Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
3 февраль 2020, 11:15

«КҮРШЕ ХАКЫ – ТӘҢРЕ ХАКЫ»

“Авыл тормышы” район гәзитен укучыларны бер күршем белән таныштырасым килә. Борынгылар “Күрше хакы – тәңре хакы” дигән. Өй салса да, сатып алса да : “Күршесе кем?” дип кызыксынганнар. Күршеләр белән шатлыкны да, кайгыны да уртаклашып яшисең, чөнки алар һәрчак янәшәдә. Иртә таңда күршеңнең тәрәзәсендә уты кабынса да җанга рәхәт булып китә. Без дә күршебездән бик уңдык.

“Авыл тормышы” район гәзитен укучыларны бер күршем белән таныштырасым килә. Борынгылар “Күрше хакы – тәңре хакы” дигән. Өй салса да, сатып алса да : “Күршесе кем?” дип кызыксынганнар. Күршеләр белән шатлыкны да, кайгыны да уртаклашып яшисең, чөнки алар һәрчак янәшәдә. Иртә таңда күршеңнең тәрәзәсендә уты кабынса да җанга рәхәт булып китә. Без дә күршебездән бик уңдык. Безнең күршебез Әлфия Әхтәм кызы Садыйкова. Әлфия кешелекле, ярдәмчел, итәгатьле. Инде 35 ел ул Бүреказган авылы фельдшер-акушерлык пунктында фельдшер булып эшли. Якты, җылы, иркен бинада урнашкан ФАП заман таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазландырылган: пластик тәрәзәләр, яңа ишек. 2020 елда аның түбәсен ремонтлау планлаштырылган. Бу эшләрне башкару өчен Әлфиягә бик күп йөрергә туры килә. Ә төп эше аның – кешеләр сәламәтлеген кайгырту. Гриппка каршы прививкасын да эшли, халыкка флюорография үткәрүне дә оештыра, балалар бакчасында, мәктәптә балаларны даими тикшереп тора, яңа туган сабыйларга патронаж ясый. “Безнең доктор” диләр аның турында. Әлфия Әхтәм кызы барына да өлгерә, чөнки эшен бик ярата. “Мин балачактан ак халат кияргә, табиб булырга хыялландым”, – ди ул. Мәктәпне тәмамлагач бу хыялы аны Стәрлетамак медицина училищесына алып килә.Фельдшер дипломы алгач туган авылы Бүреказганга эшкә кайта. Һөнәри осталыгын даими арттыра, быел да Уфада белемен камиллаштырып кайтты.

–Без тормышыбызны Әлфиядән башка күз алдына да китермибез, ди авыл халкы аны яратып. Чир исә вакытка карап тормый, төнләме, көндезме. Кайчан гына мөрәҗәгать итсәләр дә Әлфия ярдәмгә ашыга. Аңа төнлә авылның бер башыннан икенче башына җәяү авыру янына барырга да туры килә, өендә кабул иткән чаклар да була. Капка төпләреннән машина өзелми диярлек, кемгә уколын кадый, кемгә киңәшен бирә. Халыкка бик кирәкле кеше ул.

Тырыш хезмәте өчен 2019 елда Әлфия Әхтәм кызы БР Саулык саклау министрлыгы Мактау грамотасына лаек булды. Һәрчак көләч йөзле, уңган, тырыш Әлфия тормыш иптәше Ришат белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Альбина – биолог. Стәрлетамак шәһәре кан җибәрү станциясендә эшли. Уллары Рөстәм хәрби һөнәрен сайлаган. Балалары да үзләренә ошап тырышлар.

Әлфия, сине юбилеең белән котлыйбыз! Озын гомер, исәнлек-саулык телибез. Һәрчак шулай шат, көләч йөзле булып яшә дә яшә, безне шатланырып эшлә дә эшлә эле!

Күршеләре исеменнән М.ШӘЙГАНОВА.

Читайте нас: