Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
17 апрель 2020, 19:00

УЛ ИСКИТКЕЧ КЕШЕ ИДЕ

Айрат Имаметдин улы Силивановның тормышы һәм язмышы Стәрлетамак районы белән тыгыз бәйләнгән.

Айрат Имаметдин улы Силивановның тормышы һәм язмышы Стәрлетамак районы белән тыгыз бәйләнгән.

А.И.Силиванов 1946 елның 25 ноябрендә Кырмыскалы авылында туа. Монда ул мәктәпне тәмамлый һәм Стәрлетамак совхоз-техникумында укып, дипломлы зоотехник булып кайта.

Хезмәт эшчәнлеге башлану белән ул үзен яхшы белгеч кенә түгел, талантлы оештыручы да итеп таныта. Юкка гына Ленин исемендәге колхозчылар аны рәис итеп сайламаган. Һәм алар ялгышмаган. А.И.Силиванов җитәкчелегендәге Ленин исемендәге колхоз һәрвакыт алдынгылар рәтендә йөри.

Айрат Имаметдин улы рәислек итә башлагач та, җитештерү мәсьәләләре белән беррәттән, авыл халкының социаль проблемаларын да хәл итүгә зур игътибар бирә. Республикада беренчеләрдән булып районда газ кертүне башлый: башта Кырмыскалы авылында – Ленин исемендәге колхоз утарында, аннары бу эшне Стәрлетамак районы Хакимияте башлыгы (элек – Стәрлетамак районы башкарма комитеты рәисе) вазыйфасында дәвам итә.

Айрат Имаметдин улы 90 нчы елларның авыр шартларында, районның элекке җитәкчелеге ирешкән үрләрне саклап кына калмый, ә районның ныклы хуҗалык активы белән тыгыз хезмәттәшлектә икътисади потенциалны да үстерүгә ирешә. Беренчедән, ул колхозларны һәм совхозларны юкка чыгаруга юл куймый, шул рәвешле авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне саклап кала. Район агросәнәгать комплексының җайга салынган, югары нәтиҗәле эше турында Стәрлетамак районының иген һәм ит җитештерү буенча ел саен беренче булуы күрсәтә, ә сөт җитештерү буенча ул Уфа районыннан гына калыша.

А.И.Силиванов тарафыннан районны газлаштыру буенча зур эш башкарылды. Ул Миякә районының авыл халкы йортларына зәңгәр ягулык үткәрү башлангычын хуплаган беренче кеше булды.

Җитештерү, икътисад һәм социаль үсеш өлкәләрендә дә аз эшләнмәде. Районда А.И.Силиванов җитәкчелек иткән чорда 18 мәктәп, 24 балалар бакчасы, 14 авыл мәдәният йорты һәм китапханәләр белән клублар төзелде, кибетләр һәм комплекслы кабул итү пунктлары, даруханәләр, асфальт-бетон заводы, 10 күпер, 20 фельдшер-акушерлык участок дәваханәсе, район поликлиникасы бинасы, совхоз-техникум студентлар шәһәрчеге яңартылды (әле ул – Стәрлетамак тармакара колледж). Район картасында Рощинский авылы барлыкка килде.

«Айрат Имаевич җитәкчелегендә күп эш башкарылды. Ул бердәм, нык фикердәшләр командасын булдыра алды», – ди А.И. Силивановның хезмәттәше һәм көрәштәше Илья Серафимович Захаров.

Айрат Имаметдин улы Силиванов район халкы йөрәгендә авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен күп эшләр башкарган район башлыгы һәм гадел, итәгатьле, ачык, гади һәм аралашучан кеше буларак калды.

Стәрлетамак районының Почетлы гражданины, БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, өч чакырылыш БАССР Югары Советы депутаты, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае депутаты Айрат Имаметдин улы Силиванов үзенең изге

эшләре, кешеләргә булган мәхәббәте, туган җирне яратуы белән район һәм республика тарихына үз исемен алтын хәрефләр белән язып калдырды.

Р.ИЛЬКИНА.

Читайте нас: