Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

ҺӘР КӨНЕГЕЗ ШАТЛЫКТА ҮТСЕН

Ветераннарга бар җирдә дә аерым игътибар күрсәтелә. Алар якыннарының мәхәббәте һәм хәстәре белән уратып алынган, авылдашлары һәм җәмәгать оешмалары да аларны игътибарсыз калдырмый.

Ветераннарга бар җирдә дә аерым игътибар күрсәтелә. Алар якыннарының мәхәббәте һәм хәстәре белән уратып алынган, авылдашлары һәм җәмәгать оешмалары да аларны игътибарсыз калдырмый. 90 яшьлек юбилеена район ветераннар советы рәисе Н.А.Миронов һәм Отрадовка авыл биләмәсе вәкилләре килгәч Ишмөхәммәтов Гали Фазлыәхмәт улы бик дулкынланды. Ветеранны шулай ук 9 майда Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан да

котлаганнар. Бик күп җылы сүзләр әйтелгән, Гали Фазлыәхмәт улы моның өчен бик рәхмәтле һәм ул үткән елларын искә алды.

Ул 1930 елның 26 мартында Стәрлетамак районының Ашкадар авылында ишле гаиләдә дөньяга килә. 4 еллык мәктәпне тәмамлап, 1943 елда “Россия” колхозында эшли башлый, 1953 елда армия хезмәтенә чакырыла. 3 елдан туган авылына әйләнеп кайта һәм гомере буена шунда хезмәт сала. Намуслы хезмәте өчен отличник, хезмәт ударнигы билгеләре, “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән, хезмәт ветеранының күкрәген шулай ук Җиңүнең берничә юбилей медале дә бизи.

Тормыш иптәше Фәүзия Миневәли кызы белән алар 1957 елда өйләнешә, вакыт күрсәтүенчә, аларның никахы нык була – 51 ел бергә тату гомер итәләр, йорт салып керәләр, анда дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Балаларына алар бар яклап та үрнәк була – тату яшиләр, эшлиләр, намуслы һәм тәртипле булырга өйрәтәләр.

Хатыны вафатыннан соң Гали Фазлыәхмәт улы бик кайгыра, әмма балаларының мәхәббәте югалту әрнешен басарга ярдәм итә, арытабан яшәргә көч бирә. 7 оныгына һәм 12 турунына сөенеп туя алмый ул.

Кыш көне безнең ветеран шул ук авылда улы Рафаэль гаиләсендә яши. Җәй көне үзенең өендә торырга тырыша, кызы Гөлнара аның турында хәстәрлек күрә. Уллары Флүр һәм Әнвәр дә еш кайтып йөриләр, алар ата нигезеннән еракта яши.

Ишмөхәммәтовлар гаиләсе бергә җыелганда табын артында 35 кеше булып китә, иң почетлы урында, әлбәттә, барсы да яраткан әтиләре, картәтиләре Ишмөхәммәтов Гали Фазлыәхмәт улы. Барысы да аңа сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм якыннары янында тагын озак еллар бергә калуын телиләр.

Отрадовка авыл Советы биләмәсе

Читайте нас: