Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
30 апрель 2020, 15:00

КОМСОМОЛ ТУЕ

Хәзерге вакытта туйга һәр нәрсәне төптән уйлап, фантазияне дә кушып, бик җитди әзерләнәләр. Тантананы бохо, модерн, прованс стилендә уздыру модага кереп китте. Бүгенге заманда комсомол туе турында сөйләү бераз гаҗәп тә кебек. Ә бит совет чорында андый туйлар аз булмаган.Любовь һәм Ришат Әфләтуновлар гаиләсенең барлыкка килүе комсомол белән бәйле. Менә ничек башланган ул...

Хәзерге вакытта туйга һәр нәрсәне төптән уйлап, фантазияне дә кушып, бик җитди әзерләнәләр. Тантананы бохо, модерн, прованс стилендә уздыру модага кереп китте. Бүгенге заманда комсомол туе турында сөйләү бераз гаҗәп тә кебек. Ә бит совет чорында андый туйлар аз булмаган.

Любовь һәм Ришат Әфләтуновлар гаиләсенең барлыкка килүе комсомол белән бәйле. Менә ничек башланган ул...

Люба балачактан укытучы булырга хыялланган. Ул балаларны яратуы, аларның күңеленә үтеп керә белүе һәм чын дус була алуы белән аерылып торган. Педагогик эшчәнлеген ул Золотоношка авылында башлый һәм Николаевкада дәвам итә.

Яшь укытучы кызлар Николаевка авылына укытырга килә. Аларны бер яхшы әби яшәргә кертә. Шулай бервакыт, Люба дулаган атны туктатырга маташкан егетне күреп кала. Шөкер, ул хәл яхшы тәмамлана. Егет җигүле атны баганага таба бора һәм туктата. Шунда йорт хуҗасы: “Ветфельдшерыбыз бигрәк әйбәт инде!”, - дип куя.

Кызлар һәм егетләр, комсомоллар һәм эшчәннәр авылда актив тормыш белән яши, яңа мәдәният йортында очраша. Люба белән кыю егет Рома менә шунда танышалар да инде.

“Рома безгә еш килеп йөрде, хуҗалыкта ярдәм итте, ит яздырып бирә һәм күчтәнәчләр алып килә иде. Без дус-тату компаниядә аралаштык, күп сөйләшә, бер-беребезне күбрәк белергә тырыша идек”, - дип хәтерли Любовь Александровна.

Тиздән Роман Чиләбе өлкәсендәге Троицкий ветеринария институтына укырга керә. Туган авылын ташлап киткәч, ул инде сагынуын аңлый. Любаны тизрәк күрәсе килә башлый. Сессиядән соң, Николаевкага кайткач, Роман аңа юнәлә. Бу очрашуны Любовь менә ничек хәтерли: «Голландка мичен аклыйм, ишек какканнарын ишетәм. Өй алдына чыктым да: “Кем анда?”, - дип сорадым.”. “Мин, Рома!” - дип җавап бирде ул. Мин аның теге Рома икәнен аңламый да торам, чөнки аны көтми дә идем. Тәрәзәдән өй янында спорт костюмында чаңгыда шатлыклы Роман торганын күрдем. Шулкадәр рәхәт булып китте! Мин беренче тапкыр аның йөзендә чын ир-атны, чибәр егетне күрдем. 8 март көнне Рома миңа мәхәббәтен белдерде. Без бер айга чамасы дуслашып йөргән идек. Бай тантанага акчабыз юк иде. Ул вакытта мәдәният йорты директоры булган Лидия Николаевна Долгушина “комсомол туе» үткәрергә тәкъдим итте.

Комсомол оешмасы һәр актив яшь кешенең тормышында мөһим урын алып торган. Любовь Александровна комсомолка була, ә Ришат Гатиәт улы (ул әле һаман да аны Рома дип йөртә) комсорг була. Дус-комсомоллар туйга әзерләнүне тиз оештырды: тулы бер машина тимер-томыр җыеп, аны тапшыралар һәм шул җыелган акча тантана үткәрергә җитә дә. Яшьләр ул чакта риясыз һәм бердәм була.

Туй рус гореф-гадәтләре буенча үтә. Яшьләр, кайчандыр Роман буйсындырган атта, авыл урамнары буйлап йөри, тарантас һәм дуга төрле төстәге тасмалар белән бизәлгән була. Ә мәдәният йорты алдында яшьләрне рус халык киемнәрендәге ансамбль туй җырлары белән каршы ала, клуб фойесында өстәл корыла. Профессионал фотографлар булмый, шуңа да фотога кем тели шул төшерә. Яшьләр бик матур күңел ача: җырлый, бии, шаяра-көлә. Комсомол туе 18 апрельдә үтә. Ә 30 апрельдә барлык туган-тумачалар белән интернациональ туй үткәрәләр, монда татарлар да, руслар да күңел ача.

“Ә туй күлмәгегез нинди иде?”, - дип кызыксындым мин.

“Акка зәңгәрсу төрткеләр төшкән гади күлмәк һәм калфак. Ул чакта без нәрсә бар шуны алдык. Сайланырга мөмкинчелек юк иде”, - дип искә ала Любовь Александровна.

Ул замандагы башка бик күп кешеләр кебек Әфләтуновлар да гаилә тормышын нульдән башлый. “Беренче иң зур сатып алган нәрсәбез диван булды. Анда иремә премия биргәннәр иде. Аннары кер юу машинасы алдык. Ә “Горизонт” телевизорын 500 сумга кредитка алырга туры килде”, - дип сөйли әңгәмәдәшем.

Бәхетле Әфләтуновлар гаиләсендә кызлары Ольга һәм уллары Андрей туа, алар, үз чиратында дүрт онык һәм бер турун бүләк иткәннәр. Любовь Александровна Әфләтунованың әдәби иҗатында нәкъ менә алар илһам чыганагы булып тора да инде.

Никахларының озын гомерле булуының һәм бәхетле гаилә тормышының сере нидә соң? “Бер-береңне аңлый һәм кичерә, үпкә-рәнҗешләрне оныта белергә кирәк. Бер-береңә терәк булуны тою мөһим. Бары тик кулга-кул тотынышып кына тормыш сукмагыннан ышанычлы һәм бәхетле атларга була. Яңа өйләнешкән парларга һәм гаилә корырга җыенган яшьләргә сыналган һәм саф мәхәббәт телим. Күргән көе капланырга түгел. Ныклап уйлагач кына гаилә корырга кирәк”, - дип саный Любовь Александровна.

Бәлки, шулай туры гына килгәндер, әмма уллары Андрей әти-әнисенең көмеш туйлары көнендә өйләнгән.

Быел Андрей һәм аның тормыш иптәше Наталья хәзер инде үз туйларының 25 еллыгын билгели. “Яшьләрне законлы никахлары белән котлаганда безне дә тәбрикләүләре бик күңелле булган иде”, - дип елмаеп искә ала Любовь Александровна.

Ә Любовь һәм Ришат Әфләтуновлар апрель аенда комсомол туеның 50 еллыгын билгеләде.

“Мин үзебезне бик бәхетле пар дип саныйм. Күпне күрдек һәм әле дә бер-беребезне яратабыз, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Балаларыбыз, оныкларыбыз белән горурланабыз, ә алар безнең белән горурлана”, - ди Л.А.Әфләтунова.

Бу гүзәл парны гади булмаган комсомол туе юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз! Корычтай сәламәтлек, илһам чишмәсенең саекмавын, мәхәббәт учакларының сүнмәвен телибез!

P.S. Әңгәмә вакытында Любовь Александровна еш кына: “Рома, синең исеңдәме?, Рома, ничек булган иде әле?” – дигән сүзләр белән тормыш иптәшенә мөрәҗәгать итте. Ә ул исә, барлык нечкәлекләре белән барын да сөйләп торды. Күпме вакыт узуга карамастан, тормыштагы һәрбер бәхетле мизгелләрне исләрендә тотуы соклану хисе тудыра!

Н.СТУКАЛОВА.

Фото гаилә архивыннан алынды.

Читайте нас: