Бакчаларда алма һәм шомырт агачлары чәчәк аткан, бар дөньяны хуш искә күмгән май аеның бер көнендә Талач авылының хөрмәтле кешесе, тыл эшчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Тәслимә Камалетдин кызы Халикова үзенең зур юбилеен билгеләде. Аңа 15 майда 95 яшь тулды!
Тәслимә Камалетдин кызы зур тормыш юлы үткән, аның язмышында ил тарихы чагыла. Бу көчле рухлы ханыма шатлыкларны да, кайгы-хәсрәтләрне дә күп күрергә туры килә. Аның да язмышы, үсмер һәм яшь чаклары авыр сугыш елллары һәм аннан соңгы чорларга туры килгән башка кешеләрнекенә охшаш. Сөбханалла, олы яшьтә булса да, ул үз аягында, үз акылында. Үзенең тормышы, хезмәт юлы турында да һәр нәрсәне хәтерли һәм сөйли.
Тәслимә Камалетдин кызы Талач авылында зур крестьян гаиләсендә туган. Алты бала арасында ул икенче булган. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтиләрен фронтка алалар. Бу авыр вакытларны мәкалә героебыз күз яшьләре белән искә ала: “Хушлашканда ул безгә, озакламый кайтырмын, диде. Тик без аны башка күрмәдек, ул фронтта һәлак булды”. Ул чордагы хатирәләрне искә алу аңа аеруча кыен.
Аның буын кешеләренә зур авырлыклар һәм югалтулар, ачлык-ялангачлык кичерергә туры килә. Авылдагы ир-атларның күбесе фронтка китә һәм барлык эш хатын-кызлар, балалар һәм картлар иңенә төшә. Уку турында онытырга туры килә, чөнки әнисенә иркәләрен карашырга кирәк була. Эшләп чыныккан кулларының күпме хезмәт башкаруын Тәслимә Камалетдин кызы бары тик үзе генә белә. Җир сукалаганнарын искә ала – кемдер ат урынына җигелә, калганнары суканы этәрә. Нинди кыенлыклар белән авылдан ерак булмаган тауда таш чыгарулары, Ак Күлдә урман хәзерләүләре һәм аннан бервакыт җәяү кайтулары турында сөйли. Бер чорда Свердловскта эшли, анда иске баракларны сүтәләр, Стәрлетамакта кирпеч заводында хезмәт сала. Гаиләсенә ярдәм итү өчен тырыш кыз бер эштән дә куркып тормый.
Бакыйлыкка күчкән тормыш иптәше, Бөек Ватан сугышында катнашучы Муса Сабит улы Халиковны ул юксынып искә ала. Ул да тумышы белән шушы авылдан, сабый чагында
ук әти-әнисез калган һәм туганнары гаиләсендә үскән. Тәслимә әби сөйләвенчә, ул бик матур җырлаган, аны армия сафларына алгач, кешеләр урамыбыз җырсыз-моңсыз калды дигән. Муса Сабит улы сугышта башыннан азагына кадәр булган. Яраланган. Туган ягына 1946 елда әйләнеп кайткан. Аның данлы хәрби юлы күп кенә наградалар белән билгеләнгән, алар исәбендә – II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, “Хәрби батырлыклары өчен”, “Берлинны алган өчен”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан суыгышында “Германияне җиңгән өчен ” медальләре.
Кыю фронтовик Тәслимә Камалетдин кызына тәкъдим ясый. Зифа буйлы, сылу, изге күңелле, эшсөючән кызга ул күптән гашыйк булган була. Шулай, туганнарының фатихасын алып яшьләр өйләнешә. Икесе дә колхозда эшли. Муса ат каручы булып, ә Тәслимә кошчылык, сарык фермасында эшли, тирә-якта дан тоткан талач суганын үстерүдә дә көч сала.
Алар 5 бала тәрбияләп үстерә – кызлары Миңнисаны, Минзиләне, Зифаны, Рәсимәне һәм уллары Фәнилне. Барысына да белем алырга ярдәм итәләр, аларның һәркайсы тормышта үз урынын тапкан. Әти-әниләре үрнәгендә алар ныклы тату гаиләләр корган.
Кызганычка, 27 ел элек Тәслимә Камалетдин кызы тол калган. Балалары, оныклары аны ярата, хәстәрлек күрә. 25 елга якын олы кызы Миңниса һәм кияве Зөфәр гаиләсендә яши. Туган йортларында гаилә учагын кадерләп саклап, алар әти-әни йортын яңарткан, яңадан хуҗалык каралтылары салган. Эшсөяр хуҗаларның бар җирендә дә - пөхтәлек һәм тәртип, иркен өйләрендә исә кунакчыллык хакимлек итә. Тәслимә Камалетдин кызы өчен балаларында, оныкларында, туруннарында үзенең дәвамын күрүдән дә зуррак бәхет юктыр, мөгаен. “Балаларым яхшы минем, аларга рәхмәттән башка сүзем юк, барысына да изгелек һәм сәламәтлек теләп догалар укыйм”, - ди юбиляр.
Олы яшькә җитсә дә тормыш сөючән һәм күтәренке кәефтә, күңеле изге, якты, кешелекле булып калган ул. Бәлки озын гомеренең сере дә шулдыр. Кызы сөйләвенчә, ул бүген дә өйдә яки бакчада ярдәмләшергә тырыша, әмма балалары аның саулыгы турында кайгыртып, әниләрен саклый. Тәслимә әби район гәзитен яратып укый, яңалыклар белән танышып бара.
Тормышының күркәм датасы уңаеннан Тәслимә Камалетдин кызын котлап бик күп җылы котлау сүзләре яңгырар. Аларга кушылып без дә юбилярга сәламәтлек, якыннарының җан җылысын һәм игътибарын телибез. Һәр аткан таң шатлыклар гына алып килсен, 100 яшьлек юбилеегызны да шундый исәнлектә каршыларга язсын!
Г.ТИМЕРБАЕВА.
Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.