Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
1 декабрь 2020, 14:05

ИҢ МӨҺИМЕ – АЯЗ КҮК ЙӨЗЕ

1 декабрь - Чечен сугышында һәлак булганнарны искә алу көне

Агачлар утыртылган, йорт төзелгән, балалары үсеп килә – чын ир-егет гомере барышында эшләп өлегерергә тиешле нәрсәләрне Наумовка авылында туып-үскән Павел Тупичкин үзенең 39 яшенә башкарган да инде.
Ул гына да түгел, чын саклаучы, патриот буларак, Ватан алдындагы изге бурычын да үтәгән – Русия Федерациясе Кораллы Көчләрендә чакырылу буенча хәрби хезмәтне намуслы үткән. Павелга Төньяк Кавказда “кайнар нокталарда” хезмәт итәргә туры килгән. Ул намуслы хезмәт иткән, хәрби бурычын тел тидермәслек итеп үтәгән, батырлык һәм кыюлык күрсәткән.
Сугышны күргән кешеләр аның хакында сөйләргә яратмый. Шулай да Икенче чечен кампаниясе ветераны “Авыл тормышына” үзенең аннан соңгы тормышы һәм ел ярым вакыт арытабангы егерме елга ничек йогынты ясавы турында сөйләде.
- Павел, армиягә кадәрге тормышыгыз турында сөйләгез әле.
- Наумовкада туып-үстем. Тугызынчы сыйныфтан соң совхоз-техникумга укырга кердем. Бәләкәйдән үк мал-туар белән мавыкканлыктан, ветеринария юнәлешен сайладым. Балачактан тракторчы булып эшләү хыялы да бар иде. Шуңа күрә параллель рәвештә таныклык алдым.
- Сезне хәрби хезмәткә кайчан чакырдылар, “качып калу” уйлары булмадымы?
- Армия мине беркайчан да куркытмады, киресенчә, кечкенәдән хезмәттә буласым, үземне солдат итеп хис итәсем килде. Безнең гаиләдә картәтием, аннары әтием хезмәт иткән. Ә картәтиемнең абыйсы Григорий Степанович Пулькин – Советлар Союзы Герое. Мин үземнең ата-бабаларым белән горурланам. Алар үрнәгендә 2000 елда мин дә хәрби хезмәткә киттем.
- Сез кайда хезмәт иттегез?
- Хәрби хезмәтне Владикавказ шәһәрендә уздым. Хәрби часть Төньяк Осетия һәм Ингушетия чигендә урнашкан иде. Эчке гаскәрләрдә хезмәт иттем, “ЗИЛ-131” нигезендә МТО-АТ күчмә авторемонт мастерское водителе булдым. Ел ярым хезмәт иткәннән соң Ульяновск шәһәренең хәрби частенә күчерделәр.
- Армиядән башка кешегә әйләнеп кайттыгыз дип әйтеп буламы?
- Әйе, армия яхшы тормыш дәресе бирде... Дөньяга караш үзгәрде, эчке дисциплина, үз көчеңә ышаныч барлыкка килде. Хезмәт мине тормышның,
дуслыкның кадерен белергә, басынкы һәм сабыр булырга, һәр карарны яхшылап уйлап эш итәргә өйрәтте.
- Аннан соң тормышыгыз ничек дәвам итте?
- Демобилизацияләнгәч, өйгә кайттым. Калырга һәм хезмәтне контракт буенча дәвам итәргә дә планнар бар иде. Әнием бик нык хафаланды. Чөнки ул вакытта энем Ва-силий да армиядә, шулай ук “кайнар нокталарда” хезмәт итә иде. Без барысы да яхшы, хәрби хәрәкәтләрдә катнашмыйбыз дип язсак та, әни барысын да сизеп тора иде. Ана йөрәге, беләсезме, ул шундый шул…
- Аннан эшли башладыгызмы?
- Дөрес. Үземне озак эзләдем: әле шәһәрдә эшләдем, әле янә авылга кайттым. Хәзер барысы да тотрыклы: Наумовка авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятендә тракторчы һәм водитель булып эшлим. Миңа “ЛТЗ-65” тракторлары һәм “КамАЗ” автомобиле беркетелгән. Эшем ошый: туган авылымны һәм авыл биләмәсенә кергән якын-тирә авылларны төзекләндерү белән шөгыльләнәм. Балачактагы тракторчы булу хыялым тормышка ашты дияргә була.
- Гаиләгез турында сөйләгез әле.
- Тормыш иптәшем Ольга белән өч бала үстерәбез. Иркен уңайлы йорт төзедек. Зур хуҗалыгыбыз, бакчабыз бар.
- Буш вакытыгызны ничек үткәрәсез, спорт белән дуссызмы?
- Кышын балалар белән бергә чаңгыда йөрибез. Гомумән алганда, буш вакыт юк диярлек: ихатада эш-мәшәкатьләр җитәрлек. Барлык спорт сарайда уза: җыештыр, ашат, эчер. Балачагым да шулай ук хезмәттә үтте. Егет кешене бу көчлерәк, чыдамлырак, ныклырак итә. Моны мин соңыннан армиядә аңладым: авыл егетләре шәһәрнекеләргә караганда ныклырак.
- Ир-егет өчен көчле булу, пресс шакмакларына һәм кабарынкы бицепсларга ия булу мөһимме?
- Ир-егет өчен ир-егет булу мөһим. Нинди дә хәлдә гайрәтле, җаваплы һәм әдәпле кеше булып калырга кирәк.
- Ике улыгыз үсеп килә. Аларны нинди принцип буенча тәрбиялисез, алар армиягә хезмәт итәргә барачакмы?
- Чын ир-егетләрне тәрбияләүнең төп сере – үзеңнең үрнәк, дип исәп- лим. Чөнки малай кеше өчен әтисе үрнәк булып тора. Хезмәт итәргәме, итмәскәме – анысын үзләре сайлар. Мин нинди дә очракта булышачакмын. Һәм улларым гаилә традициясен дәвам иттерсә, әлбәттә, шат булачакмын һәм горурланачакмын.
- Армия яшь кешегә нәрсә бирә?
- Армия дисциплиналый, күнектерә, тәнне һәм җанны ныгыта. Хезмәт нинди дә яшь егеттән җавап- лы карарлар кабул итәргә сәләтле һәм якыннарын якларга әзер чын ир-егетне тәрбияли.
- Сезнең өчен иң мөһиме нәрсә?
- Гаилә, балалар, йорт. Баш өстендә тыныч күк йөзе.
А.САРЫ әңгәмәләште.
Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.
Читайте нас: