Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
31 гыйнвар 2020, 17:35

БӘХЕТЛЕ ГОМЕР КӨЗЕ

Кеше язмышлары бер-берсенекенә охшаш түгел. Әмма сугыш чоры халкында, әйтерсең лә, барысында бер язмыш. Канкойгыч сугыш аларга югалту ачысын да, ачлык-ялангачлыкны да бер тигез биргән. Бүгенге героебыз да сугыш чоры баласы. Ул – Талач авылыннан Фәридә Ихсан кызы Рәхмәтуллина. Шушы көннәрдә аңа 90 яшь тулды. Тумышы белән Фәридә апа Авыргазы районының Сәмән авылыннан. Балачактан бик откыр, зиһенле кызга укырга насыйп булмый. Ишле гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгән кызга апасы белән бергә иркәләрен карарга, әнисенә һәр эштә ярдәм итәргә туры килә. 1952 елда язмыш аны Талач егете Рәхмәтуллин Зәки Фәйзулла улы белән очраштыра һәм чәчләрен-чәчкә бәйли. Бик тату, матур гаиләдә мәхәббәт җимешләре булып биш малай туа. Зәки Фәйзулла улы сугышның утлы юллары аша үтеп, туган ягына әйләнеп кайта. Гомере буе ул “Йолдыз” колхозында тир түгә. Алдынгы комбайнчы була. Фәридә Ихсан кызы да 40 елга якын колхозда төрле эшләр башкара. Ул барына да өлгерә. Бит күпбалалы әнинең өйдә дә эше аз булмый. Алар тормыш иптәше белән улларын үз үрнәкләрендә тәрбияли: гадел булырга, намус белән эшләргә һәм кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтә. Яхшы тәрбия – ул зур байлык. Аның белән бервакытта да югалып калмыйсың. Юбилярның уллары моңа ачык мисал булып тора. Алар да, әти-әниләре кебек, башкаларга үрнәк булып яши. Аларның һәркайсы тормышта үз юлларын тапкан. Кызганычка каршы, Фәридә апаны югалтулар, йөрәк яралары да читләп узмый, әмма ул язмыш сынаулары алдында баш ими, барлык көчен җыйнап гомер сукмагыннан алга атлый. Фәридә Ихсан кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен кадер-хөрмәт, хәстәрлек күрсәткән якыннары янында каршылады. Борынгы гореф-гадәтләр буенча ул кече улы Закир һәм килене Зилә белән бергә тату гомер кичерә. Фәридә апа язмышыннан канәгать, үткәне авыр булса да, бүгенге көндә ул бик бәхетле. Балаларын,10 оныгын һәм 10 турунын рухи яктан тәрбияли. Аларның уңышларына сөенеп яши. Фәридә Ихсан кызы Талач авылының ак әбисе. Ул үзенең эшсөючәнлеге, рух ныклылыгы, тормышка карашы белән авылдашларының абруен яулаган. Олы яшьтә булуына карамастан, ураза тота, Коръән укый. Фәридә Ихсан кызын күркәм юбилее белән район Хакимияте башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйков, Бүреказган авыл биләмәсе башлыгы Ф.Б.Солтанов котлады. Фәридә апа! Сәламәтлегегез какшамасын, тормышка булган сөюегез, дәртегез беркайчан да сүрелмәсен, ә янәшәгездәге якын кешеләрегез сезне игътибары һәм назы белән һәрчак иркәләп торсын. Ф.БОГДАНОВА, Бүреказган авыл биләмәсе Советының эшләр идарәчесе. З. РӘХМӘТУЛЛИНА фотосы.

Кеше язмышлары бер-берсенекенә охшаш түгел. Әмма сугыш чоры халкында, әйтерсең лә, барысында бер язмыш. Канкойгыч сугыш аларга югалту ачысын да, ачлык-ялангачлыкны да бер тигез биргән. Бүгенге героебыз да сугыш чоры баласы. Ул – Талач авылыннан Фәридә Ихсан кызы Рәхмәтуллина. Шушы көннәрдә аңа 90 яшь тулды. Тумышы белән Фәридә апа Авыргазы районының Сәмән авылыннан. Балачактан бик откыр, зиһенле кызга укырга насыйп булмый. Ишле гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгән кызга апасы белән бергә иркәләрен карарга, әнисенә һәр эштә ярдәм итәргә туры килә.

1952 елда язмыш аны Талач егете Рәхмәтуллин Зәки Фәйзулла улы белән очраштыра һәм чәчләрен-чәчкә бәйли. Бик тату, матур гаиләдә мәхәббәт җимешләре булып биш малай туа.

Зәки Фәйзулла улы сугышның утлы юллары аша үтеп, туган ягына әйләнеп кайта. Гомере буе ул “Йолдыз” колхозында тир түгә. Алдынгы комбайнчы була.

Фәридә Ихсан кызы да 40 елга якын колхозда төрле эшләр башкара. Ул барына да өлгерә. Бит күпбалалы әнинең өйдә дә эше аз булмый. Алар тормыш иптәше белән улларын үз үрнәкләрендә тәрбияли: гадел булырга, намус белән эшләргә һәм кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтә. Яхшы тәрбия – ул зур байлык. Аның белән бервакытта да югалып калмыйсың. Юбилярның уллары моңа ачык мисал булып тора. Алар да, әти-әниләре кебек, башкаларга үрнәк булып яши. Аларның һәркайсы тормышта үз юлларын тапкан.
Кызганычка каршы, Фәридә апаны югалтулар, йөрәк яралары да читләп узмый, әмма ул язмыш сынаулары алдында баш ими, барлык көчен җыйнап гомер сукмагыннан алга атлый.

Фәридә Ихсан кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен кадер-хөрмәт, хәстәрлек күрсәткән якыннары янында каршылады. Борынгы гореф-гадәтләр буенча ул кече улы Закир һәм килене Зилә белән бергә тату гомер кичерә. Фәридә апа язмышыннан канәгать, үткәне авыр булса да, бүгенге көндә ул бик бәхетле. Балаларын,10 оныгын һәм 10 турунын рухи яктан тәрбияли. Аларның уңышларына сөенеп яши. Фәридә Ихсан кызы Талач авылының ак әбисе. Ул үзенең эшсөючәнлеге, рух ныклылыгы, тормышка карашы белән авылдашларының абруен яулаган. Олы яшьтә булуына карамастан, ураза тота, Коръән укый.

Фәридә Ихсан кызын күркәм юбилее белән район Хакимияте башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйков, Бүреказган авыл биләмәсе башлыгы Ф.Б.Солтанов котлады.

Фәридә апа! Сәламәтлегегез какшамасын, тормышка булган сөюегез, дәртегез беркайчан да сүрелмәсен, ә янәшәгездәге якын кешеләрегез сезне игътибары һәм назы белән һәрчак иркәләп торсын.

Ф.БОГДАНОВА,
Бүреказган авыл биләмәсе Советының эшләр идарәчесе.
З. РӘХМӘТУЛЛИНА фотосы.

Читайте нас: