Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
3 апрель 2020, 13:15

УҢГАННАРГА ҖИЛ УҢАЙ

Бүген безнең илдә эшкуарлык үзенең урынын тапты һәм заманча икътисадның иң мөһим нигезләренең берсен тәшкил итә . Эшкуарлар товар җитештереп һәм уңайлыклар күрсәтеп, аларны анык кулланучыларына җиткереп кенә калмый, ә социаль әһәмиятле зур эш тә башкара: эш урыннары булдыра. Шундый заманча предприятиеләрнең берсе безнең Стәрлетамак районы территориясендә урнашкан.

Бүген безнең илдә эшкуарлык үзенең урынын тапты һәм заманча икътисадның иң мөһим нигезләренең берсен тәшкил итә . Эшкуарлар товар җитештереп һәм уңайлыклар күрсәтеп, аларны анык кулланучыларына җиткереп кенә калмый, ә социаль әһәмиятле зур эш тә башкара: эш урыннары булдыра. Шундый заманча предприятиеләрнең берсе безнең Стәрлетамак районы территориясендә урнашкан. Бу “Башполимерпласт” җәмгыяте. Аны, һич арттырусыз, нәтиҗәле эш үрнәге дип атарга мөмкин. Биредә цехларның зурлыгы, җиһазлар, завод биналарында һәм территориясендәге әзер изделиеләрдән гаять зур әрдәнәләр таң калдыра. Менә ичмасам завод!

Ә завод авыл һәм шәһәр халкына кирәкле бакча әйберләре, йорт хуҗаларында һәм төзелеш индустриясе предприятиеләрендә ихтыяҗ зур булган җиһазлар җитештерә. Боларны эшләгәндә кул көчен аз кулланалар: күп кенә процесслар автоматлаштырылган һәм механикалаштырылган.

Без “Башполимерпласт” җәмгыятенә нигез салучы Радик Хәйретдинов белән әңгәмәләшәбез.

- Нәкь әлеге товарларны җитештерү уе каян килде?- дип сорыйбыз аннан.

- Институт тәмамлагач мин Стәрлетамакта зур бер предприятиегә эшкә кердем. Әмма үзаллы эшләү теләге көчле булды, ирекле һәм бәйсез буласы килде. Бу мине үз эшемне ачуга этәрде.

- Куркыныч булмадымы соң? Эшкуарлык ул хәвефле эш. Биредә җаваплылык та зур. Барысын да алдан уйлап эш иткәнсездер инде.

- Әйе, шунсыз булмый. Барыннан да бигрәк үз көчеңә ышанырга, куелган максатыңа җаваплы карарга, базарны, халык ихтыяҗын өйрәнергә, сайлаган эшчәнлек төрендә товарларыңны сату һәм башкалар.

Производствоның башлангыч чорында без энем Рәхимов Илсур белән икәү 90 кв. метрлы зур булмаган бинаны арендага алдык. Анда 2 станок утыртып эшне башлап җибәрдек. Шулай итеп, 2010 елның апрелендә әлеге “Башполимерпласт” җәмгыятенә нигез салынды.

- Быел сезнең юбилей елыгыз булып чыгамыни? Җитештерелгән продукция күләменә караганда аны яхшы уңышлар белән каршылыйсыз.

- Әйе, 10 ел эчендә “Башполимерпласт” җәмгыяте предприятиесе производство цехларын, склад биналарын һәм административ-көнкүреш корпусны да үз эченә алган зур комплекска әверелде. “Башполимерпласт” җәмгыятендә фикердәшләр, эшлекле кешеләр тупланган. Алар урындагы химия һәм нефть-химия предприятиеләре калдыкларыннан кешеләргэ кирәкле әйберләр ясый. Производство цехларында 50дән ашу әзер продукция җитештерелә.

2018 ел йомгаклары буенча “Башполимерпласт” җәмгыяте предприятиесе Башкортстан Республикасында җитештерү өлкәсендә иң яхшы кече предприятие дип танылган. Бәясе һәм җитештерелгән товарның сыйфаты нисбәте нәтиҗәсендә предприятиенең продукциясенә ихтыяҗ зур. Предприятиедә җитештерелгән барлык продукция сертификацияле, ягъни аның сыйфаты Русия Федерациясе дәүләт стандартлары таләпләренә ярашлы.

Продукциянең сыйфатын кайгырту, аның тиешле нормаларга ярашлы булуы, тиз хезмәтләндерү, складларда оптимальләштерелгән ассортиментның даими булуы, инновацион технологияләр кулланып, кыска гына срокта аны җитештерү, сакчыл итеп төяп, ил буенча товарны кыска вакытта кулланучыларга илтеп җиткерү Русия товарлары һәм хезмәтләре базарында ышанычлы алга бару мөмкинлеге бирә. Шулай ук продукцияне куллану мәсьәләләрендә дә кирәкле мәгълүмати ярдәм күрсәтелә.

Биредә барыннан да бигрәк предприятие эшчәннәре турында хәстәрлек күрелә. Предприятие территориясендә зур көнкүреш бинасы бар, анда ял итү һәм өйдәгечә ашап алу өчен бүлмәләр бар. Предприятиедә ял да итә беләләр. Традиция буенча һәр елны җәй берничә көнгә эшне туктатып, коллективлары белән Башкортстан елгалары буйлап салда йөзәргә чыгып китәләр.

Шулай итеп без шундый заманча, замана белән бергә генә түгел, хәтта алдарак та атлаган коллектив белән таныштык. Мондый очрашулар күңелгә рәхәтлек бирә, иртәгәсе көнгә ышаныч, районда эшкуарлыкка өмет уята. Кече бизнесның иң авыр дип саналган юнәлешләренең берсе- производствода үзләрен таба алган яшь эшкуарларның эшлекле сыйфатлары сокланырлык. “Башполимерпласт” җәмгыятен кече бизнеска кертү дөрес тә булмас кебек: производствоны үстерү перспективалары күзгә күренеп тора, иң мөһиме, киңәер урыннары бар. Алар киләчәккә тәгаен планнар белән яши. Алар барын да булдырыр, дип ышанабыз.

Р. ИЛЬКИНА.
Ю. НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: