Рафаэль Жданов безнең авыл халкы өчен дөньяны яктыртып, балкып күккә күтәрелгән һәм вакытсыз сүнгән йолдыз булып хәтердә калды.
Рафаэль Жданов 1946 елның 25 ноябрендә Гөлрәйхан һәм Вәлиҗан Ждановлар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килгән. Аңардан соң да бу ишле гаиләдә дүрт сабый туа. Олы табигатьле, күркәм холыклы, сабыр һәм бик эшчән шушы гаиләдә алты малай һәм өч кыз да әти-әниләренә охшап үстеләр. Барысы да укуга сәләтле, эшкә һәвәс, тыйнак һәм тәртипле булды. Һәркайсысы гаилә корып, үзаллы тормыш юлына аяк басты. Вәлиҗан абый белән Гөлрәйхан апаның балалары арасында абруе зур иде, шуңа да аларның урыны һәрвакыт түрдә булды. Авыл халкы да Ждановларны ихтирам итте. Аларның гаиләсе күпләр өчен үрнәк иде.
Мин, Рафаэльне дүртенчедән алып, чыгарылыш сыйныфка кадәр тел һәм әдәбияттан укыттым. Шуңа да аның турында мактау сүзләрен язу, бер яктан сөенечле булса, икенче яктан, үкенечле дә, көтмәгәндә шундый шәхесне югалтудан күңел әрни.
Җиде яшендә укырга төшкән Рафаэльнең күркәм сыйфатларга ия булуы күренеп тора иде. Абый-апалары шикелле ул да бик зирәк, сәләтле, уңган һәм тырыш булды. Кулыннан килмәгән эше юк: сурәт төшерергә, агачтан сыннар ясарга ярата иде.
Рафаэль Бүреказган урта мәктәбендә укыганда ук үзен сәләтле һәм кешелекле итеп танытты. Уку дәверендә ул пионерлар сафында – отряд советы рәисе, Комсомол сафында – ВЛКСМның мәктәп оешмасы секретаре булды. Бу җәмәгать вазыйфаларын Рафаэль теләп башкарды. Комсомол җыелышлары үткәрде, эшләрне алдан планлаштырып, аларны үтәүне оештырды. Җәйге ял вакытында үсмерләр белән туристик походларга йөрде. Кыскасы, ул укытучыларның зур ярдәмчесе булды.
Мәктәпне тәмамлагач Р.Жданов Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керде һәм аны тәмамлап безнең янга эшкә кайтты. Яшьлек дәрте ташып торган егетебез укытучы, тәрбияче, оештыручы буларак күз алдыбызда үсте, җитлекте. Ул районда беренчеләрдән булып мәктәптә физика кабинеты оештырды, рус теле һәм әдәбияты, ленгофон кабинетларын җиһазлауда да ярдәм күрсәтте.
Ә иң мөһиме – кыска гына вакыт эчендә ул физика фәне буенча районда гына түгел, ә тоташ Башкортстанда үрнәкле укытучы буларак танылды. Аның укучылары да физика буенча олимпиадаларда җиңүләр яулады.
Рафаэль Жданов укыткан елларда безнең Стәрлетамак районы республикада һәрчак беренче булды. Аңа районда беренче булып өлкән укытучы дигән исем бирелүе дә күп нәрсә турында сөйли.
Укучылар өчен ул укытучы гына түгел, ә иптәш тә, дус та булды. Дәрестән соң бик күп вакытын аларга багышлады. Физика түгәрәге оештырды. Максатчан, принципиаль, кешелекле булганы өчен аны 1977 елда Бүреказган авыл Советы депутатлары үзләренең рәисе итеп сайлады. Аның җитәкчелегендә авылларны төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылды. Р.Ждановның җитәкчелек итү сәләтен күреп, аны Стәрлетамак район Советы башкарма комитеты аппаратына чакырып алалар һәм бүлек мөдире итеп тәгаенлиләр. Монда ул җиде ел эшли, аннары аны салым инспекциясе начальнигы итеп билгелиләр, бу вазыйфада да авылдашыбызның оештыручы һәм югары класслы белгеч булы тагын да ныграк ачылды. Хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләренең генә түгел, ә район халкының да ихтирамын яулады. Алар Рафаэль Вәлиҗан улының күпкырлы талант иясе булуына сокландылар.
Р.Жданов буш вакытларында архивта эзләнеп утырырга, тарихи материаллар тупларга ярата иде. Ул авылыбыз, колхозыбыз тарихын язып калдырды. Аның бу хезмәте мәктәп музеенда кадерле истәлек булып саклана.
Мәктәптә үткәрелгән бер юбилей тантанасында Рафаэль Жданов “Бүреказган” дигән шигырен укыды. Шулай итеп, без аның оста тарихчы гына түгел, ә шагыйрь дә булуын белдек. Ул тормышны, туган авылын, авылдашларын бик яратты. Планнары зур, эшләре бик күп иде... Ләкин ул аларны төгәлләргә өлгермәде. Кызганычка каршы, гомере кыска булды, 53 яшен дә тутырмыйча фани дөньядан китеп барды. Нәкъ җитлеккән чорында, туфракка салган орлыкларның көчле шытымнар биреп, җимешләнә башлаган мәлендә генә...
Шулай да аның җирдәге тамырлары тирәндә. Якты эзе, истәлеге тиз генә җуела торган түгел. Бу – аның эшләре, укыткан укучылары. Бүреказган авылының иң күркәм урынында ул төзеткән мәчет үзе ни тора! Гыйбадәт кылырга килгән авылдашлары аның исемен хөрмәт белән телгә ала, киләчәк буыннар да изге догаларын аның рухына багышлар дип ышанасы килә.
Тормыш иптәше Флүрә белән алар кулга-кул тотынышып 30 ел тату гомер иттеләр, балалар үстерделәр.
Әйе, ул иң гүзәл сыйфатларга ия булган чын кеше иде. Авылдашларының, балаларының киләчәге турында кайгыртты, аларның язмышы өчен борчылды.
Танылган, яраткан, тырыш укучым Рафаэль Вәлиҗан улыннан киләчәк буыннарга зур һәм якты мирас калды.
Аларның гаилә бәйрәмнәренә арнап язган шигырем:
Ходай сиңа шундый зиһен биргән,
Бик күпләрнең күзен ачарлык.
Ирләр эшли торган зур эшләрне эшләү –
Ул бит сәламәтлек, батырлык.
Киләчәктә дә син шундый эшләр башкар,
Көнчелләрнең эче янарлык.
Туганнарың бар да шатланырлык,
Дус-ишләрең таңнар калырлык.
Җырлый алган чаклы күңелегездә,
Җырлар, моңнар тынып тормастыр.
Юбилей бәйрәме булгач үткәннәргә
Бер сәяхәт итми булмастыр.
Бүреказганның теге очындарак,
Кырыс табигатьле урында,
Сез тугансыз 9 бала булып,
Бер атадан, бер үк анадан.
Балтач буйларында печән җыеп,
Миләш җыеп “Тәлтем” буенда.
Бар эшкә дә оста, ал бирмәдең
Укуда да, кырда, эштә дә.
Буага төшеп, бәке тишеп,
Чана шуып клуб тавында.
Һәр эштә дә ихлас, укуда да,
Уку отличнигы дигән даның
Чыккан иде күптән авылда.
Туган йорттан, капкагыздан чыккан
Тар сукмактан юллар үтелгән.
Стәрлегә барып тоташкан ул,
Авыл очындагы агач күпердән.
Саргылт чәчле, матур бер кыз белән
Очраштырган сезне бу юллар.
Олы мәхәббәт һәм белем юлы
Бүләк иткән сезгә бу еллар.
Шул көннәрдән бирле күпме еллар аккан,
Хәсрәт, шатлыгын да күргәнсез.
Кулга-кул тотынып икәү бергә,
Белем үрләренә менгәнсез.
Күтәрәлмәстәй кайгылар да килде,
Бөгелүче ләкин сез түгел.
Гомер бит ул кыр-яланнар аша
Йөгереп үтү дигән сүз түгел.
Ике кисәү озак яна диләр,
Аермасын берүк язмышлар.
Алда көтсен әле яңа үрләр,
Яшьлек янулары, табышлар.
Сыраева Рәшидә Ихсан кызы.