Профессор, тәҗрибәле сәясәтче, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Миңнерәис Миңнегали улы Ишморатовның исеме безнең районда яхшы билгеле – ул Талач авылында туып-үсә, 25 елга якын гомерен туган җиренә хезмәт итүгә багышлый. Аннары күрше Авыргазы районында эшли, республика дәрәҗәсендәге сәяси өлкәдә хезмәт итә һәм Республика Башлыгы карамагындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә академиясендә (БАГСУ) укыту эшчәнлеге алып бара.
25 октябрьдә М.М.Ишморатовка 80 яшь тула. Юбилей датасы алдыннан без аны гомер еллары турында сөйләвен, тормыш кыйммәтләре һәм бүгенге көн чынбарлыклары хакында үз фикерләре белән уртаклашуын сорадык.
- Миңнерәис Миңнегалиевич, шундый олы юбилейны нинди кәеф белән каршылыйсыз?
– Соңгы вакытта ни өчен тормышым шулай булды, ә башкача түгел, тормыш өстенлекләрен сайлаганда нәрсә этәргеч бирде, дип еш кына уйланам. Мөгаен, шуңа күрә мин үз юбилеема үткән тормыш юлым, шәхес буларак формалашуга йогынты ясаган кешеләр һәм вакыйгалар турында истәлекләр китабын чыгарырга булдым. Бәлки, бу китапта бәян ителгән уй-фикерләр миңа да җавап табарга ярдәм итәр һәм яшь буынга – оныкларыма файдалы булыр, бу аларга үткәнебез турында искәртеп торачак һәм хәзерге чынбарлыкта дөрес ориентирлашырга ярдәм итәчәк. Хәзер хатирәләр өстендә эшләү ахырына якынлаша, шуңа да кәефем күтәренке.
- Димәк, картаерга иртә – алда эшләр күп әле. Узган еллар һәм тупланган тәҗрибәдән чыгып ничек уйлыйсыз: кеше үз язмышына үзе хуҗамы?
- Тормышта үз юлыңны билгеләүдә гаилә беренче роль уйный. Мин 1940 елда тудым, ун бала үстек. Әти Бөек Ватан сугышында катнашкан, 1943 елның җәендә каты яраланган. Демобилизациядән соң озак еллар колхозда эшләде. Аңлашыла ки, балачак катлаулы шартларда узды. Әмма әтиләре сугыштан кайтмаган яшьтәшләремнең язмышлары турында аеруча авыр хатирәләр калды. Мин әти-әниемә кайгыртучанлыклары һәм без, балалар өчен, зур җаваплылык тоюлары өчен рәхмәтле. Әти-әниебез без сугыш еллары һәм сугыштан соңгы чор авырлыкларын мөмкин кадәр азрак сизсен, укысын, һәркайсыбыз тормышта үз урынын тапсын дип тырышты.
Белгечлекне сайлаганда, син үскән мохит, өлкәннәрнең эш-гамәлләре әһәмияткә ия, матди хәл дә бик мөһим. Әйе, безнең гаиләдә күп төрле һөнәр ияләре бар: педагоглар, нефтьчеләр, механиклар һәм авыл хуҗалыгын механикалаштыру буенча инженерлар, икътисадчылар. Әмма бер нәрсә бездә уртак - ул авылга якын булу. Шуңа күрә яшьлегемдә мин Куергазы зооветтехникумын сайладым да инде. Әйтергә кирәк, анда алган белгечлек күңелемә хуш килде һәм 18 яшемдә Стәрлетамак ветеринария дәваханәсенең Талалаевка ветеринария участогының җаваплы эшенә башым белән чумдым. Участок зур, биш колхозны берләштерә иде, терлек һәм кош-корт та күп, авырлыклар да җитәрлек булды, ә бу исә эшкә азарт кына өстәде. Армиядә дә
белгечлегем буенча хезмәт итәргә туры килде – чик буе заставасының өлкән ветеринария фельдшеры булдым, бу минем белемнәремне тагын да тирәнәйтте һәм сайлаган һөнәрнең мөһимлеген аңлауны ныгытты. Яшермим, яшәү дәверендә белгечлекне үзгәртү уйлары туды, шулай да һөнәремдә калдым, Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетында укуны дәвам иттем, һәм бүген шуны әйтә алам: ул вакытта дөрес карар кабул ителгән.
- Сезне Стәрлетамак районы белән бәйләүче еллар турында сөйләгез әле.
– Килешәсездер, туып-үскән, әти-әниең эшләгән, белгеч буларак беренче адымнарыңны ясаган җиргә мәхәббәт - ул гомерлеккә. Кайда гына эшләсәм дә, нинди генә вазыйфаларда булсам да, туган ягымны беркайчан да онытмадым. Һәм мин якташларыма Стәрлетамак районының почетлы гражданины исемен биргәннәре өчен рәхмәтлемен. Шулай итеп, армиядән кайткач, Салават исемендәге колхозда зоотехник булып эшкә урнаштым. Рәис Р.Г.Баһаветдинов авылны чиксез яраткан, җирдә эшли белгән кеше иде. Аңардан күп нәрсә үзләштердем һәм күп нәрсәгә өйрәндем. Рәис Гобәйдулла улы өч дистә елга якын җитәкләгән хуҗалык 60 нчы елларда ук барлык яңа һәм прогрессивны кертү эшендә алдынгы булып саналды. Игенчелекнең интенсив технологияләре, токымчылык эше, сыерларны ясалма орлыкландыру, азык базасын ныгыту – болар барысы да производство күрсәткечләре үсүгә китерде.
1976 елның языннан КПССның Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советының “Хуҗалыкара кооперация һәм агросәнәгать интеграциясе нигезендә авыл хуҗалыгы производствосын алга таба үстерү һәм концентрацияләү турында” карары нигезендә районда махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы предприятиеләрен булдыру буенча зур эш башланды. Беренче карлыгач “Заливной” совхозы булды, анда яшелчәчелек тармагын һәм сөт эшен үстерделәр. Ашкадар кошчылык фабрикасын төзү һәм гамәлгә кертү район өчен шулай ук мөһим вакыйга булды. Сарыкчылыкны үстерүгә Жданов исемендәге һәм “Заря коммунизма” колхозлары тотынды. “Рощинский” совхозында 54 мең башка исәпләнгән дуңгызчылык комплексын төзү производствоны специальләштерү һәм концентрацияләү эшендә яңа этап булды, ул кыска гына вакыт эчендә илнең иң яхшы махсуслаштырылган предприятиеләре арасына керде.
Кызыклы һәм эшлекле вакыт иде бу. Секретарь, аннан соң партия райкомының авыл хуҗалыгына һәм төзелешкә кураторлык итүче 2 нче секретаре булып эшләгәндә, миңа әлеге зур проектларны тормышка ашыруда актив катнашырга насыйп булды. КПСС райкомының беренче секретаре Ф.И.Машкин искиткеч оештыру сәләтен күрсәтте, аның эшлекле һәм шәхси сыйфатлары аркасында Стәрлетамак районы терлекчелектә дә, игенчелектә дә прогрессив технологияләр кертү буенча алдынгы позицияләргә чыкты.
- Биографиягезнең мөһим чоры - Стәрлетамак район Советы башкарма комитеты рәисе булып эшләү.
– Әйе, бу да зур мәктәп. Район башкарма комитетының игътибары үзәгендә халык мәгарифе, сәламәтлек саклау, социаль тәэминат һәм мәдәният, спорт, хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре һәрвакыт торды. Барлык бүлекләрне компетентлы кешеләр җитәкләде, алар кураторлык иткән теге яки бу өлкәдә мәсьәләләрне хәл итү өчен тулы җаваплылык тотты.
Ф.И.Машкинны, Р.С.Хафизовны, С.Х.Шакировны, район комитетындагы, башкарма комитеттагы хезмәттәшләремне, хуҗалык җитәкчеләрен һәрвакыт рәхмәт белән искә алам – алар миңа җитәкче буларак формалашырга булышты, бу бәһасез тәҗрибә партия һәм дәүләт органнарында төрле вазыйфаларда эшләгәндә дә кирәк булды.
- Сезнең депутатлык эшчәнлегегез 1966 елда, Сез колхозда зоотехник булып эшләгәндә башланган. Аннары Сезне Стәрлетамак, Авыргазы районнары депутаты итеп, 1980 елдан – БАССР Югары Советының өч чакырылышы депутаты итеп сайлаганнар. Республиканың яңа парламентында Сез Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтайның Вәкилләр палатасы рәисе вазыйфасында актив эш алып бардыгыз. Шундый зур тәҗрибәгә ия буларак, бүген Сез җәмгыять тормышында халык тарафыннан сайланган кешеләрнең ролен ничек билгеләр идегез?
- Депутат булу, һичшиксез, мактаулы. Тик моны шәхси казаныш буларак бәялисем килми. Җәмгыять үсешенә син эшләгән коллектив, район керткән өлеш исәпкә алына. Бу бик зур җаваплылык - ышанычның кадерен белергә, кешеләрне ишетә һәм тыңлый белергә кирәк. Сине бит шундый яхшы булган өчен генә тәкъдим итмиләр. Стәрлетамак районы республикада һәрвакыт уңышлылардан саналды, һәм авыл хуҗалыгында гына түгел, ә социаль инфраструктура белән тәэмин итүдә дә. Депутат эшчәнлеге - ул сине күрсәткән халык белән аралашу, уй-ниятләреңне тормышка ашыру һәм үзеңә карата тәнкыйтьчел мөнәсәбәт тәрбияләү трибунасы. Оппонентлар совет сайлау системасын ничек кенә кире какмасын, район Советлары депутатлары итеп, нигездә, производствода һәм җәмәгать тормышында үзләрен күрсәткән кешеләр сайланды. Сессияләр яхшы әзерлек белән уза иде.
Хәзер заманалар үзгәрде, хуҗалык итү шартлары да башкача. Әмма, минемчә, теләсә кайсы эшнең уңышы, барыннан да элек, кадрларны дөрес сайлап алуга, аларның инициативасына булышлык итүгә, производствоны оештыруга грамоталы якын килүгә һәм хезмәт кешеләре турында хәстәр күрүгә бәйле. Бүгенге шартларда район хакимиятенең иң беренче бурычы – социаль-икътисади климатны яхшырту, барлык мөһим мәсьәләләрне оператив хәл итү, район халкының лаеклы тормышын тәэмин итү максатында барлык милек формаларындагы хуҗалык итүче субъектларның һәм авыл биләмәләре башлыкларының көчен берләштерү.
- Укытучылар эше нәрсәсе белән кызыклы һәм җәмгыятьнең уңышлы үсеше яшь, амбициоз кешеләр кулында дип уйлыйсызмы?
- 35 ел бирелгән дәүләт хезмәтен тәмамлаганнан соң, мин укытучылык эшенә күчтем. Яшермим, моңа әзерләндем – 2000 елда кандидатлык, аннары докторлык диссертациясен якладым. 2013 елда миңа профессор исеме бирелде. 17 елдан артык Республика Башлыгы карамагындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә академиясендә укыттым, студентлар – булачак дәүләт-хокукый профильле юристлар өчен, шулай ук икътисад буенча лекцияләр укыдым. Бу эштә тормыш һәм һөнәри тәҗрибәмне актив кулландым. Сорауның икенче өлешенә килгәндә, җәмгыятьнең тотрыклы үсеше социаль-икътисади сәясәтне гамәлгә ашыруда буыннар бәйләнешен күздә тота дип саныйм. Амбициоз бурычлар билгеләнергә мөмкин, әмма аларны үтәү өчен барлык аспектлар буенча нигезлелек кирәк. Хәтерегезгә төшерегез, 90нчы еллар башында мондый бурычлар куелды, тик алар үтәлмәде. Тарих дәресләрен исәпкә алырга кирәк, идарәнең барлык баскычында да белемле яшь кадрлар кирәк, аларны системалы, сабыр итеп әзерләү зарур.
– Ныклы гаилә – кешенең уңышлы эшләве өчен ышанычлы тыл, диләр, шул дөресме?
- Тулысынча килешәм. Бу җәһәттән мин үземне бәхетле кеше дип әйтә алам. Тормыш иптәшем, Вәзимә Кәлимулла кызы белән 55 ел бергә яшибез. Ул минем рәхмәтле тыңлаучым һәм яхшы киңәшчем, ә кирәк икән, тәнкыйтьчем дә. Белеме буенча педагог, ул мине барлык эшләрдә дә хуплый, укуны дәвам итәргә туры килгәндә, аңлап, балалар тәрбияләүнең төп өлешен үз өстенә алды. Кызыбыз һәм улыбыз тыңлаучан балалар булып үсте, мәктәптә яхшы укыдылар, ә җәйге каникулларда Талачта һәм Мәтәүбашта картәниләрендә ял итеп кенә калмады, йорт эшләрендә һәм бакчада да булышты. Хәзер инде оныкларыбыз бар, хатыным белән аларны тәрбияләүдә катнашуыбызга һәм тормышта ирешкән беренче уңышларына чиксез сөенәбез. Җырда дөрес җырлана: “Өйдәге һава торышы иң мөһиме” - гаиләдә мәхәббәт, бер-береңне аңлау һәм хөрмәтләү хакимлек итсә, кеше уңышлы эшли, карьера ясый.
- Юбилейны ничек билгеләргә җыенасыз?
– Дөресен генә әйткәндә, хезмәттәшләрем, якташларым белән очрашасы, үткән юлымны барлыйсы килә, ләкин “пандемиягә” бәйле хәлләр җыелырга мөмкинлек бирми. Әмма әле болар барысы да алда дип өметләнәм һәм минем ишекләр һәрвакыт ачык.
- Миңнерәис Миңнегалиевич, Сезне күркәм юбилеегыз белән котларга, чын күңелдән ныклы сәламәтлек, барлык планнарыгызның тормышка ашуын, күңелегездә шатлык булуын, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән шулай ук аңлашып яшәвегезне һәм иксез-чиксез бәхет теләргә рөхсәт итегез!
Л.ПЫЛАЕВА әңгәмәләште.
Фотолар Ишморатовларның
гаилә альбомыннан алынды.