Быелгы елның мартында Золотоношка авыл мәдәният йорты нигезендә “Иҗади авыл” смотр-фестивале булып үтте. Катнашучы хатын-кызлар кулланма-гамәли сәнгать номинациясендә үзләренең кызыклы эшләре белән шатландырды. Безнең осталарның күбесе, халык традицияләрен саклауга юнәлтелгән иҗат җимешләрен (бәйләнгән әйберләр, балчыктан ясалган эшләр) күрсәтте. Шулай да аеруча үзенчәлекле, чагу, эшләнеше ягыннан төрле булып алмаз мозаика белән картиналар, күп түземлек таләп иткән сәйлән белән чигү, һәм, әлбәттә традицион тамбурлы чигү торды. Монда Ирина Новодран, Ирина Тимченко, Галина Романова, Анна Мирошкина, Татьяна Бутенко, Любовь Коршакларның картиналары үзләренең зиннәтле эшләнеше белән аерылып торды.
Украин мәдәниятендә чигү зур әһәмияткә ия, ул бай һәм күпкырлы булган. Кызганычка каршы, соңгы вакытта бу сәнгать төре тарих төпкеленә китә башлады. Әмма Золотоношка хатын-кызлары, моны кире кагып, үзләреннең ныкышмалылыгы һәм осталыгы белән кул эшләре могҗизасы тудыралар. Мәдәният йорты фойесында ул чакта кунаклар сәнгать әсәрләре - уңганнарның иҗат җимешләренә сокланды. Ә уңган куллар безнең авылда бик күп, әмма мин иң өлкән кул эше остасы Галина Порфирьевна Педаш, аның катлаулы язмышы турында сөйлисем килә.
Галина Порфирьевна Украинада, 1931 ачлык елында туган. Ишле гаиләдә сугышка кадәр алты бала була, ә җиденчесе әтиләре сугышка киткәч туа. Немецлар туган авылны алганда, Галяга ун яшь була. Полицайлардан качып, бакча артындагы окопларда утырганын әле дә хәтерли. Хәрби ире өчен немецлар берничә тапкыр әниләрен атарга алып киткәннәрен дә яхшы белә. Калган ир-атларны машинага төяп каядыр алып киткәннәрен дә хәтерли. Азактан ачыклануынча, аларны тирән чокыр кырында аталар, шунда ук якын-тирә авыллардан 12 700 кешене үтерәләр ( сугыштан соң бу урында монумент төзелә). Немецлар басып алган территорияләрдә яшәүнең, һәрвакыт балалар өчен курку, гаиләне алда нәрсә көтәсен белмәү никадәр кыен булганын күз алдына китерегез. Яшь солдат ана үзенең бәләкәй балаларын чокырда качырып китә торган була. Ач килеш әниләренең эштән кайтуын, тоткынлыктан чыгаруын, ашатуын көтеп утырырга туры килгән...
Арада төрле кешеләр булган, Прасковьяны “сатканнары” да булмаган түгел. Галина Порфирьевна менә ничек искә ала: “Әниемне ике тапкыр сорау алырга алып киттеләр, иренең кайда икәнен сорашканнар. Икесендә дә кире җибәргәннәр, чөнки басуда эшләп немецларны туендырырга да кешеләр кирәк булган”.
Мондый авыр шартларда бар балалар да исән калмаган, бары тик Галя һәм туганы Саша. Әтиләре дә сугышта һәлак булган...
Галина Порфирьевна олы яшьтә булганлыктан, күп нәрсәне сорап та булмый. Шунысы аңлашыла, гомерендә ул сынауларны күп кичергән. Сугыштан соң күп эшләгәннәр, барысын да кулдан эшләргә туры килгән, нигездә көнбагыш җыйганнар, аннан май сыктырганнар, куллары шешенеп беткән бу эштән. Басуда әнисенә булышып, кыз укытучы булырга хыялланган, әмма бу нияте барып чыкмаган: ул укырга керсә әнисенә ялгызына аларның икесен аякка бастыруы авыр буласын кыз аңлаган һәм ул эшкә керә.
1950 нче елларда Галина Порфирьевна Золотоношкага картәтисе һәм картәнисенә кунакка кайта да, биредә торып та кала. Токымчылык дуңгыз фермасында эшли башлый. Шул чакта бәйли, чигә башлый. Озакламый аны урындагы егет Степан Педаш күреп ала, алар өйләнешә. Балалары туа, аннары алар Салаватка күченергә карар итә. Шәһәрдә төпләнәләр, Галина Порфирьевна 30 елдан ашу оптик-механика заводында эшли. Ире белән тату яшиләр, дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Галина Порфирьевна хорда җырларга йөри, мәдәният сараенда еш чыгыш ясыйлар. Даими кул эше белән шөгыльләнә.
Әмма гаиләгә авылга кайтырга туры килә. Бу 1993 елда була, Степан җитди авыруга дучар була. Пенсиядә булуларына карамастан, йорт, сыер сатып алалар, хуҗалык асрый башлыйлар. Фольклор ансамбле җитәкчесе Зинаида Карюгина Галинаны үзешчән сәнгать түгәрәгенә чакыра. Галина Порфирьевна шатланып ризалаша, чөнки ансамбльдә аның апалары – Татьяна Петровна Кива һәм Мария Петровна Вертипорох җырлап йөргән була. Ул чакта золотоношка вокаль ансамбле Башкортстанда танылу алган була. Ә Галина Порфирьевнаның тавышы сирәк очрый торган гаҗәеп матур, чагу тавыш, аның җырлавы чишмә чылтыравын хәтерләтә. Бу матур сүзләр генә түгел, моны аның талантын яраткан барлык авыл халкы белә.
Галина Порфирьевна олы яшьтә булса да җырга, иҗатка мәхәббәте сүрелмәгән, шуңадыр да ул ачык һәм киң күңелле. Элекке кебек үк изге күңелле, мавыгучан һәм эшсөяр. Бүген дә ул халык кәсепләрен тергезүне дәвам итә: тастымаллар, картиналар, иконлар чигә. Бәяләп бетергесез кул эше җимешләрен туганнарына, дусларына бүләк итә, шулай итеп үзе турында якты истәлек калдырырга тырыша. Ходай сиңа сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы бирсен!
Н.ЧЕРНЕНКО,
Золотоношка авылы.