Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
24 гыйнвар 2020, 16:30

ТАЛАЧ АВЫЛЫНЫҢ БРИЛЛИАНТ ЮБИЛЯРЛАРЫ

Әфләтуновларның бергә гомер итүләренә 60 ел тулды

Талач авылында Флүрә Абзал кызын һәм Сәфиулла Сәхи улын яхшы беләләр һәм хөрмәт итәләр. Бит алар монда туып үскән, колхозда тир түккән, менә дигән балалар үстергән. Уйлап карасаң, гади авыл гаиләсе язмышы. Әмма бу вакыйга тирә-яктагылар өчен зур әһәмияткә ия.
Бу бәйрәмне алар якыннары белән билгеләде. Тантана хуҗаларына бик күп җылы һәм якты теләкләр әйтелде. Шулай ук хөрмәтле юбилярларны котларга бүләкләр һәм чәчәкләр белән район кунаклары да килде. “Гаилә учагын шул дәвер саклап калу бар парларга да насыйп булмый. Сез гомер буена хезмәт иттегез, балаларыгызны аякка бастырдыгыз, аларны лаеклы тормыш көтәргә өйрәттегез – бу яктан сез барыбыз өчен дә үрнәк булып торасыз. Сезгә гаилә бәхете, ныклы исәнлек һәм озын гомер юлы телим”, - диде Хакимият башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйков. Юбилярларны ЗАГС бүлеге начальнигы Г.Р.Дәүләткирәева, Бүреказган авыл биләмәсе Советы башлыгы Ф.Б.Солтанов та котлады. Аларга төбәк башлыгы Радий Хәбировтан котлау сүзләре һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Әфләтуновларның бәхетле гомер тарихы “Йолдыз” колхозында эшләгәндә үк башлана. “Аны бер җирдә дә калдырмадым, - дип елмая Сәфиулла Сәхи улы, - һәрчак бергә эшләдек – сарык фермасында, дәваханәдә, бакчада...” Тормыш иптәше дә аның һәр сүзен хуплый, ничек кайгыртуын, өйләнешкәнче үк үзенә һәрвакыт ярдәм итүен искә ала. Шуның белән ул тыйнак, оялчан авыл кызының йөрәген яулый. Яшь кызга аның тормышны яратуы, җор телле, шаянлыгы да бик ошый. Әйткәндәй, әле дә ул юмор хисен югалтмаган.
- Балачагым авыр булды, - дип көрсенә Флүрә Абзал кызы үзе турында сөйләргә кушкач. – Әти фронтка киткәндә мин, әни һәм апа калдык. Әни колхозда эшли. Безнең белән картәни яши иде. Әтигә кайтырга насыйп булмады, ул хәбәрсез югалды. Аның һәлак булган урынын былтыр гына таптылар – Смоленск өлкәсендә. Апамның кызы Резида аны эзләү белән шөгыльләнде, аннары улы белән анда барды, башка совет солдатлары белән бергә әтиебез дә күмелгән туганнар каберендә булды.
Сәфиулла абыйның да балачагы җиңелдән булмаган. Әмма ул авыр уйларга бирелергә яратмаганлыктан, күбрәк үзләренең ничек тату яшәүләре, яхшы күрсәткечләргә ирешә-ирешә колхозда эшләүләре, гаилә корулары, балалар үстерүләре турында сөйләде.
- Табак-савыт шалтырамый тормый: сезнең гаиләдә кем күбрәк юл куя?
- Апаң! – дип елмая Сәфиулла Сәхи улы, ә үзе тормыш иптәшенә карап эчтән генә: “Мине аңлаучы һәм хөрмәт итүче сөеклем”, - дигән төсле.
Ир белән хатынның бер-берсен аңлап, холык төрлелеген ничек бар шулай кабул итеп яши белүе, чыннан да, гаилә өчен бик мөһим нәрсә. Димәк, алтмыш ел бергә гомер иткән бу гаиләдә ул бар.
- Безнең әти-әниебез искиткеч яхшы кешеләр, - ди өлкән уллары, отставкадагы полковник Фәрит Әфләтунов, - без җиде бала һәм алар безнең барыбызга да бәхетле балачак, белем бирде, кешеләр белән аралашырга, тормышта сайлаган эшкә нинди мөнәсәбәттә булырга кирәклеген өйрәтте. Әни әни инде ул – ягымлы, кайгыртучан, уңган, ә әти – чын гаилә башлыгы. Без әле дә аның фикеренә колак салабыз, киңәшләрен тыңлыйбыз, чөнки ул бар эштә дә төпле кеше: эшләргә икән – гадел һәм намус белән, яратырга икән – гомер буе”.
Сәфиулла һәм Флүрә балалары белән горурланалар, 17 оныклары һәм 6 туруннары өчен Ходай Тәгаләгә рәхмәтлеләр - алар бик тәртипле, ягымлы, картәни-картәтиләренә игътибарлы. Өлкән кешеләр өчен бу зур бәхет һәм узган гомерләреннән канәгатьлек кичерү. “Яшьләр өчен шатбыз, - ди алар бертавыштан, - безгә белем алырга туры килмәде, авыр шартларда эшләдек, хәзер инде балаларыбыз, оныкларыбыз, туруннарыбыз укысын, үссен, уңышларга ирешсен. Ә без инде аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәбез – әлбәттә эш белән түгел инде, киңәшебез белән булса да!”
Олы яшьтә булуларына карамастан, Әфләтуновларның һәр иртәсе хуҗалык эшләреннән башлана. Аларның сыеры, башмаклары, кош-кортлары бар, ә җәй көне инде бакча эшләре дә өстәлә. Боларның барысы да нәрсәдер җитмәгәннән түгел, ә бары тик эшсез яшәргә өйрәнмәгәннән...
Безнең юбилярлар изге күңелле, тыйнак, намуслы кешеләр. Әфләтуновларның бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәте сокландыра, ихтирам уята. Гади гомер кичергән пар бүгенге көндә алтын кашыктан ашамаса да, аларның иң кыйммәтле нәрсәләре – ныклы традицияләре булган тату гаиләсе, мәхәббәт һәм үзара аңлашу бар.
Бриллиант туйларын билгеләүче Флүрә Абзал кызына һәм Сәфиулла Сәхи улына корычтай сәламәтлек һәм имин тормыш, озын гомер телибез. Алмаз кебек ныклы мәхәббәт тарихы яшь буын вәкилләренә үрнәк булып, тагын бик озак еллар дәвам итсен.

Л.ПЫЛАЕВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: