Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
10 апрель 2020, 17:30

АВЫЛЛАРЫБЫЗДА ШУНДЫЙ ХАТЫН-КЫЗЛАР БАР

Тарихны кешеләр яза. Стәрлетамак районы тарихы да моңа искәрмә түгел. 90 ел дәвамында анда яшәүчеләр үзләренең көндәлек хезмәте белән туган якның үсешенә өлеш керткән. Мактауга һәм бүләкләүгә лаек бу кешеләр үзләренең язмышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләгән, гомерләренең күп өлешен шушы эшкә багышлаган.

Тарихны кешеләр яза. Стәрлетамак районы тарихы да моңа искәрмә түгел. 90 ел дәвамында анда яшәүчеләр үзләренең көндәлек хезмәте белән туган якның үсешенә өлеш керткән. Мактауга һәм бүләкләүгә лаек бу кешеләр үзләренең язмышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләгән, гомерләренең күп өлешен шушы эшкә багышлаган.

Быел апрель аенда СССР чорында Ленин ордены булдырылганга 90 ел тула. Илдә барлыгы 20 югары дәүләт наградасы билгеләнгән, аларны хезмәти эшчәнлектәге һәм җәмгыять алдындагы казанышлар өчен биргәннәр. Алар исәбендә Кызыл Байрак (1924), Хезмәт Кызыл Байрак (1928), Кызыл Йолдыз (1930), “Почет билгесе” (1935), Хезмәт Даны орденнары. 1967 елда кертелгән Октябрь революциясе ордены әһәмияте буенча Ленин орденыннан кала икенче дәүләт наградасы булып тора.

Район энциклопедиясе битләрен актарып, шуңа игътибар иттем, ир-атлар, данлыклы механизаторлар, терлекчеләр, авыл хуҗалыгы производствосы оештыручылары белән беррәттән фидакарь хезмәтләре өчен СССРның югары наградалары белән безнең гүзәл хатын-кызларыбыз – савучылар, дуңгыз, бозау караучылар, ферма мөдирләре дә бүләкләнгән. Алар арасында Сания Мәндән кызы Ишмөхәммәтова, Минҗиһан Ягъфәр кызы Таипова, Пелагея Андреевна Федорова, Анастасия Семеновна Яковлева, Валентина Егоровна Шевернева, Александра Степановна Дмитриева, Клавдия Васильевна Никитина, Прасковья Ивановна Грубина, Азыя Шәрәфетдин кызы Яппарова һәм башкалар лаеклы урын били. Узган гасырның 60-70 елларында аларның исемнәре туган хуҗалыкларыннан читтә дә билгеле була, ә портретлары гәзит битеннән, иң яхшы эшчеләр, авыл хуҗалыгы производствосы алдынгылары турындагы стендтан төшми. Данлыклы эшчеләр тантаналы чараларда, югары җыелышлар президиумында дәрәҗәле кунакларның алгы рәтендә була. Аларның эш тәҗрибәсе районда гына түгел, ә республика буенча да киң кулланыла.

Югары мактауларга, халык арасында дан яулауга карамастан, Ленин һәм Октябрь революциясе ордены кавалерлары булган хатын-кызлар тыйнак эшчеләр, яраткан әни һәм тормыш иптәше, кайгыртучан картәни булып кала.

Очрашуларда еш кына алар адресына бер сорау яңгырый: югары дәүләт наградаларына лаек булырлык уңышларга ничек ирешергә була? Алар әйтүенчә, моның бер сере дә юк. Барысы да ватан хакына хезмәт итү теләгенә, үз эшеңне башкалардан яхшырак башкарырга омтылуга бәйле.

Сер түгел, авыл хуҗалыгында эшләве авыр булды һәм бу шулай булып кала да. Сугыштан соңгы чорда хуҗалыкны тергезү озак елларга сузылды. Бу вакытта колхозларда кул хезмәте өстен була. Басу-кырларга, фермага механикалаштыру соңрак килә, ул чакта да авыл халкына күп очракта үз көченә һәм уңган кулларына таянырга туры килә. Безнең савучылар, мәсәлән, таң әтәчләре белән бергә йокыдан торып, яктырмас борын иртәнге савымга юл тота. Яңгыр да, кар да, үтә алмаслык юллар да аларга киртә булмый, бит чуаркайлар көтеп тора алмый, дуңгызларны, бозауларны да вакытында ашатырга кирәк. Өйләренә караңгы төшкәч кенә кайталар, йорт мәшәкатьләре, балалар турында хәстәрлек – аларны ашату, әзерләү, мәктәпкә озату да хатын-кызлар иңенә төшә.

Бүген безнең тормышта күп нәрсәләр үзгәрде. Фермада эш шартлары да икенче хәзер. Савучылар да башкача атала – машина блән сыер саву операторлары Әмма, күп еллар элекке кебек үк, авыл тормышы авыл халкының җиргә сакчыл карашына, аларның тырышлыгына һәм эш сөючәнлегенә бәйле.

Авыл хуҗалыгы производствосының алдынгы эшчесе, тыл эшчәне Грубина Прасковья Ивановнага район энциклопедиясендә кечкенә мәкалә бүленгән. 1925 елның сентябрендә Стәрлетамак кантонының Дубниковский поселогында туган. Сугышка кадәр үк колхозда эшли башлаган. “Әтием белән үсмер чактан көлтә бәйләргә йөрдем, - дип искә ала бүген ветеран, - ир-егетләр белән аларны арбага төйи идек. Игеннәрне, печәнне урак белән урабыз. Гаиләдә мин олы бала идем. Сөрдек, атларда тырматтык, кайвакыт үзебез арбага җигелеп тарта идек”.

Сугыш чорында тылда эшче куллар җитешми, 1943 елда Прасковьяны тракторчылар курсларына укырга җибәрәләр. Ул эшләгән беренче трактор корыч тәгәрмәчле “СТЗ” була. Көч җитми, бервакыт тракторны ремонтлаганда кулын имгәтә, башкача тракторга утырырга

базнат итми – хисапчы була, урман хәзерләүдә, чөгендер утауда катнаша. Аның тырыш һәм оештыру сәләте булуын күреп, 1960 елда “Труд” колхозына комплекслы бригада бригадиры итеп тәгаенлиләр. Бу вазыйфада 16 ел эшли, бу чорда бригада югары уңышы белән аерылып тора. Фидакарь хезмәте өчен 1966 елда П.И.Грубинага Хезмәт Кызыл байрак, 1971 елда Октябрь революциясе орденнары бирелә. Үзенең беренче наградасын исә кыз 1947 елда ала – бу “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медале була.

1978-2005 елларда Прасковья Ивановна Талалаевка дуңгызчылык фермасына җитәкчелек итә, биредә дуңгызлар балалату һәм аларның баш санын саклап калу буенча югары күрсәткечләргә ирешеп, намуслы хезмәт сала. 80 яшендә пенсиягә чыга, шуңа кадәр колхозда булыша, урак чорында ындыр табагы мөдире була.

Прасковья Ивановнаның ире, Михаил Михайлович беренче Украин фронты составында сугыша, сугышчан наградалары бар. Сугыштан соң колхозда су ташучы, ат караучы булып эшли. Алар 5 бала тәрбияләп үстерә.

Бүген Прасковья Ивановнага 94 яшь, ул Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, хезмәт ветераны, 2002 елда аңа Стәрлетамак районы Почетлы гражданины исеме бирелә. Әби кече кызында Стәрлетамакта яши, аның 9 оныгы, 17 туруны һәм турунының да бер баласы бар. Туган Талалаевкасына кайту өчен түземсезләнеп җәйне көтә. Шәһәрдә эшсез утыру күңелсез, авылда тын алулары да иркен, ди ул.

Е.СПЕВАК.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: