Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
17 апрель 2020, 18:20

БЕР ГАСЫР АРТТА КАЛДЫ!

Моннан 100 ел элек, 15 апрельдә Латыйп авылында яшәүче Халидә Миңнеәхмәт кызы Салихова дөньяга килгән. Аны шәхсән котларга барырга без базнат итмәдек – коронавирус таралу куркынычы бүген өлкән кешеләр белән якыннан аралашырга мөмкинлек бирми.

Моннан 100 ел элек, 15 апрельдә Латыйп авылында яшәүче Халидә Миңнеәхмәт кызы Салихова дөньяга килгән. Аны шәхсән котларга барырга без базнат итмәдек – коронавирус таралу куркынычы бүген өлкән кешеләр белән якыннан аралашырга мөмкинлек бирми. Әмма шундый истәлекле көндә тыл эшчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны ялгыз түгел иде - якын кешеләре һәрчак аның янында, ә Максимовка авыл Советы биләмәсе башлыгы С.П.Зайцев юбилярны авылдашлары исеменнен чын күңелдән кайнар котлады. Халидә Миңнеәхмәт кызына бүләкләр һәм чәчәкләр белән бергә район җитәкчелеге, ветераннар советы, шулай ук президент Путинның котлауларын да тапшырдылар: «...Без Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары аша үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Сез уртак Җиңүгә бәһасез өлеш керттегез. Бу тиңдәшсез батырлык гасырлар буена сакланачак һәм һәрвакыт патриотизм, әхлаклылык һәм бурычка тугрылык үрнәге булып торачак. Сезгә корычтай сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр телим…»» – диелә хатта. Ни дисәң дә, Халидә апаның тормыш юлы җиңелдән булмаган, бу гасыр эчендә бик күп сынаулар аша үтәргә туры килгән аңа – ачлык-ялангачлыкны да, көч җитмәстәй хезмәтне дә, сугыш авырлыгын да, якын кешеләрен югалту ачысын да татыган ул. Әмма бу мораль һәм физик авырлыклар аның тормышка булган мәхәббәтен, иртәгәсе көнгә ышанычын ныгыткан гына шикелле. Сугыш вакытында Мәскәү өлкәсендә торф чыгару эшләрендә көч түккән кечкенә Бүреказган авылы кызы совет халкының каһәрле фашистларны җиңүенә һәм кешеләрнең тыныч һәм бәхетле яшәячәгенә өметен өзми. Булачак ире Салихов Әхмәт тумышы белән Гафури районыннан. Сугышта катнаша, 1943 елда яраланып, демобилизацияләнә, ике елдан соң Халидә белән Әхмәт очрашып, өйләнешәләр. Киров исемендәге колхозда (ул елларда Латыйп шундый колхоз булган, соңыннан аны Жданов исемендәге колхозга кушалар) эшлиләр, Әхмәт аның рәисе була, ә Халидә сарыкчылык фермасында тир түгә. Алар 50 елга якын бәхетле гомер кичергән, җиде бала тәрбияләп үстергән. 1994 елда ире вафат булган, ә Ходай Тәгалә аңа алга таба яшәргә әмер биргән…

- Безнең картәни игелекле һәм ихлас кеше, - дип уртаклашты оныгы Альберт Салихов. – Ул үз холкы белән тирә-юньдәгеләргә яктылык һәм игелек чәчә кебек. Тормыштан зарланырга күнекмәгән, әле булса өйдә мөстәкыйль яши. Балаларыннан ике улы гына исән, аның каравы оныклары Һәм оныкчыклары бихисап. Аның әйтүенчә, алар аның иң зур байлыгы. Без картәниебезне яратабыз, аралашырга һәм ярдәм итәргә килеп йөрибез, онытмыйбыз.

Язмыш белән бәхәсләшеп булмый. Кешегә күпме язылган, шуның кадәре яши. Халидә Миңнеәхмәт кызы Салихова йөз яшьлек чикне узып китте. Мондый озын гомерле кешеләр илебез горурлыгы һәм байлыгы булып тора. Латыйп авылында яшәүче юбилярның туганнары һәм авылдашлары горурлана ала: алар янәшәсендә, чын мәгънәсендә, үзендә ныклылык, хезмәт сөючәнлек, оптимизм һәм кешеләргә карата зур мәхәббәт запасын саклый алган риваять кеше яши.

Л.ПЫЛАЕВА.

Читайте нас: