Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
4 февраль 2020, 12:05

КОЛХОЗ РӘИСЕ ТУРЫНДА СҮЗ

Стәрлетамак районында туып үскән Мудрый Александр Максимович каһәрле Бөек Ватан сугышының утлы яу кырларын үткән кеше. Җиңү яулап туган якларына кайткач ул бар гомерен районның авыл хуҗалыгы тармагына багышлый.

Стәрлетамак районында туып үскән Мудрый Александр Максимович каһәрле Бөек Ватан сугышының утлы яу кырларын үткән кеше. Җиңү яулап туган якларына кайткач ул бар гомерен районның авыл хуҗалыгы тармагына багышлый.
А.М.Мудрый 1924 елда Полтавка (әле Золотоношка) авылында ишле крестьян гаиләсендә дөньяга килә, гаиләдә ул тугыз баланың иң кечесе була. Балачактан эшкә өйрәнеп үскән малай 1937 елда Золотоношка җидееллык мәктәбен тәмамлау белән колхозда эшли башлый. Шул чактан ук җир эшен ошаткан, күрәсең. Үсмер чакта сабан артында йөргәндә үк аның крестьяннарча хуҗалык сәләте ныгый башлый.
Озак та үтми Бөек Ватан сугышы башлана. Баштарак олы абыйлары сугышка китә, аннары 1942 елда Александр Максимовичка да чират җитә. Ул элемтәче була, фронт юлларыннан күп чакрымнар үтә. Сугыш елларында күрсәткән батырлыклары өчен ул “Кыюлык өчен”, “Хәрби хезмәтләре өчен”, “Белградны азат иткән өчен”, “Венаны алган өчен”, “Будапештны алган өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнә.
Александр Максимовичның сугыш бетеп күп еллар узгач та хәрби иптәшләре белән элемтәсен өзмәвен, хатлашып торуын, полкташлары белән очрашуларга барганын искә алды кызы Нина Александровна. Сугыштан соң туган якларына кайтып Александр Максимович башкалар белән беррәттән тыныч тормыш төзи башлый. Фронтовик буларак, аңа җаваплы эшләрне ышанып тапшыралар. Баштарак Шевченко исемендәге колхозда сарыкчылык фермасы мөдире була, аннары бер чорда хәзерләүләр инспекторы булып эшләп ала, Золотоношкада дуңгызчылык фермасы мөдире дә, кырчылык бригадасы бригадиры да, колхозның партоешмасы секретаре дә була ул. Кайда гына эшләмәсен йөкләтелгән эшкә намуслы, җаваплы карашы белән аерылып тора.
1965 елда Александр Максимовичны Фрунзе исемендәге колхоз рәисе итеп тәгаенлиләр. Шул вакыттан алып аның бар гомере шушы колхозга бәйле була. Бу җаваплы, күп көч һәм тырышлык таләп иткән әлеге эштә ул 1984 елда лаеклы ялга чыкканчы эшли.
А.М.Мудрый авыл хуҗалыгы производствосын оста оештыручы һәм производство бурычларын уңышлы хәл итү өчен тырышкан хезмәт коллективын оештыра һәм берләштерә алган компетентлы җитәкче була. Кадрлар сайлауга ул бик җентекле караган, үз эшен җиренә җиткереп башкараган кешеләрне яраткан. Ул чакта районда беренчеләрдән булып югары белемле төп белгечләр туплый алган. Үзенә университетларда укырга туры килми, әмма үз өстендә күп эшли, авыл хуҗалыгы институтында квалификацияне арттыру курсларында укый, иң мөһиме, бай тормыш тәҗрибәсе, көчле тоемлавы һәм оста хуҗалыкчы була.
Аның белән бергә эшләү бәхете тигән кешеләр аның намуслы, эшлекле булуын әйтә. Оештыру, кешеләр белән уртак тел таба белү сәләте үзенең җимешләрен бирми калмый. А.М.Мудрыйның оста җитәкчелеге астында хуҗалык эшчәннәре яхшы күрсәткечләргә ирешә, моңа хуҗалыкның яхшы матди-техник базасы да булышлык итә, яңа хуҗалык объектлары төзелә, машина-трактор паркы яңартыла. Зур дуңгызчылык комплексы сафка керә, тиздән колхоз ит җитештерү буенча районда алдынгы урыннарны били.
Колхоз җитәкчелеге социаль өлкәгә һәм торак төзелешенә аерым игътибар бирә. А.М. Мудрый эшләгән чорда Төрешледә мәктәп, балалар бакчасы (әлеге вакытта анда балалар спорт мәктәбе), идарә бинасы, мәдәният йорты төзелә, алар әле дә кешеләргә хезмәт итүен дәвам итә, Яшьләр урамында торак йортлар салына.
Эшләгән чорында А.М.Мудрый сугышта алган бүләкләренә өстәп ике “Почёт билгесе” ордены, бик күп медальләр һәм Мактау грамотлары белән бүләкләнә, алар арасында БАССР Югары Советы Президиумыннан да Мактау грамотасы бар.
“Еш кына әти эшкә иртә таңнан китә, караңгы төшкәч кенә кайта торган иде. Урак чорында аеруча сирәк күрешә идек аның белән. Бар булмышын эшенә багышлады, дип искә ала кызы Нина Александровна, гаилә альбомыннан фотолар күрсәтеп. ­– Таләпчән, әмма гадел булды. Бар җирдә: эшендә дә, өйдә дә тәртип яратты”.
Гаиләсе аның ышанычлы тылы була. Тормыш иптәше Ульяна Марковна белән Александр Максимович ярты гасыр иңне-иңгә терәп бәхетле гомер итә. Тугры тормыш юлдашы иренең тынгысыз эшенә аңлап карый һәм бар яклап та аңа ярдәм итәргә тырыша, балалары өчен хәстәрлекле әни була. Алар ике ул һәм ике кыз тәрбияләп үстереп олы тормыш юлына чыгара.
Александр Максимович лаеклы ялга чыккач та кешеләргә файдалы булып калырга тырыша һәм берничә ел авылның ветераннар советын җитәкли. Саулыгы сынатмаса, арытабан да дәвам иткән булыр иде, мөгаен.
3 февральдә А.М.Мудрыйга 96 яшь тулган булыр иде. Ул 1998 елның 3 мартында бакыйлыкка күчә. Әмма эше, авыл хезмәтенә чиксез тугрылыгы белән җирдә якты эз калдырган Александр Максимович турында истәлек якташлары, якыннары һәм туганнары күңелендә мәңге яши.

Г.ТИМЕРБАЕВА әзерләде.

(материал гәзит архивына таянып әзерләнде).

Читайте нас: