Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
3 февраль 2020, 15:45

АЛТЫН ТУЙ – БӘХЕТ ЙОМГАГЫ

Һәр гаиләнең үз язмышы, үз тормышы, үз шатлыгы һәм кайгысы. Әмма шушы көннәрдә районыбызда яшәүче ике гаиләне берләштерүче сәбәп бар. Отрадовка авылында гомер итүче бәхетле парлар Әминә Рәҗәп кызы һәм Тәлгать Муса улы Нәфыйковлар, шулай ук Минира Хәлфетдин кызы һәм Фәрит Гайнислам улы Насыйровлар алтын туйларын бәйрәм итә.“Мондый тату һәм нык гаиләләр – җәмгыять тоткасы, бу исә районыбызның һәм илебезнең үсешенә, уңышка ирешүенә нигез дигән сүз. Сезгә изгелек, тынычлык, иминлек һәм сәламәтлек телим. Бер-берегезне аңлап яшәгез, җаныгыз тыныч булсын. Муллык һәм рухи байлыктан, бәхеттән, татулыктан Ходай Тәгалә аермасын Сезне! Якын кешеләрегез, гаиләгез һәрчак яныгызда булсын!”, - дигән теләкләр белән мөрәҗәгать итте юбилярларга район Хакимият башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйков. Шулай ук Стәрлетамак районы ЗАГС бүлеге начальнигы Г.Р.Дәүләткирәева аларны Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.Ф.Хәбиров исеменнән котлады. Отрадовка авыл Советы хакимияте башлыгы Д.В.Ишморатов та тантана хуҗаларына изге һәм җылы теләкләрен җиткерде.Дистәләгән еллар буе бергә тату гомер кичергән парларга игътибар күрсәтү безнең районда матур йолага әверелде. Өлкәннәрне хөрмәтләү һәм гаиләләргә ярдәм итү – менә ул сәламәт җәмгыятьнең ике тоткасы. Ныклы гаилә – көчле ил, ә бәхетле парлар – сәламәт милләт нигезе.Р.ГЫЙЗЗӘТОВ.Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Һәр гаиләнең үз язмышы, үз тормышы, үз шатлыгы һәм кайгысы. Әмма шушы көннәрдә районыбызда яшәүче ике гаиләне берләштерүче сәбәп бар. Отрадовка авылында гомер итүче бәхетле парлар Әминә Рәҗәп кызы һәм Тәлгать Муса улы Нәфыйковлар, шулай ук Минира Хәлфетдин кызы һәм Фәрит Гайнислам улы Насыйровлар алтын туйларын бәйрәм итә.

“Мондый тату һәм нык гаиләләр – җәмгыять тоткасы, бу исә районыбызның һәм илебезнең үсешенә, уңышка ирешүенә нигез дигән сүз. Сезгә изгелек, тынычлык, иминлек һәм сәламәтлек телим. Бер-берегезне аңлап яшәгез, җаныгыз тыныч булсын. Муллык һәм рухи байлыктан, бәхеттән, татулыктан Ходай Тәгалә аермасын Сезне! Якын кешеләрегез, гаиләгез һәрчак яныгызда булсын!”, - дигән теләкләр белән мөрәҗәгать итте юбилярларга район Хакимият башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйков. Шулай ук Стәрлетамак районы ЗАГС бүлеге начальнигы Г.Р.Дәүләткирәева аларны Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.Ф.Хәбиров исеменнән котлады. Отрадовка авыл Советы хакимияте башлыгы Д.В.Ишморатов та тантана хуҗаларына изге һәм җылы теләкләрен җиткерде.

Дистәләгән еллар буе бергә тату гомер кичергән парларга игътибар күрсәтү безнең районда матур йолага әверелде. Өлкәннәрне хөрмәтләү һәм гаиләләргә ярдәм итү – менә ул сәламәт җәмгыятьнең ике тоткасы. Ныклы гаилә – көчле ил, ә бәхетле парлар – сәламәт милләт нигезе.

Р.ГЫЙЗЗӘТОВ.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: