Авыл тормышы
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
7 ноябрь 2020, 15:55

ҖАВАПЛЫ, ИГЕЛЕКЛЕ, РӘХМӘТЛЕ, КЕШЕЛЕКЛЕ

Стәрлетамак районы ветераннар советы рәисе Н.А.Мироновның асылын чагылдыручы төп сыйфатлар

Бу материал районның сугыш, хезмәт, Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннар советының отчет-сайлау конференциясе булып узганнан соң туды. Исегезгә төшерәм, ул бу елның 25 сентябрендә узды. Дөресрәге, ветераннар советы рәисе Н.А.Мироновның эшенә биргән бәя кулга каләм алырга мәҗбүр итте.

“Николай Александрович ветераннар советын ныгыту өчен күп эш башкарды. Ул ветераннарның ничек яшәгәнен белә, аларның хәлләрен белешә, юбилярларны да котларга онытмый. Аннан да яхшырак рәисне табып булмый. Эшләвен дәвам итсен”, - диде район Җәмәгать советы әгъзасы, Стәрлетамак районының мактаулы гражданины Р.С.Хафизова, Мироновның кандидатурасын хуплап.

Доклад буенча фикер алышуларда чыгыш ясаган башка кешеләр дә аның турында яхшы сөйләделәр һәм Расиха Сәфәргали кызының тәкъдиме белән бердәм фикердә булдылар: ветераннар советы рәисе Н.А.Миронов уртак эш өчен кешеләрне тагын да ныграк оештыра алды, ул пенсионерларның мәнфәгатьләрен яклый, куелган максатларга ирешщ ала.

Миронов моңа ничек ирешә? Ветераннар оешмасы рәисенең кешеләр белән идарә итү, аларга йөкләмәләр бирү өчен көчле административ йогынты ясау мөмкинлеге юк бит.

“Беренчедән, фикердәшләр, тату, бердәм актив – район ветераннар советы президиумы һәм советы бар, алар 28 башлангыч ветеран оешмалары рәисе эшен координацияли һәм оештырырга ярдәм итә, – дип җавап бирде сорауга Н.А.Миронов. – Икенчедән, ветераннар Советы эшенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе – яшәү урыны буенча барлык дәрәҗәдәге власть белән ветераннарның, пенсионерларның, өлкән буын кешеләренең социаль-икътисади, хезмәт, шәхси хокукларын һәм ирекләрен яклауга юнәлтелгән мөнәсәбәтләрне җайга салу. Без аңлау табабыз дип канәгатьлек белән әйтә алам. Әлбәттә, проблемалар бар, әмма алар хәл ителә торган”.

Болар барысы да дөрес, әлбәттә. Ә бит ветераннар активының эшләве, властьнең төрле тармаклары белән мөнәсәбәтләрнең елдан-ел ныгый баруы, барыннан да элек, Мироновның казанышы. Дөрес, кемдер моңа каршы: “Ветераннар проблемаларын хәл итү өчен аңа вәкаләтләр бирелгән бит!”- дип әйтергә мөмкин. Әмма бу, конкрет очракта, эш вәкаләтләрдә түгел, ә кешенең үзендә. Миронов нәтиҗәләргә ничек ирешә ала соң, моның сере нидә? Бу сорауларга җавап Р.С.Хафизованың югарыда китерелгән сүзләрендә бар. Аларның мәгънәсе шунда ки, Н.А.Миронов һәрвакыт кешеләргә – ветераннарга һәм ветеран булмаганнарга да ярдәм итәргә тырыша, аның төп сыйфаты – кеше хәленә керә белү, аңа игътибар бирү. Шуңа күрә тирә-юньдәгеләрнең аның турында җылы сүзләр әйтүе гаҗәп түгел, аны кешелеклелеге өчен хөрмәт итәләр. Узган конференция генә түгел, башка күп санлы очрашулар һәм чаралар да моңа дәлил булып тора.

Юбилярларны хөрмәтләү чаралары аеруча дулкынландыргыч үтә. Безгә – фотокорреспондент Юрий Нестеренкога һәм әлеге юллар авторына – бу тантаналарда күп тапкыр катнашырга туры килде. Менә әле күптән түгел генә П.И.Грубинаны һәм П.П.Макеевны котларга бардык. Әмма 2017 елда язның беренче көнендә район ветераннар советы рәисе белән сәфәребез аеруча хәтердә калды.

Элекке көнне генә буран уйнап туктаган иде. Әмма, бернигә карамастан, без юлга чыктык. Руль артында – ветераннар советы рәисе үзе. Бу, 1 март көнне, Алга, Кырмыскалы һәм Яңа Краснояр авылларында (алар районның төрле почмагында урнаша) 90 яшькә җиткән һәм аннан да өлкәнрәк өч ветеран юбилейлы туган көннәрен билгели иде. Котлауны кичектерергә ярамый шул инде!

Әлбәттә, Н.А.Миронов юбилярларны котларга урыннарда эшләүче коллегаларына – башлангыч ветераннар оешмалары рәисләренә куша алыр иде. Әмма ул үзе өчен кагыйдә билгеләгән. Әгәр эш графигы мөмкинлек бирә икән, олы яшьтәге кешеләрне котларга ул үзе килергә тырыша. Николай Александрович, фронтовикларга, тыл эшчәннәренә хөрмәт күрсәтүне, Бөек җиңү, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерүне, юбилей көнендә ышанычлы ярдәмчеләренә – башлангыч ветераннар оешмалары рәисләренә шәхсән “рәхмәт” әйтүне изге бурыч дип саный.

Юбилярларлар белән мондый һәр очрашуга Миронов җентекле әзерләнә. Юбилейга берничә көн кала яки берничә атна алдан ук, ул авыл биләмәсе башлыгына шалтырата һәм чараны үткәрү тәртибе турында фикер алыша: тантанада кемнәр катнашачак, музыкаль бүләк буламы-юкмы. Николай Александрович район Хакимияте исеменнән бирелә торган бүләк һәм чәчәкләр турында, гадәттә, үзе кайгырта. Моннан тыш, ветераннар советы президиумыннан район газетасында котлау һәм юбиляр турында мәкалә чыга. Булачак хөрмәтләү турында безгә, журналистларга да, ул алдан хәбәр итә. Нәкъ менә шундый зур әзерлек эшләре, ветераннарыбызга кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтү нәтиҗәсендә авыл халкы район үсеше өчен күп көч куйган лаеклы, мактаулы якташларының исемнәрен белә. Бу гамәлләрдә Мироновның асылы чагыла – бик җаваплы, игелекле, рәхмәтле, изге күңелле, кешелекле.

Шунысы гаҗәп, Миронов мондый сәфәрләрдә башка мөһим мәсьәләләрне дә хәл итәргә өлгерә. Менә күптән түгелге мисал: 1 октябрьдә ветераннар советы рәисенең көн тәртибендә Айгөл авылында авыл биләмәсенең элекке башлыгы П.П.Макеевны 80 яшьлек юбилее белән котлау иде.

Без юлга вакытыннан алда чыктык. Николай Александрович, юл уңаенда Наумовка авыл Советы авыл биләмәсе ветераннарының башлангыч оешмасы рәисенә кереп, аны Өлкәннәр көне уңаеннан котларга һәм бүләк тапшырырга кирәк, дип аңлатты. Киләсе тукталыш Айгөл авылында төзелүче ФАП янында планлаштырылган иде: монда Миронов аның ачылышына әзерлек стадиясе белән кызыксынды.

Һәрвакыттагыча җылы, күңелле шартларда үткән тантанадан соң, без Аючы авылына юл алдык. Н.А.Миронов бирегә мемориаль комплекс төзелеше буенча эшләрнең ничек баруын карау өчен килгән иде. Төзелештә беркемне дә очратмадык (төшке аш вакыты иде), әмма биредә эшләр алып барылганлыгы күренә иде. Моны Аючы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы И.Ф.Сарбулатов та раслады, ул Мироновның килүе турында ишетеп, аны каршыларга килгән иде. Ветераннар советы рәисе аның белән агымдагы эшләр турында сөйләште, әмма иң мөһиме – мемориаль комплекс төзү мәсьәләсе булды.

Туган ил өчен башларын салган, Җиңү белән кайткан Бөек Ватан сугышында катнашучыларыбыз, Ватанны саклаучыларыбызның хәтерен мәңгеләштерү – ул безнең данлы тарихыбызны чагылдыру, ә алар турында кайгырту – җәмгыятьнең әхлакый барометры. Миронов кебек патриотлар аркасында безнең илдә бу барометр эшендә өзеклекләр булмаячак, дип ышанычлы әйтергә мөмкин. Район ветераннар советы рәисе эшне район Хакимияте, шулай ук башка җәмәгать оешмалары белән тыгыз бәйләнештә алып бара. Ул безнең районда үткәрелә торган зур патриотик эшнең мөһим өлеше булып тора. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә күп эш башкарылды. Район ветераннар советы тәкъдиме һәм район Хакимияте башлыгы ярдәме белән “Бердәм Русия” партиясенең “Тәгаен эшләр” программасы буенча бүлеп бирелгән барлык акчалар 1958-1960 елларда төзелгән 25 обелиск һәм һәйкәлне реконструкцияләүгә юнәлдерелгән.

Район Хакимияте башлыгы инициативасы буенча, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышында катнашкан Стәрлетамак районында туып-үскән һәм анда яшәгән кешеләргә олы рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән, Совет Президиумының 2020 ел 27 марттан 33-317 санлы карары белән “Стәрлетамак районының Мактаулы гражданины” исеме бирелде. 9 майда, Җиңүнең юбилеен бәйрәм иткән көнне, Советлар Союзы Геройлары исемнәре бирелде: П.А.Ушаков исеме – Николаевка авылы мәктәбенә, Я.Т.Ткаченко исеме – Золотоношка авылы мәктәбенә.

Әмма ветераннар советы рәисен Җиңүнең юбилеена кадәр сугыш елларында бала килеш өлкәннәр белән беррәттән эшләгән 133 якташыбызга тыл ветераны статусы бирү һәм шуның белән юбилей медальләре белән бүләкләләү мәсьәләсенең хәл ителмәве борчый. Бу уңайдан Миронов берничә тапкыр иң югары инстанцияләргә мөрәҗәгать иткән. Әмма әлегә мәсьәлә ачык кала. Шулай да ветераннар советы ходатайствосы буенча Җиңү бәйрәмендә алар район Хакимиятеннән матди ярдәм алганнар (бу республикада бердәнбер очрактыр, мөгаен). Барлыгы 400 мең сум акча бүленгән. Аңлашыла ки, матди ярдәм сугышта катнашучыларга да күрсәтелде.

Николай Александрович хезмәт ветераннарын җир салымыннан азат итүне ветераннар советының иң мөһим инициативаларының берсе дип саный. Бу ташлама районда 2014 елдан бирле гамәлдә. Бүгенге көндә аннан 4360 хезмәт ветераны файдалана.

Кызганычка, күрә алуыбызча, проблемаларны һәрвакытта да беренче тапкырдан ук хәл итеп булмый. Куелган максатка ирешү өчен сабырлык, ныкышмалылык, кыюлык кирәк. Бу Мироновка хас сыйфатлар! “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дип юкка гына әйтмиләр бит. Район ветераннар советы рәисе сугыш чоры балаларына ташламалар турындагы мәсьәләне шулай да хәл итеп булыр дип өметләнә.

Мироновны бүгенге көндә аеруча борчыган актуаль проблемалар арасында – сугыш һәм хезмәт ветераннарын, барлык пенсионерларны һәрьяклы, планлы медицина хезмәтләндерүе белән тәэмин итү мәсьәләсе. Куганак, Октябрь, Төрешле, Усылы участок дәваханәләрен ябу, аларны табиблык амбулаторияләре статусына күчерү нәтиҗәсендә халыкка медицина уңайлыкларын күрсәтү нәтиҗәлелеге күпкә кимеде. Моннан бигрәк тә өлкән буын кешеләре зыян күрә, алар хәзерге вакытта яшәгән урыныннарына якын дәваханәдә диспансер тикшерүе һәм дәвалану үтү мөмкинлегеннән мәхрүм. Ветераннар конференциясендә доклад буенча фикер алышуларда бу проблема барлык чыгышларда да кызыл җеп булып узды. Районның табиблык

амбулаторияләренә – авыл участок дәваханәләре статусын, ә 2 санлы шәһәр дәваханәсенең 3 корпусына район поликлиникасы статусын кайтару турында үтенеч белән Башкортстан Башлыгы Р.Ф.Хәбировка мөрәҗәгать итәргә дигән тәкъдим кертелде.

Ветераннарга санатор-курорт дәвалануы, социаль туризм өчен ташламалы юлламалар бирү тәртибен яңадан карау кирәклеге дә моннан алдагы проблема белән тыгыз бәйләнгән.

Гомумән, районның өлкән буын кешеләре тормышының нинди генә өлкәсен алма, алар барысы да ветераннар советы һәм аның лидерының күз уңында тора. Ветераннар оешмасында фәкать “пенсионерлар” проблемалары белән генә шөгыльләнәләр дип уйламагыз. Һич алай түгел! Биредә замана белән бераяктан атлыйлар – Җиңүнең 75 еллыгына багышланган музейлар конкурсы, “Яшел Башкортстан” акциясе, Стәрлетамак районы берләшмәләренең “Үзәктә бул!” ярминкәсе, хәйрия проектлары һәм башкалар – һәр җирдә ветераннар советының актив эшчәнлеген, аның рәисенең бу чараларда шәхсән катнашуын күрергә мөмкин. Һәм еш кына аларны үткәрү инициаторы булып ветераннар советы рәисе Н.А.Миронов үзе тора. Тәкъдимнәрен тормышка ашыруда ул район Хакимиятендә, шәхсән Әнвәр Равил улы Әбдрәфыйковта ярдәм таба, авыл биләмәләре башлыклары, предприятиеләр җитәкчеләре, районның башка җәмәгать оешмалары, активистлар белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли. Бу хакта Николай Александрович рәхмәт белән сөйли. Район мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте һәм җәмәгать берләшмәләре белән хезмәттәшлек итү идарәсе җитәкчесе П.Н.Шорохов белән эшлекле, иптәшләрчә тандем барлыкка килгән. Район ветераннар советы рәисе бүгенге көндә буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытуда, рухи-әхлакый кыйммәтләрне тәрбияләүдә һәм гражданлык инициативаларын күрсәтүдә яшьләр һәм ветераннар арасындагы хезмәттәшлек мөһим роль уйный, дип саный. Ике лидерның – ветераннар һәм яшьләрнең – кешеләр файдасына кулга-кул тотынып эшләве символик мәгънәгә ия. Бу безнең районда совет заманында туган традицияләр саклануының бер мисалы.

Күптән түгел безнең районда тагын бер традиция туды: ай саен Бөек Ватан сугышы ветераннарына азык-төлек җыелмасы рәвешендә матди ярдәм күрсәтелә. Николай Александрович Павел Николаевич белән бергә азык-төлекне комплектлаштыру һәм аларны илтүне оештыру белән генә җитәкчелек итеп калмый. Ул, әлеге җиңел булмаган вакытта, сугыш ветераннарын барып күрү, аларга үзизоляция чорында рухи яктан ярдәм итүне үзенең әхлакый бурычы дип саный. Яз, җәй буена шулай булды һәм бу көзен дә дәвам итә. Күптән түгел – 23 һәм 27 октябрьдә ул чираттагы хәйрия десантларында катнашты, бу Мироновның шәхси сыйфатларын тагын да ныграк ассызыклый.

“Николай Александрович кешеләр турында кайгыртып яши, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Ветераннарның проблемаларын хәл итү өчен барлык көчен, белемен бирә, моның өчен ул иң югары кабинетларга, хәтта ил Президентына кадәр мөрәҗәгать итә. Н.А.Мироновның төп сыйфаты – ул битараф булмаган кеше. Кешеләрне тыңлый һәм ишетә белә, шуңа күрә ул район халкының һәрьяклы ярдәмен тоя. Үзенә ышанып тапшырылган эш участогында һәркем, Николай Александрович кебек, үз эшен җиренә җиткереп башкарсын, кешеләргә хөрмәт белән карасын һәм аларның проблемаларын хәл итүдә булышсын иде. Ә Николай Александровичка мин җаваплы вазыйфасында куелган максатларга ирешүен телим”, - диде ветераннар конференциясендә чыгыш ясап район Хакимияте башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйков.

Р. ИЛЬКИНА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: