Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
27 октябрь 2020, 13:40

ЭШЛИ ДӘ БЕЛӘЛӘР, ШӨГЫЛЬЛӘРЕ ДӘ БАР

Авылда яшәү өчен табигатьне, хайваннарны яратырга кирәк. Әмма өйдә муллык булсын, тәрбияле балалар үссен һәм күршеләрең сине хөрмәт итсен өчен ялкауланмаска, кышын һәм бигрәк тә җәй айларында иртәдән кичкә кадәр эшләргә кирәк, нәкъ менә Абдрахман авылында яшәүче Гавриловлар гаиләсе кебек.

Авылда яшәү өчен табигатьне, хайваннарны яратырга кирәк. Әмма өйдә муллык булсын, тәрбияле балалар үссен һәм күршеләрең сине хөрмәт итсен өчен ялкауланмаска, кышын һәм бигрәк тә җәй айларында иртәдән кичкә кадәр эшләргә кирәк, нәкъ менә Абдрахман авылында яшәүче Гавриловлар гаиләсе кебек.

Гаилә башлыгы, чын авыл кешесе Владимир Михайлович, үзенең барлык 48 ел гомерен туган җирендә үткәргән, аның хезмәт эшчәнлеге авыл хуҗалыгы белән тыгыз бәйләнгән. Ул бик яхшы ветеринар. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать ит, беркайчан да баш тартмаячак һәм хайванга ярдәм итәргә тырышачак. Владимирның бертуганнары да авыл кешеләре, барысы да гаиләләре белән монда яши һәм бер-берсенә булышалар.

– Әти-әнинең йортында һәрвакыт мал-туар күп булды, - дип сөйли Владимир. Миңа бигрәк тә малларны карарга ярдәмләшү, аларны күзәтү ошый иде. Ул чакта яңа туган бәрәнне яки йомыркадан чыккан каз бәбкәсен күргәч беренче тапкыр шатлык һәм гаҗәпләнү хисләре кичердем. Шуңа да үскәч кем булачагым турында озак уйламадым. 8 нче сыйныфтан соң документларны Первомайский һөнәрчелек училищесына тапшырдым һәм укып чыктым, озакламый армиягә алындым. Хезмәт химия гаскәрләрендә узды, әмма балачактагы мавыгуым һәм хайваннарга карата мәхәббәт югалмады – үземне авыл һөнәренә багышлау теләге ныгыды гына.

Армиядән соң Владимир Гаврилов Стәрлетамак совхоз-техникумына укырга керергә карар итә, “Ветеринария” белгечлеген сайлый, һәм ул аның гомерлек эшенә әверелә. Эш кызыклы, әмма җиңелләрдән түгел, таләпләр дә катгый, һәм аларның иң мөһиме – ветеринар кулларына эләккән һәр хайванның сәламәтлеген һәм гомерен саклап калу. Владимир бүген Первомайский ветеринария дәваханәсенең баш ветеринария табибы Р.Т.Сәетгалиевка рәхмәтле: өлкән хезмәттәше беренче вакытларда бик нык ярдәм иткән һәм осталыкны арттыру өчен дә бик күп нәрсә биргән.

Владимир Михайловичның ветеринария стажы бүгенге көндә 26 ел тәшкил итә. Күпьеллык хезмәте өчен ул хуҗалык һәм район җитәкчелеге тарафыннан берничә тапкыр билгеләнде. Соңгы бүләкләрнең берсе – һөнәри бәйрәм, Ветеринария хезмәткәре көне уңаеннан БР Ветеринария идарәсенең Рәхмәт хаты. Шулай да, белгеч буларак күптәннән эшләвенә һәм яше иллегә җитеп килүгә карамастан, Владимир укуын дәвам итә (әле ул БДАУның ветеринария медицинасы факультетының 5 нче курсында).

Гавриловлар гаиләсе тату һәм хезмәт сөючән. Аларның йортына килеп керү белән, бар җирдә чисталык һәм тәртип булуын күрәсең һәм шуны аңлыйсың: монда еллар буе көн артыннан көн эшләргә күнеккән кешеләр яши һәм, бүгенге кыенлыкларга карамастан, алар тормыштан ямь таба белә. Биредә һәркемнең үз вазыйфасы, бит хуҗалыкта бакча, мөгезле эре терлек, сарыклар, дуңгызлар, кош-корт, хәтта гадәти булмаган, эре йомырка салучы “брама” тавыклары, хәзер инде авыл ихаталарында сирәк очраучы күркәләр дә бар.

Владимир Михайлович тормыш иптәше белән 22 ел бергә. Икесе дә авыл кешеләре, алар бүген икенче тормыш турында хыялланмый да. Валентина Семеновна яхшы хуҗабикә, хәстәрлекле әни – алар менә дигән уллар үстергәннәр. Барысы бергәләп үз көчләре белән төзегән иркен йортта яшиләр. Олы уллары Юрий өйләнгән, ул тракторчы, вахта буенча эшли. Михаил электрик һөнәрен үзләштергән, әлеге вакытта армиядә, Новосибирскта хезмәт итә, туган авылын һәм өйләрен сагынуы турында яза. Уллары Семен нефть колледжының соңгы курсында укый, хәзерге вакытта Якутиядә практика уза, киләчәктә ул нефть-газ чыганаклары операторы булачак. Максим политехник колледжга укырга кергән. Иң кечеләре Назар әлегә икенче сыйныфта гына, үскәч кем булачагына карамастан, туган җирнең төрле һәм кызыклы тулы бер дөнья булуын яхшы аңлый.

Тирә-якта Гавриловлар гаиләсен ат спортын яратучы буларак та беләләр. Өстәвенә, ярышларда алар, нигездә, үз атларында чыгыш ясый. Бу грациоз һәм көчле хайваннарны ничек яратулары, чиста токымлы чабыш атларын ничек үстерә, тәрбияли, өйрәтә белүләре – бу инде аерым тарих.

Күптән түгел миңа атларны кичке көтүгә алып чыгуларын күрергә туры килде: әйтергә кирәк, бик матур күренеш. Төз гәүдә, җиңел атлау, ялтырап торган янбашлар, җилгә дулкынланып торган ял – баеган кояш фонында бу картинага карап туймаслык.

Владимир атлар белән мавыгуын улларына тапшырган, үзе 12 яшеннән ат өстендә - ат ярышларында катнашкан. Михаил, Семен һәм Максим (2 нче сыйныфтан башлап) район Сабантуйларында һәм авыл бәйрәмнәрендә призлы урыннар яулый. Ат эшен яхшы белүчеләр буларак, Гавриловларны башкаланың “Акбузат” ипподромында үткәрелә торган дәрәҗәле “Терра Башкортстан” ярышларында актив катнашучылар һәм район вәкилләре ярдәмчеләре арасында да күрергә була.

Күптән түгел Гавриловлар гаиләсе янә тулыланды – оныклары туды, аңа Марк дип исем куштылар. Димәк, тормыш дәвам итә, гаилә тарихы яңа сәхифәләр белән тулылана. Гаиләдә барысы да яхшы икән, барлык эшләр дә уң була, диләр. Бу Гавриловлар турында – үз хуҗалыгың белән шөгыльләнү, уртак мавыгу гаилә әгъзаларына яңа көн өчен көч һәм энергия, үз хезмәтеңнең кирәклеген тою хисе бүләк итә. Бу күркәм кешеләргә иминлек, яхшы кәеф, гаилә хуҗалыкларының тулылануын һәм үсүен телисе килә.

Р.ВЛАСОВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотолары.

Читайте нас: