Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
29 ноябрь 2019, 13:44

АРМИЯ - УЛ ТОРМЫШ МӘКТӘБЕ

Ир-егет булган кеше үз гомерендә өч нәрсә эшләргә тиеш: агач утыртырга, йорт салырга, ул үстерергә.Северный авылында яшәүче 33 яшьлек Ринат Маннанов боларның барысын да эшләргә өлгергән. Гаиләсе өчен зур, матур йорт салган, агачлар да утырткан, һәм бүгенге көндә өч бала үстерә. Аннары ул ил алдындагы бурычын да намус белән үти.

- Ринат, кайда хезмәт иттегез?


- Мин 2004 елның 1 июнендә Армия сафларына алындым. Тәүдә Ростов өлкәсенә укырга җибәрделәр. Аннары Чечен Республикасына юл тоттык. Бер ел хезмәт иткәннән соң янә бер елга контракт буенча калдым. Рядовой булып хезмәт иттем.


- Сезнең өчен армия хезмәте нәрсә ул?


- Бик күп нәрсәне аңлата. Хәрби хезмәт чыныктыра һәм характер тәрбияли, гади нәрсәләрнең кадерен белергә өйрәтә, әти-әнигә булган ярату хисен тоярга, тирәнрәк аңларга мәҗбүр итә. Туган йорттан меәнәрчә чакрым ераклыкта булганда әти-әнине кысып кочаклыйсы килү хисе, туганнарым белән бергә өстәл артында утыру теләге бик еш туа иде. Бу хисне тойган кеше мине аңлар, мөгаен. Ул вакытта шалтырату мөмкинлеге юк иде, ә хат бик озак йөри иде.


- Армиядәге дуслык иң көчлесе дигән фикер белән килешәсезме?


- Иңгә-иңне терәп сынаулар аша үткән, сине якларга әзер булган, кемгә син тулысынча ышана аласың ул инде дус кына түгел, ә бертуганыңа әйләнә дип әйтер идем мин.


- Хәрби бурычларын бирү алдында торган егетләргә нәрсә әйтер идең?


- Армиядә хезмәт итү - һәр ир-егетнең бурычы. Җитмәсә хәзер бер генә ел. Армия - ул тормыш мәктәбе, тәртипкә, дисциплинага өйрәтә, белемне һәм сәләтләрне үстерә. Алар соңыдан тормышта бик кирәк. Кичәге җилбәзәк егеттән Армия чын ир-егет ясый.


- Бәләкәй чакта кем булырга хыялландагыз?


- Алай аерым гына хыялым булмады, әмма һәрвакыт үземне авыл кешесе итеп күрә идем. Авылда туып үскәнгәдер инде хайваннарны яратам, бигрәк тә атларны. Биш яшьтән ат өстендә ныклы утыра идем, тик менә аңа менәр өчен ниләр генә уйлап чыгармый идем... Футбол уйнарга ярата идек. Әле дә спорт белән дусмын.


- Хезмәт юлыгыз ничек башланды?


- Туган авылымда башлангыч мәктәпне тәмамладым, аннары Октябрь авылы мәктәбендә укыдым. Мәктәптән соң Армия сафына алындым. Хезмәт итеп кайткач һөнәр алу максаты белән Башкорт икътисад-юридик техникумына укырга кердем. Читтән торып укыдым һәм эшкә урнаштым. Шул ук вакытта водитель таныклыгы да алдым. "Финанс" белгечлеге алганнан соң, бу өлкәдә бераз эшләп карагач, моның "минеке" түгел икәнен аңладым. Күңелемә авыл тематикасы якынрак шул. Тормыш иптәшем шәһәрдә туып-үссә дә авылга яшәргә кайтудан курыкмады. Шәхси хуҗалыкта маллар асрыйбыз. Печән-саламны үзебез әзерлибез, моның өчен кирәкле техникабыз да бар. Ат яратуым бик көчле, озакламый йортыбызда ул да булыр дип ышанам. Авылда иң мөһиме ялкау булмаска, андый очракта бар да була.


- Тормышта сезгә иң мөһиме нәрсә?


- Кеше өчен гаиләсеннән һәм әти-әнисеннән дә кадерлерәк тагын нәрсә булырга мөмкин?! Минем өчен иң мөһиме менә шул.


- Гаиләгез турында сөйләгез әле.


- Тормыш иптәшем Марина белән 11 ел яшибез, өч бала үстерәбез. Кызыбыз Аринага - 10, Улыбыз Аскарга - 6, кече улыбыз Артурга - 3 яшь. Без дә гаиләдә өчәүбез - ике малай һәм бер кыз. Әтием Ришат Рәфкать улы Калинин исемендәге агропредприятие җәмгыятендә эшли, әнием Татьяна Сергеевна да шунда эшләде, әле хаклы ялда.


- Балаларыгызны ничек тәрбиялисез?


- Тәрбияләүдә миңа әти-әнием үрнәк булып тора. Шулай да, мин бик таләпчән әтимен. Кызым күбрәк әнисе кырында, аңа булыша. Ул биюгә йөри, конкурсларда катнаша. Малайларны чын ир-егет итеп тәрбияләргә тырышам. Безне дә әти шулай тәрбияләде, авырлыклар алдында баш имәскә өйрәтте. Аның сабаклары миңа тормышта бик кирәкте. Әйткәндәй, хезмәт итәргә барганда мин инде чолгау урый белә идем, аны да әти өйрәтте.


- Буш вакытыгызны нәрсәгә багышлыйсыз?


- Авыл җирендә эш бетә мени инде, буш вакыт юк диярлек. Ә инде була калса, мин аны гаиләм белән үткәрәм.
Читайте нас: