеклы балалар тәрбияләүче һәм мәхәббәттә яшәүче тату, бердәм гаиләләренә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшыру тантанасы узды. Тирә-якта хөрмәт казанган, ныклы һәм тату гаилә үрнәге булып яшәүчеләр районыбызда күп, шөкер. Шуларның берсе – Наумовкада яшәүче Язилә Исмәгыйль кызы һәм Фәрат Шаһимәрдән улы Миңнебаевлар. Бәйрәм уңаеннан Ә.Р.Әбдрәфыйков аларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырды, шулай ук гаилә парларын авыл биләмәсе башлагы Д.А.Чиликин да котлады.


Язилә Исмәгыйль кызы һәм Фәрат Шаһимәрдән улы Миңнебаевлар менә инде 48 ел гомер сукмагыннан кулга-кул тотынышып, бер-берсенә таяныч булып, яшьлек хисләрен югалтмый атлый. Алар бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яши. Өйдә тынычлык, чисталык хакимлек итә, йорт алларын да һәрчак тәртиптә тота хезмәт яратучы хуҗалар. Алар икесе дә Бүреказган авылында туып үскәннәр, шунда бер мәктәпкә йөреп белем алганнар. Мәктәпне тәмамлагач Ф.Ш.Миңнебаев физика фәнен яратканлыктан Стәрлетамак педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Язилә Исмәгыйль кызы китапларга гашыйк кеше буларак, китапханә эшен сайлый һәм Наумовка техникумында белем ала.


Хисләрен еллар дәвамында сынаган яшьләр 1971 елда өйләнешә. 1975 елдан башлап Наумовка авылында яшиләр. Ике улларын – Илшат һәм Илдарны ярдәмчел, изге күңелле, миһербанлы итеп тәрбиялиләр, югары белем бирәләр. Әти-әниләре үрнәгендә алар да матур гаилә корып үз тормышлары белән яшиләр. Өлкән уллары Наумовкада, әти-әниләреннән ерак түгел йорт салды, өч малай үстерәләр, кече уллары Илдар гаиләсе белән Стәрлетамакта яши, ике кыз тәрбиялиләр. Миңнебаевлар бәхетле картәни һәм картәти. Биш оныкларының уңышларына сөенеп туя алмый алар. Оныклар да, үз чиратында якыннарының йөзенә кызыллык китерми – яхшы укыйлар, төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңүләр яулыйлар. Картәтиләренә охшап физика фәнен үз итәләр. Бу гаиләдә янә бер традиция бар – ул сәламәт тормыш рәвеше һәм спорт белән дус булу. Алар җәй көне бергәләп йөгерә, кышын чаңгыда йөриләр.


Гаиләнең ныклы булуының сере нидә соң? “Гаиләдә аңлап яшәү, бер-береңә ышану мөһим. Шула йук бер-береңне ишетә һәм тыңлый белергә дә кирәк”, - ди бертавыштан Миңлебаевлар.

“Бәхетле гаилә тормышы – ул сәнгать. Ике яктан да”, - дип язган бөек рус язучысы Л.Н.Толстой. Гаилә – ул зур хезмәт, ә бүләге аның – бәхет. Гаилә кыйммәтләрен саклауга лаеклы өлеш керткән Миңнебаевларга иминлек, бәхетле, якты тормыш телибез. Бу гаилә учагы әле тагын бик күп еллар балаларын һәм оныкларын җылытып торсын!

Читайте нас: