Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
7 апрель 2020, 18:15

“БЕЗ ТАЛАЧЛЫЛАР БИТ!”

Ирназаров Сәфиулла Сәхиулла улы 1927 елның 15 сентябрендә Талач авылында туа. Озак еллар дәвамында “Йолдыз” колхозы парторгы була. Хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалеры.

Ирназаров Сәфиулла Сәхиулла улы 1927 елның 15 сентябрендә Талач авылында туа. Озак еллар дәвамында “Йолдыз” колхозы парторгы була. Хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалеры.

1942 елда туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач Сәфиулла Ирназаров колхозда эшли башлый. Ике елдан Совет армиясенә чакырыла. Демобилизацияләнгәч туган авылы Талачка кайта. Аны бригадир итеп тәгаенлиләр. Колхоз җитәкчелегенең яшь кешене җаваплы эшкә куеп ялгышмавын вакыт күрсәтә. Сәфиулланың шәхси тормышы да яхшы була.

Ул авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганда гаиләсе була инде. Укуын тәмамлагач дипломлы белгеч бригадир вазыйфасында, хәзер инде комплекслы бригадада эшләвен дәвам итә: аның туган “Комбайн” колхозын “Искра” (Бүреказган авылы) колхозы белән берләштереп, 4 кырчылык һәм бер бакчачылык бригадасыннан бер бригада булдырыла.

1965 елның февралендә “Йолдыз” колхозы оештырыла. Аның рәисе итеп - Вәрис Хәйретдиновны, партбюро секретаре итеп Сәфиулла Ирназаровны сайлыйлар. Бу ике легендар шәхес талачлыларның уннарча елга язмышларын билгеләп, мәңгегә йөрәкләренә уелып калган.

В.Г.Хәйретдинов җитәкчелегендә “Йолдыз” колхозы хуҗалыкның яшелчәчеләр бригадасы тикшеренүләре нәтиҗәсендә барлык өч регенерациядә суган үстереп, республикада гына алдынгылыкны биләми. Суган үстерүдән Талач үсешендә яңа эра башлана, аны чын мәгънәсендә үсеш, авыл халкының тормыш кимәлен арту чоры дип атарга була.

Бу вакыт безнең идея лидеры – парторг Ирназаров Сәфиулла Сәхиулла улының исеме белән тыгыз бәйле. Партия эше аның вазыйфасы түгел, ә тормыш рәвеше була. Үзенең кешеләргә мөнәсәбәте, сөйкемлелеге, итәгатьле булуы, урыны белән шаяртып алуы, кешегә төрлечә ярдәм итәргә әзер торуы белән ул авылдашларының рухи халәтен һәм кәефен булдыра. Сәфиулла Сәхиулла улы һәрчак кешеләр арасында була.

Авылдашлары арасында сәяси агарту эшен оештыручылардан да районда беренчеләрдән була ул. Һәр атнаны даими лекцияләр укыйлар. Парторг Ирназаровның эше моның белән генә чикләнми. Барлык әхлакый-тәрбия, җәмәгать эше аның аша үтә. Районда беренчеләрдән булып Талачта хатын-кызлар советы оештырыла, анда ветераннар да, яшьләр дә катнаша.

Гаиләдә ирләре эчкән, тавыш чыгарган хатын-кызлар киңәш, ярдәм сорап Сәфиулла Сәхиулла улына мөрәҗәгать иткән. Парторгның аларга карата административ йогынтысы булмаган. Ул үгетли, ышанычлы итеп сөйләшә белгән. Һәм моның ярдәме тими калмаган.

“Без талачлылар бит!” – ваемсызларны оялтырга, яшьләрне дәртләндерергә кирәк чакта аның еш кулланган сүзе була. Ул әйткәндә бу сүзләр аеруча әһәмиятле яңгырый.

Бүген идеология дошманнары безнең үткәннәргә, коммунистлар партиясенә кара ягарга тырыша. КПССның югары партия власте эшелоннарында хаталар да булгандыр, мөгаен. Әмма урыннарда парторгларның күбесе кешеләр мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәгән. Ирназаров Сәфиулла Сәхиулла улы моңа ачык мисал. Ул байлык тупламаган, хан сарайлары да салып кермәгән. Үзенең намуслы, итәгатьле, кешелекле булуы белән авылдашларының ышанычын яулаган.

Ә.НИГЪМӘТУЛЛИНА, авыл хәбәрчесе.

Материал Әхмәт Әһлиуллинның “Талач” китабына нигезләнеп әзерләнде.

Читайте нас: