Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
26 апрель 2020, 12:00

БАТЫРЛЫК ОРДЕНЫ КАВАЛЕРЫ

1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясендә (ЧАЭС) һәлакәт була - зыяны һәм шаукымы буенча ул ХХ гасырның иң зур техноген фаҗигасе.

1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясендә (ЧАЭС) һәлакәт була - зыяны һәм шаукымы буенча ул ХХ гасырның иң зур техноген фаҗигасе.

Аварияне бетерүгә бөтен Советлар Союзыннан, солдат һәм коткаручыларны гына түгел, ә гади гражданнар белгечлегеннән булган кешеләрне дә чакыралар. Ликвидаторларның иң зур төркеме авариядән соң төрле вакыт дәвамында территорияне чистарту буенча операцияләрдә катнаша. Забельское авылында яшәүче Әюпов Марат Мансур улы бу эшләргә Башкортстаннан чакырылган 10 000 ликвидаторның берсе.

1986 елның 5 октябре - якшәмбе көн була. Әмма колхозчылар эшкә чыга: бәрәңге алу эшләре барган була. Марат Әюповка хәрби комиссариаттан повестканы басуга ук китерәләр. Анда медицина комиссиясе үтү өчен ашыгыч рәвештә килергә кирәклеге язылган.

Ул вакытта район хәрби комиссариаты Наумовка авылында урнашкан була. Әюповка анда бару өчен бензовоз бирәләр. Тормыш иптәшенә һәм балаларына повестка турында әйтү һәм кирәкле документларны алу өчен өенә кереп чыга.

Наумовкага барган вакытта, бөтен тормыш юлы кино кадрлары кебек, ялт-йолт күз алдыннан үтә. Хәтерендә сакланган, тормыштагы иң якты, иң шатлыклы вакыйгалар исенә төшә. Менә училищены тәмамлаганнан соң, «Зенит» колхозына тракторчы-машинист дипломы белән кайтуы, туган басу-кырларында салынган беренче буразналары, Совет Армиясе сафларына чакырылуы, хәрби-төзелеш отряды составында космик гаскәрләрнең үзәк пунктын төзүдә катнашуы, булачак хатыны Мария белән очрашуы, кызы һәм улы тууы ... «Ә алда нәрсә көтә?» - дигән уй тынгы бирми аңа.

Наумовкадан кич белән генә кайта. Ә 7 октябрьдә Мария балалар белән бергә шәһәргә ирен озатырга китә. Хәрби комиссариатта хәрби бурычлыларны хәрби җыеннарга чакырулары турында әйтсәләр дә, аның йөрәге шөбһәләнә һәм авыртудан кысыла. Чернобыль атом станциясендәге һәлакәтне бетерү өчен запастагы хәрбиләрне чакыралар икән дигән имеш-мимешләр йөргән була. Чернобыльдә булган техноген фаҗиганең масштабын беркем дә белми, ләкин илнең барлык почмакларыннан хәрби бурычлыларны анда чакыргач ниндидер коточкыч хәл булуын һәркем яхшы аңлый.

Автобус 8 авыл һәм 30 шәһәр кешесе белән бергә Тоцк шәһәрендәге (Ырынбур өлкәсе) хәрби лагерьгә юл тота. Монда өч атна дәвамында Марат Әюпов башка мобилизацияләнүчеләр белән бергә әзерлек үтә. Һәр төркемнең үз биреме була. Әюпов үз төркемдәшләре белән грейдерда эшләүне үзләштерә.

Курсларны тәмамлаганнан соң - Куйбышев (хәзерге вакытта-Самара), ә аннан Киевка барырга боерык алалар. Ахыргы станциядә аларны хәрби машиналар көткән була, ул аларны Ораное авылы (Киев өлкәсе Иваново районы) янында урнашкан хәрби гарнизонга алып килә. Килүчеләрне миче булган кышкы палаткаларга урнаштыралар: ни генә дисәң дә тышта салкын көз. Бу поход корылмасына 30 кеше иркенләп сыя, биредә ике катлы кроватьлар урнаштырылган.

«Гарнизонда 3 хәрби часть урнашкан. Мин химик саклау хәрби частенә эләктем, махсус эшкәртү батальонында хезмәт иттем. Миңа 4 комплект химик саклану формасы бирелде, - дип сөйли Марат Мансур улы.

Тоцкида укыткан яңа белгечлекнең аңа кирәге чыкмый. Башта 18 көн дәвамында башка сугышчылар белән ул каберлекләр дип аталган урында эшли. Бирегә күмү өчен зур тимер контейнерларда радиация калдыклары китерелгән. Бу куркыныч йөкләрдә нурланыш

шундый зур дәрәҗәдә булган ки, аларның кайберләре янында ликвидаторлар хәтта химик саклану формасында да 30-40 секундтан артык торалмаган.

Аннан берничә көнгә Әюповны машина йөртүче итеп билгелиләр: ул сугышчыларны чистарту урынына илтеп куя. Анда барысы белән бергә зарарланган зонада эшли, гәрчә аны беркем дә моңа мәҗбүр итми. Припяти шәһәре янында радиация сеңгән җир катламын салдырганнар, аны КамАЗларга төяп, башка каберлекләргә илткәннәр. Һәммәсен сөйләп тә булмый, искә алуы да авыр.

Әңгәмәдәшемнең бу өзек, аз сүзле хикәясе буенча да аның нинди кыю, фидакарь, бурычына тугрылыклы кеше булуын аңларга була. Тормышындагы бу батырлык турында, 1986 елның 28 ноябрендә Чернобыль АЭСындагы аварияне бетерү эшендә актив катнашкан өчен хәрби часть командованиесе тарафыннан бирелгән Мактау грамотасы һәм Батырлык ордены сөйли. Бу бүләк М.М. Әюповка Русия Федерациясе Президенты Указы белән 2007 елның декабрендә бирелә.

Төрле милләт кешеләре булган герой-ликвидаторларның фидакарьлеге һәм ныклыгы нәтиҗәсендә зур территория радиациядән чистартыла һәм башка территорияләр зарарланудан коткарыла. Күп кенә ликвидаторлар моның өчен үз сәламәтлекләре һәм хәтта гомерләре белән түләгән.

Марат Мансур улы фикеренчә, аны шактый дәрәҗәдә сәламәт яшәү рәвеше саклап калган. Ул тәмәке тартмый. Ә күп кенә тәмәке тартучылар, радиацион тузанның куркынычлыгы турында кисәтүгә карамастан, папирос тарта. Тик Чернобыль аның өчен дә эзсез үтми. Шул куркыныч командировкадан кайткач, берничә ел дәвамында кул-аякларының бик нык авыртуын хәтерли. Бары тик якыннарының кайгыртуы, яхшы каравы, даими дәвалануы, шулай ук саф һава, сәламәт ризык аркасында гына чир чигенгән.

Мария Габбясовна өчен ире Чернобыльдә булган бу ике ай мәңгелек булып тоела. Декабрь төннәренең берсендә гаилә башлыгының өйгә кайтуы зур бәхет була!

Бераз ял иткәч, Марат Мансур улы колхоз эшенә кайта. Ә авыруы артка чигенгәч, хатыны белән үзенең күптәнге хыялларын тормышка ашырырга тотына. Ул йорт төзи башлый. 1992 елда гаилә өй туе үткәрә.

Ә ул чакта инде башка вакыт була. Туксанынчы еллар... Бу илебездәге һәр кеше өчен авыр чор булды. Ул Әюповлар гаиләсен дә читләтеп узмады. Аларның бөтен тормышы белән бәйле хуҗалык яшәүдән туктый. Тик авылда яшәгәндә, эшләсәң, ач булмыйсың. Ә Әюповларның һәрвакыт нык хуҗалыклары бар, шуңа күрә үз тырышлыклары аркасында аларның тормышы һәрчак бөтен була.

Улы белән кызларының үз гаиләсе бар. Әюповлар бай кешеләр: 5 оныклары (4 кыз,1 малай) һәм 1 туруннары бар. Марат Мансур улы һәм Мария Габбясовна үзләренең якыннары һәм авылдашлары өчен үрнәк булып тора. Өмет һәм мәхәббәт аларга барлык кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте. Алар тормышта тугры юлдашлар.

Күп еллар элек якташлары М.М.Әюповны Алатана, Забельское, Йөрәктау, Николаевка һәм Шихан авылларының башлангыч ветераннар оешмасы рәисе итеп сайлады. Марат Мансур улының бу иҗтимагый эшне башкаруына октябрьдә 18 ел булачак. Ул шулай ук авылда бәйрәм чараларын әзерләүдә актив катнаша һәм үзе дә җыр номерлары белән чыгыш ясый. Менә шундый ул, безнең чернобыльче.

Р.ИЛЬКИНА.

Фото гаилә альбомыннан алынды.

Читайте нас: