Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
17 апрель 2020, 17:30

“КУЛ КУШЫРЫП УТЫРУ – МИҢА ХАС ТҮГЕЛ!”

Арабызда шундый затлар бар, аларны: “Бәйрәм тудыручы кешеләр” дип атыйлар. Андыйлар бик актив, дәртле, инициативалы була. Алар һәр көнне бәйрәмгә әверелдерергә сәләтле.Менә шушы сүзләр минем мәкалә героем – Төрешле авылыннан Таңчулпан Бәйрәмгулованы ачык тасвирлый. Илебез өченче атна инде үзизоляциядә яши. Ә менә Таңчулпан кебек кешеләр аркасында авыл халкының боегып утырырга вакыты юк, алар яраткан эшләре белән шөгыльләнә.БӘЙРӘМ ТУДЫРУЧЫ КЕШЕЛӘРМәкалә героем балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли. Сабыйлар белән белем бирү программасы кысаларында гына түгел, ә аннан тыш та шөгыльләнә. Таңчулпан мәктәпкәчә балалар өчен “Чулпылар” вокал коллективы оештырган. Өстәвенә аларны башкорт теленә дә өйрәтә. Аңа ул халык эпослары, әкиятләре, уеннары, җырлары аша сабыйларны башкорт халкының мәдәнияте һәм көнкүреше белән таныштыру нәтиҗәсендә ирешә. Балаларга бик ошый. Башкортстан Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан төзелгән башкорт музеенда алар теләп шөгыльләнә. Быел хәрби дан музее да барлыкка килде.Дәресләр үзизоляция көннәрендә дә дәвам итә. Таңчулпан сабыйлар белән дистанцион аралашуга күчте. Әлбәттә, аңа бу эшендә балаларның әти-әниләре, әбиләре ярдәм итә. Әйе, әйе, аптырамагыз. Алар аның беренче ярдәмчеләре. Музыка җитәкчесе алар белән дә аерым дәресләр үткәрүен дәвам итә.Эш шунда ки, бер ел элек Таңчулпан Төрешледә яшәүче өлкән буын кешеләре өчен “Чулпан” башкорт фольклор ансамбле төзегән. Үзенең өлкән артистларына, алар арасында пенсия яшендәгеләр дә бар, ул атнасына ике тапкыр милли ризыклар пешерү буенча биремнәр бирә. Аннары вокалчылар аларны дистанцион рәвештә күрсәтә.“Өлкәннәр өчен әле икеләтә авыр: урамда йөрүләр чикләнгән. Буыннар бәйләнешен, туган тел һәм мәдәният белән бәйлелекне югалтмас һәм көннәрне ямьләр өчен үзизоляция шартларында төрле мөмкинлекләрне эзләргә кирәк. Безнең Ак әбиләр бик актив, алар балаларына оныкларын карарга ярдәм итә, бит үзизолция вакытына күпләр сабыйларын авылга кайтарды. Һәм менә картәниләр оныкларын төрле милли ризыклар белән сыйлый, бергәләп кыстыбый, вак-бәлеш пешерә, туган телдә әкиятләр укый, милли костюмнар киеп, бишек җырлары җырлый, - ди Таңчулпан.Ә ничек соң репетицияләр, дип сорарсыз? Алар да дистанцион үтә.Үзенең һөнәри мәшгульлеге, гаиләсе турындагы хәстәрлеге өстенә Таңчулпан конкурсларда катнашырга да вакыт таба, бу чараларга ул үзенең якыннарын да җәлеп итә. Әлбәттә, алар виртуаль рәвештә үтә, шуңа карамастан бик кызыклы һәм креатив килеп чыга. Менә, мәсәлән, март азагында ул “ВКонтакте” социаль челтәрендә милли костюмдагы матур фотосын урнаштырды.Әйдәгез, Таңчулпанның үзен тыңлыйк: “Милли костюм” флешмобы турында ишеткәч, мин дә катнашырга булдым! Бу бит балалар белән аралашу, үзебезнең юрматы ыруы турында сөйләү, халкыбызның мәдәнияте хакында күбрәк белү һәм вакытны күңелле уздыру (#времяспользой) өчен янә бер яхшы сәбәп! Монда “костюмның матур утыруы” түгел, ә үзеңнең тамырларың турында белү мөһим. Бит үткәннәрдән башка киләчәк булмый! Бу эшкә иҗади карарга тырыштым, ничек килеп чыккандыр – анысын үзегез бәяләрсез”.Әгәр ул фотоны әле күрмәгән булсагыз аның битенә кереп карагыз. Карадыгызмы? Бик шәп килеп чыккан бит, шулаймы?! Чын башкорт кызы!Мәкалә героемның башка талантлары да бар. Билгеле булуынча, районда “Иң иҗади гаилә” конкурсы дәвам итә. Бәйрәмгуловлар да анда катнаша. “ВКонтакте” социаль челтәрендә урнаштырылган видеоязма буенча аларның иҗатына бәя биререгә була: Төрешле авылыннан балалар бакчасы музыка җитәкчесе, Стәрлетамак районы башкортлары Корылтае әгъзасы Таңчулпан Бәйрәмгулова үзенең балаларына “Урал батыр” эпосын сөйли һәм бишек җырын җырлый.Барысы да яхшылап уйланылган һәм йөрәккә үтеп керердәй итеп эшләнгән.Элек мин Таңчулпанның үзе генә җырлавын ишеткәнем юк иде, аны бары тик ансамбль составында гына күргәнем булды. Ничек моңлы аның тавышы! Үзе дә бик чибәр ул!Шул моңлы тавышы, гүзәллеге белән ул үзенең булачак тормыш иптәшен яулаган да инде.МӘХӘББӘТ ТАРИХЫМатур, хисле тарихлар турындагы китап укыганда яки фильм караганда без, мәхәббәт өчен башка сыймаслык гамәлләр кылучы геройлар бары тик авторның бай фантазиясе аркасында гына яисә әкияттә генә була дип уйлыйбыз. Әмма минем мәкалә героем һәм аның тормыш иптәше белән танышуы, мөнәсәбәтләренең үсеше моңа ышанырга мәҗбүр итә: бак дисәң әкияти тарихлар тормышта да була икән!Таңчулпан бәләкәйдән җырларга яраткан һәм музыкага укырга теләгән. Шуңа күрә 9 нчы сыйныфны тәмамлау белән ул туган авылы Әбделмәмбәттән (Бөрҗәнрайоны) Уфага юл тота. 2 санлы педагогия колледжының музыка бүлегенә укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Баянда, фортепианода уйнарга, дирижёрлык итәргә һәм вокалга өйрәнә. Икенче курста студентлар Уфа шәһәрендәге балалар бакчаларында, мәктәпләрдә практика үтә башлый.“Укуы бик авыр иде, - дип искә ала Таңчулпан. – Иртән – гомум белем бирү, төштән соң музыка предметлары буенча дәресләр үтә иде. Укудан соң практикага барабыз. Ә баянның авырлыгы... Шундый чаклар да булды, уйнарга утырасың, ә күздән үзеннән-үзе яшь ага. Теоретик дәресләргә дә әзерләнергә кирәк бит әле. Җәйге каникуллар вакытында балалар савыктыру лагерьләрендә эшләдем. Музыканы яратырга, матурлыкны күрә белергә һәм эшләргә өйрәткән укытучыларыма мин бик рәхмәтле”.Колледжны тәмамлаганнан соң, Таңчулпан читтән торып Уфа дәүләт икътисад һәм сервис университетының “Социаль-мәдәният эшчәнлеге буенча менеджер” белгечлегенә укырга керә һәм шул ук вакытта балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып та эшли, ә җәй көне, студент чагындагы кебек, балалар савыктыру лагеренә бара.Дүртенче курсны тәмамлаганнан соң да шулай була. Таңчулпан лагерьдә өлкән вожатый булып эшли. Ул җәйдә анда Уфа телевидениесеннән репортаж эшләргә хәбәрчеләр килә. Өлкән вожатый буларак, Таңчулпан интервью бирә, туган районы, лагерь турында сөйли. Озак та үтми “Вконтакте”да аңа Артур исемле Стәрлетамак егете дуска өстәлергә чакыру җибәрә.“Ул чакта аның минем язмышым, ирем булыр дип башыма да китермәдем, - ди Таңчулпан. – Артур мине телевизордан күргән һәм гашыйк булган. Оялчан һәм тыйнак егет мәхәббәтен белдерергә курыкмаган.Артур да ул вакытта Уфа аграр университетында читтән торып укый иде. Миңа бик игътибарлы булды. Матур итеп очрашып йөрдек. Мин дә аны йөрәгем белән яраттым”.Менә моңардан соң, дөньяда әле романтиклар югалмауга һәм бер күрүдән гашыйк булуга ничек ышанмыйсың инде.Укуны тәмамлаганнан соң яшьләр өйләнешә. Уфада яшиләр һәм эшлиләр. Уллары Әмирхан туа. Әмма аларның гаиләсенә кайгы килә: Артурның әнисе вафат була. Әтиләре ялгызлыктан интекмәсен өчен алар Төрешлегә яшәргә кайтырга карар итә. Башта әтиләре белән яшиләр. Авылда яшь гаиләне җылы кабул итәләр. Фрунзе авыл хуҗалыгы предприятиесе җәмгыяте зур ярдәм күрсәтә, шуңа да Бәйрәмгуловлар аның директоры Сергей Леонидович Козловка бик рәхмәтле. Артурга, белгеч буларак, хуҗалык фатир биргән. Кызлары Алтынай туган. Артур белән Таңчулпан зур, матур йорт турында хыялланган, шуңа да ана капиталы акчасына өй төзергә булалар. Сүтелә торган иске йорт алалар һәм төзелеш эшен башлыйлар.Төзү эше җиңел түгел. Әмма Бәйрәмгуловлар тырыша, зур хуҗалык тота. Таңчулпан спорт мәктәбендә һәм балалар бакчасында эшли, шулай ук ял көннәрендә тамада булып өстәмә керем ясый. “Туганнар сүз белән дә, эш белән дә ярдәм итте. Аларга моның өчен зур рәхмәт. Хәзер безнең зур, якты, җылы, туган йортыбыз бар”, - дип шат елмая минем мәкалә героем!ЯШЬЛӘР, ӘММА БУЛДЫКЛЫЛАР!Өй туе – яңа йортның тууы – 2019 елда булды. Үткән ел Таңчулпанга һәм Төрешле авылының барлык җыр сөючеләренә “Чулпан” башкорт фольклор ансамбле тууы белән дә истә калды.Коллектив турында, дөресрәге аны оештыручы хакында, мин былтыр гәзитнең күптәнге дусты, спорт ветераны Ә.Ә.Батыршиннан ишетеп белдем. Әлтәф Әнвәр улы очрашккеше булуы, аның килүе белән Төрешле авылының мәдәни тормышы бик нык үзгәрүе турында сөйләде.Булачак мәкалә героем белән тәүге танышуым шулай читтән торып булды. Бу сөйләшүдән соң берникадәр вакыт узгач, 20 июль көнне, без Таңчулпан белән Мордаш юбилеенда очраштык. Ул юбилярларга үзенең вокал коллективы – “Чулпан” башкорт фольклор ансамбле белән килгән иде.Без аның белән концерт алдыннан сөйләштек. Әйе, Әлтәф Әнвәр улы хаклы, Таңчулпан алчак, сөйкемле, якты күңелле кеше. Исеме дә җисеменә туры килгән: ул, чыннан да, якты йолдыз шикелле. Образлы итеп әйткәндә, ярый әле, ул безнең районда кабынган.Таңчулпан Бәйрәмгулова кебек үзенчәлекле, мавыгучан, үз эшенә мөкиббән киткән кешеләр дөньяны яктыртырга, ямьләндерергә ярдәм итә. Андый кешеләр янында һәр көн бәйрәм шикелле. Шунысы сөенечле, алар – яшьләр!Үземнең язмамны тәмамлап, һәр көнне бәйрәм ясаучы, безне яшәтүче, яхшыга өмет уятучы кешеләргә рәхмәт белдерәсем килә.Р.ИЛЬКИНА.

Арабызда шундый затлар бар, аларны: “Бәйрәм тудыручы кешеләр” дип атыйлар. Андыйлар бик актив, дәртле, инициативалы була. Алар һәр көнне бәйрәмгә әверелдерергә сәләтле.

Менә шушы сүзләр минем мәкалә героем – Төрешле авылыннан Таңчулпан Бәйрәмгулованы ачык тасвирлый. Илебез өченче атна инде үзизоляциядә яши. Ә менә Таңчулпан кебек кешеләр аркасында авыл халкының боегып утырырга вакыты юк, алар яраткан эшләре белән шөгыльләнә.

БӘЙРӘМ ТУДЫРУЧЫ КЕШЕЛӘР

Мәкалә героем балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли. Сабыйлар белән белем бирү программасы кысаларында гына түгел, ә аннан тыш та шөгыльләнә. Таңчулпан мәктәпкәчә балалар өчен “Чулпылар” вокал коллективы оештырган. Өстәвенә аларны башкорт теленә дә өйрәтә. Аңа ул халык эпослары, әкиятләре, уеннары, җырлары аша сабыйларны башкорт халкының мәдәнияте һәм көнкүреше белән таныштыру нәтиҗәсендә ирешә. Балаларга бик ошый. Башкортстан Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан төзелгән башкорт музеенда алар теләп шөгыльләнә. Быел хәрби дан музее да барлыкка килде.

Дәресләр үзизоляция көннәрендә дә дәвам итә. Таңчулпан сабыйлар белән дистанцион аралашуга күчте. Әлбәттә, аңа бу эшендә балаларның әти-әниләре, әбиләре ярдәм итә. Әйе, әйе, аптырамагыз. Алар аның беренче ярдәмчеләре. Музыка җитәкчесе алар белән дә аерым дәресләр үткәрүен дәвам итә.

Эш шунда ки, бер ел элек Таңчулпан Төрешледә яшәүче өлкән буын кешеләре өчен “Чулпан” башкорт фольклор ансамбле төзегән. Үзенең өлкән артистларына, алар арасында пенсия яшендәгеләр дә бар, ул атнасына ике тапкыр милли ризыклар пешерү буенча биремнәр бирә. Аннары вокалчылар аларны дистанцион рәвештә күрсәтә.

“Өлкәннәр өчен әле икеләтә авыр: урамда йөрүләр чикләнгән. Буыннар бәйләнешен, туган тел һәм мәдәният белән бәйлелекне югалтмас һәм көннәрне ямьләр өчен үзизоляция шартларында төрле мөмкинлекләрне эзләргә кирәк. Безнең Ак әбиләр бик актив, алар балаларына оныкларын карарга ярдәм итә, бит үзизолция вакытына күпләр сабыйларын авылга кайтарды. Һәм менә картәниләр оныкларын төрле милли ризыклар белән сыйлый, бергәләп кыстыбый, вак-бәлеш пешерә, туган телдә әкиятләр укый, милли костюмнар киеп, бишек җырлары җырлый, - ди Таңчулпан.

Ә ничек соң репетицияләр, дип сорарсыз? Алар да дистанцион үтә.

Үзенең һөнәри мәшгульлеге, гаиләсе турындагы хәстәрлеге өстенә Таңчулпан конкурсларда катнашырга да вакыт таба, бу чараларга ул үзенең якыннарын да җәлеп итә. Әлбәттә, алар виртуаль рәвештә үтә, шуңа карамастан бик кызыклы һәм креатив килеп чыга. Менә, мәсәлән, март азагында ул “ВКонтакте” социаль челтәрендә милли костюмдагы матур фотосын урнаштырды.

Әйдәгез, Таңчулпанның үзен тыңлыйк: “Милли костюм” флешмобы турында ишеткәч, мин дә катнашырга булдым! Бу бит балалар белән аралашу, үзебезнең юрматы ыруы турында сөйләү, халкыбызның мәдәнияте хакында күбрәк белү һәм вакытны күңелле уздыру (#времяспользой) өчен янә бер яхшы сәбәп! Монда “костюмның матур утыруы” түгел, ә үзеңнең тамырларың турында белү мөһим. Бит үткәннәрдән башка киләчәк булмый! Бу эшкә иҗади карарга тырыштым, ничек килеп чыккандыр – анысын үзегез бәяләрсез”.

Әгәр ул фотоны әле күрмәгән булсагыз аның битенә кереп карагыз. Карадыгызмы? Бик шәп килеп чыккан бит, шулаймы?! Чын башкорт кызы!

Мәкалә героемның башка талантлары да бар. Билгеле булуынча, районда “Иң иҗади гаилә” конкурсы дәвам итә. Бәйрәмгуловлар да анда катнаша. “ВКонтакте” социаль челтәрендә урнаштырылган видеоязма буенча аларның иҗатына бәя биререгә була: Төрешле авылыннан балалар бакчасы музыка җитәкчесе, Стәрлетамак районы башкортлары Корылтае әгъзасы Таңчулпан Бәйрәмгулова үзенең балаларына “Урал батыр” эпосын сөйли һәм бишек җырын җырлый.

Барысы да яхшылап уйланылган һәм йөрәккә үтеп керердәй итеп эшләнгән.

Элек мин Таңчулпанның үзе генә җырлавын ишеткәнем юк иде, аны бары тик ансамбль составында гына күргәнем булды. Ничек моңлы аның тавышы! Үзе дә бик чибәр ул!

Шул моңлы тавышы, гүзәллеге белән ул үзенең булачак тормыш иптәшен яулаган да инде.

МӘХӘББӘТ ТАРИХЫ

Матур, хисле тарихлар турындагы китап укыганда яки фильм караганда без, мәхәббәт өчен башка сыймаслык гамәлләр кылучы геройлар бары тик авторның бай фантазиясе аркасында гына яисә әкияттә генә була дип уйлыйбыз. Әмма минем мәкалә героем һәм аның тормыш иптәше белән танышуы, мөнәсәбәтләренең үсеше моңа ышанырга мәҗбүр итә: бак дисәң әкияти тарихлар тормышта да була икән!

Таңчулпан бәләкәйдән җырларга яраткан һәм музыкага укырга теләгән. Шуңа күрә 9 нчы сыйныфны тәмамлау белән ул туган авылы Әбделмәмбәттән (Бөрҗән

районы) Уфага юл тота. 2 санлы педагогия колледжының музыка бүлегенә укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Баянда, фортепианода уйнарга, дирижёрлык итәргә һәм вокалга өйрәнә. Икенче курста студентлар Уфа шәһәрендәге балалар бакчаларында, мәктәпләрдә практика үтә башлый.

“Укуы бик авыр иде, - дип искә ала Таңчулпан. – Иртән – гомум белем бирү, төштән соң музыка предметлары буенча дәресләр үтә иде. Укудан соң практикага барабыз. Ә баянның авырлыгы... Шундый чаклар да булды, уйнарга утырасың, ә күздән үзеннән-үзе яшь ага. Теоретик дәресләргә дә әзерләнергә кирәк бит әле. Җәйге каникуллар вакытында балалар савыктыру лагерьләрендә эшләдем. Музыканы яратырга, матурлыкны күрә белергә һәм эшләргә өйрәткән укытучыларыма мин бик рәхмәтле”.

Колледжны тәмамлаганнан соң, Таңчулпан читтән торып Уфа дәүләт икътисад һәм сервис университетының “Социаль-мәдәният эшчәнлеге буенча менеджер” белгечлегенә укырга керә һәм шул ук вакытта балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып та эшли, ә җәй көне, студент чагындагы кебек, балалар савыктыру лагеренә бара.

Дүртенче курсны тәмамлаганнан соң да шулай була. Таңчулпан лагерьдә өлкән вожатый булып эшли. Ул җәйдә анда Уфа телевидениесеннән репортаж эшләргә хәбәрчеләр килә. Өлкән вожатый буларак, Таңчулпан интервью бирә, туган районы, лагерь турында сөйли. Озак та үтми “Вконтакте”да аңа Артур исемле Стәрлетамак егете дуска өстәлергә чакыру җибәрә.

“Ул чакта аның минем язмышым, ирем булыр дип башыма да китермәдем, - ди Таңчулпан. – Артур мине телевизордан күргән һәм гашыйк булган. Оялчан һәм тыйнак егет мәхәббәтен белдерергә курыкмаган.

Артур да ул вакытта Уфа аграр университетында читтән торып укый иде. Миңа бик игътибарлы булды. Матур итеп очрашып йөрдек. Мин дә аны йөрәгем белән яраттым”.

Менә моңардан соң, дөньяда әле романтиклар югалмауга һәм бер күрүдән гашыйк булуга ничек ышанмыйсың инде.

Укуны тәмамлаганнан соң яшьләр өйләнешә. Уфада яшиләр һәм эшлиләр. Уллары Әмирхан туа. Әмма аларның гаиләсенә кайгы килә: Артурның әнисе вафат була. Әтиләре ялгызлыктан интекмәсен өчен алар Төрешлегә яшәргә кайтырга карар итә. Башта әтиләре белән яшиләр. Авылда яшь гаиләне җылы кабул итәләр. Фрунзе авыл хуҗалыгы предприятиесе җәмгыяте зур ярдәм күрсәтә, шуңа да Бәйрәмгуловлар аның директоры Сергей Леонидович Козловка бик рәхмәтле. Артурга, белгеч буларак, хуҗалык фатир биргән. Кызлары Алтынай туган. Артур белән Таңчулпан зур, матур йорт турында хыялланган, шуңа да ана капиталы акчасына өй төзергә булалар. Сүтелә торган иске йорт алалар һәм төзелеш эшен башлыйлар.

Төзү эше җиңел түгел. Әмма Бәйрәмгуловлар тырыша, зур хуҗалык тота. Таңчулпан спорт мәктәбендә һәм балалар бакчасында эшли, шулай ук ял көннәрендә тамада булып өстәмә керем ясый. “Туганнар сүз белән дә, эш белән дә ярдәм итте. Аларга моның өчен зур рәхмәт. Хәзер безнең зур, якты, җылы, туган йортыбыз бар”, - дип шат елмая минем мәкалә героем!

ЯШЬЛӘР, ӘММА БУЛДЫКЛЫЛАР!

Өй туе – яңа йортның тууы – 2019 елда булды. Үткән ел Таңчулпанга һәм Төрешле авылының барлык җыр сөючеләренә “Чулпан” башкорт фольклор ансамбле тууы белән дә истә калды.

Коллектив турында, дөресрәге аны оештыручы хакында, мин былтыр гәзитнең күптәнге дусты, спорт ветераны Ә.Ә.Батыршиннан ишетеп белдем. Әлтәф Әнвәр улы очрашк

кеше булуы, аның килүе белән Төрешле авылының мәдәни тормышы бик нык үзгәрүе турында сөйләде.

Булачак мәкалә героем белән тәүге танышуым шулай читтән торып булды. Бу сөйләшүдән соң берникадәр вакыт узгач, 20 июль көнне, без Таңчулпан белән Мордаш юбилеенда очраштык. Ул юбилярларга үзенең вокал коллективы – “Чулпан” башкорт фольклор ансамбле белән килгән иде.

Без аның белән концерт алдыннан сөйләштек. Әйе, Әлтәф Әнвәр улы хаклы, Таңчулпан алчак, сөйкемле, якты күңелле кеше. Исеме дә җисеменә туры килгән: ул, чыннан да, якты йолдыз шикелле. Образлы итеп әйткәндә, ярый әле, ул безнең районда кабынган.

Таңчулпан Бәйрәмгулова кебек үзенчәлекле, мавыгучан, үз эшенә мөкиббән киткән кешеләр дөньяны яктыртырга, ямьләндерергә ярдәм итә. Андый кешеләр янында һәр көн бәйрәм шикелле. Шунысы сөенечле, алар – яшьләр!

Үземнең язмамны тәмамлап, һәр көнне бәйрәм ясаучы, безне яшәтүче, яхшыга өмет уятучы кешеләргә рәхмәт белдерәсем килә.

Р.ИЛЬКИНА.

Читайте нас: