Авыл тормышы
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
13 ноябрь 2020, 13:40

МӘХӘББӘТ БЕЛӘН ТӨЗЕЛГӘН ХЫЯЛ ЙОРТЫ

яки Бүреказган авылында яшәүче гаилә үз хыялын ничек тормышка ашырган

Лилия һәм Марат Яппаровлар уртак юбилейларын – ун ел бергә гомер итүләрен билгеләргә әзерләнә. Дистә ел сизми-сизелми үтеп тә киткән – мәхәбәттә, татулыкта, бер-береңне аңлашып яшәүдә. Яшь гаиләгә тагын нәрсә кирәк? Әлбәттә, нык фундамент һәм җәмгыятьнең ныклы ячейкасын булдыру, балалар тәрбияләп-үстерү өчен үз диварларың кирәк.

Иркен, уңайлы һәм матур йортларын Яппаровлар үзләре төзегән. Менә инде ярты ел шул өйдә бәхетле яшиләр. Марат белән Лилия авыл җирендә үз йортың булудан да яхшырак нәрсә юклыгына ныклы ышана. Әйткәндәй, алар

бик күп өстенлекләрне китерә ала, хәтта төп шәһәр кешесе дә үзенең таш джунглиларына кайтырга теләмәс. Ә аларның сокланып сөйләүләре һәм бәхеттән балкып торучы күзләре ни тора!

ӨЧ ЕЛ ФУНДАМЕНТКА АКЧА ҖЫЙГАННАР

Лилия белән Марат икесе дә Бүреказганнан. Биредә туып-үскәннәр һәм бер-берсен, мөгаен, һәрвакыт белгәннәрдер. Бер мәктәптә укыганнар, бер урамнардан йөргәннәр. Тик менә яшь аермасы гына аларны төрле юллар белән йөрткән.

Яшьләр 2007 елда танышкан. Марат ул вакытта автомеханик дипломы алган була, ә Лилия төзелеш техникумына укырга керергә әзерләнгән. Аннары егет армиягә киткән, ә кыз “шәһәр төзелеше кадастры” белгечлеге буенча укыган. Өйләнешкәннән соң шәһәрдә яшәгәннәр, эшләгәннәр, фатирда торганнар.

- Бераздан автомобиль сатып алдык һәм үз авылыбызга күченеп кайтырга уйладык, - дип сөйли Лилия. – Анда яшәргә дә урын бар: Маратның әти-әнисенең йорты буш тора иде. Ул зур түгел, әмма бик тә уңайлы иде. Без шунда үз оябызны кора башладык. Шул вакытта зур ике катлы йорт төзү нияте туды. Җайлап акча җыя башладык. Өч ел акча тупладык һәм 2018 елның июнендә нигез салдык, ә декабрьдә өйне күтәрдек. Бу вакыт эчендә безнең балаларыбыз – Илдар һәм Илмира туды.

ӨЙ ТӨЗҮ КҮПМЕГӘ ТӨШӘ?

Нарат борыстан өй күтәрү, бизәкләү эшләрен башкару һәм өйне коммуникацияләргә тоташтыру өчен Яппаровларга миллион ярымнан артык акча кирәк булган. Бу максатларга ана (гаилә) капиталы, шулай ук банк кредиты кулланылган.

- Төзелеш – арзанлы эш түгел, бигрәк тә үзең өчен, сыйфатлы материаллар кулланып төзегәндә, - дип билгели Марат.

Кредит Яппаровларны куркытмый.

- Яшь һәм сәламәтбез, эшләп акча табарбыз, - ди алар оптимизм белән. – Шәһәрдә әнә ике бүлмәле фатирны 20-30 елга ипотекага алалар, шулай булгач өй төзеп биш ел дәвамында бурыч түләү яхшырак.

Әйткәндәй, төзелеш вакытында мәкалә геройларыбыз ярыйсы гына экономия ясаган. Ничек, дип сорарсызмы. Эш шунда ки, алар төзелеш бригадалары ярдәменнән файдаланмаган. Әтисе Фәнил Наил улының катнашлыгында Марат өйне үзе проектлаган һәм төзегән. Йортны төзегәндә шулай ук яшь гаиләнең туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре катнашкан.

- Кешеләр шалтыратып үзлә- ренең ярдәмнәрен тәкъдим итте. Чын күңелдән, бушлай, алмашка берни сорамый. Бу бик кадерле, әлбәттә, - дип уртаклаша Лилия.

НИ ӨЧЕН АВЫЛДА?

Яппаровлар җир участогында да экономия ясаган. Алар өйләрен әти-әниләренең нигезе янында төзегәннәр.

- Шәһәрдән читтә үз йортың булуның өстенлекләре турында сөйләгәндә, алар бик күп, - дип елмая Лилия. – Беренчедән, экология. Авыл җирендә һава саф, йокы татлырак. Тавыш азрак: баш өстендә беркем дә таптанмый, батареяга шакымый. Тынычрак: парковка белән проблемалар юк. Икенчедән, биредә иркенлек! Куртка кидең, ишекне ачтың исә – син тышта! Яшелчә-җимеш үстерү, чәчкәләр утырту, мунча, гараж төзү, ял зонасы оештыру өчен үз җир өлешең бар. Ә балалар өчен бу нинди зур бәхет! Саф һавада иркенләп уйнау, яңа савылган сөт, түтәлдән әле генә өзеп алынган җиләкләр! Гомумән үз йортың – ул кабатланмас атмосфера! Кофмортка килгәндә, шәһәрдә яшәүчеләрнең аерым өлеше әле булса ялгышлык белән авылда тормыш авыр – эссе су юк, ут белән өзеклекләр, мичкә ягарга кирәк, ахыр чиктә барлык уңайлыклар тышта дип исәпли. Чынында исә, прогресс туктап тормый. Бүген кайбер авылларда тормыш шәһәр көнкүрешеннән бернәрсәсе белән дә аерылмый.

Лилия белән Маратны бигрәк тә Бүреказгандагы үсешкән социаль инфраструктура сөендерә. Илмира өчен балалар бакчасы, Илдар өчен мәктәп ерак түгел. Якында гына азык-төлек магазиннары, почта, авыл мәдәният йорты. Әйткәндәй, Лилия мәдәният йортында мәдәни оештыручы булып эшли. Марат Стәрлетамак район электр челтәрләрендә бораулау-кран машинасы машинисты булып хезмәт сала.

Яппаровларның киләчәккә планнары анык – йортны төзеп бетерергә, атап әйткәндә, мансарданы бизәкләүне тәмамларга, анда балалар һәм Фәнил Наил улы өчен бүлмәләр ясап, заманча җиһазлар урнаштырырга. Мондый мәшәкатьләр аларга шатлык кына китерә. Чөнки бу мәхәббәт белән төзелгән хыял йорты.

А.САРЫ.

Фото Яппаровлар гаиләсе

архивыннан һәм авторныкы.

Читайте нас: