Армиядә алган чыныгуы да ярап кала, аны ул университетка кадәр үткән була. Өлкән сержант Сафуганов бүлек командиры вазыйфасында хезмәт итә, аннары взвод командиры ярдәмчесе була. Армиядә ул чыныга, көчле рухлы булырга, үз көченә ышанырга өйрәнә. Шуңа да директор Сафуганов җиң сызганып эшкә тотына, проблемаларны хәл итү җаен эзләргә керешә. Эшне котельныйдан башлый, чөнки анда хәл бик кискен була. Казанны, насосларны алмаштырырга туры килә. Аннары директор ихаталарны яңарта. Чиратта барлык корылмалары белән хәрби шәһәрчекне, аннары кораллар бүлмәсен, башлангыч хәрби әзерлек кабинетын барлык кирәк-яраклар белән җиһазлау эшләре тора.
Проблемаларга карамастан, мәктәпнең матди базасы яхшы иде, дип саный Ринат Солтан улы, әмма белем бирү учреждениесенең бинасы заманча таләпләргә туры килми. Гел генә тишек-тошыкларны ямап булмый бит инде! Яңа мәктәп төзелә башлавы гына бераз тынычландыра. Иске мәктәпне ремонтлау эшләре белән бергә Сафугановка яңа бина төзелеше белән дә шөгыльләнергә туры килә. Аны ачу тантанасы 1986 елның 1 сентябрендә була,ә иске мәктәптән рәсми рәвештә тәүге чиректән соң, яңа җиһазлар урнаштырылгач кына күчәләр.
Хуҗалык, оештыру мәсьәләләрен хәл итә-итә ун ел гомер үтеп китә. Шулай итеп, директор үзенең яраткан математика укыту эшенә башы-аягы белән “чума” алмый.