Хәзер замана башка, ләкин гаилә кыйммәтләре мәңгелек. Хезмәт сөю, ихтирам, сәламәт тормыш алып бару – бу төп һәм ышанычлы юлдашлар, Кантюковлар моңа ихлас инана. Аларның бердәм гаилә тормышы да шул турыда сөйли. Алар икесе дә ишле гаиләләрдә туып үскән, Мөдәрис Сабир улы – Кантюковкада, Фәтхия Ситдыйк кызы – Аллагуватта. Мәктәпне тәмамлау белән (7 нче сыйныфны) колхозда эшләгәннәр, ачлыгын да, ялангачлыгын да күргәннәр, авыр крестьян хезмәтен үз иңнәрендә татып үскәннәр. 1960 елда өйләнешәләр. Мөдәрис кәләшен үзләренең ишле гаиләсенә алып кайта, олырак апа-абыйлары башка чыккан була, ләкин аннан кечерәкләр (әниләренең 7 баласы була) әле өйдә яшәгән була. Тату яшиләр, үпкәләшкән, ачуланышкан чаклар булмый. Аның кайгысы да булмый – бар да эшли, кемдер колхозда, кемдер өйдә – барысына да эш җитә. Телевизор да, Интернет та булмый, әмма буш вакытларын кызыклы итеп үткәргәннәр...