Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
4 декабрь 2020, 18:40

ГОМЕР ТАРИХЫ ДӘВАМ ИТСЕН

Үрге Усылыдан Фәнис Ибәтулла улы Галиевка 4 декабрьдә 85 яшь тулды. Бу дата үзе үк сөйләп тора: безнең алда балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән кеше. Ул бик авыр сынаулар аша үткән, әмма күңелендәге шәфкатьлелекне һәм игелеклелекне, туган җиренә тугрылыкны еллар аша үткәреп саклаган.

Үрге Усылыдан Фәнис Ибәтулла улы Галиевка 4 декабрьдә 85 яшь тулды. Бу дата үзе үк сөйләп тора: безнең алда балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән кеше. Ул бик авыр сынаулар аша үткән, әмма күңелендәге шәфкатьлелекне һәм игелеклелекне, туган җиренә тугрылыкны еллар аша үткәреп саклаган.
- Әти-әниебездә без алты бала идек, тик өлкән яшькә кадәр барыбыз да җитмәде - дип сөйли юбиляр. - Әтиебез бик иртә бакыйлыкка күчте, шуңа безгә кечкенәдән әниебезгә хуҗалык эшләрендә ярдәмләшергә туры килде. Салкынны да, ачлыкны да кичердек. Гади генә ризык әзерләү өчен, туң бәрәңге, басуларда калган башакларны җыя идек. Аның каравы эш чиктән тыш күп булды – басуда, фермада куллар җитми иде, эштән баш тарту беркемнең дә уена да килмәде. Мин бертуганнарым өчен җаваплы булуымны яхшы аңлый идем.
Фәнис Галиевка күп уку эләкми, Усылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң эшли башлый. Иге-чиге булмаган, авыр крестьян хезмәте – ул, әйтерсең, организмның һәр күзәнәген биләп ала, күңел ачарга, я булмаса башка нәрсә белән шөгыльләнергә һич вакыт калдырмый. Авыр мизгелләрдә егетне табигый зирәклеге һәм зур хезмәт сөючәнлеге коткара.
Армиядән соң Фәнис Галиев колхозга керә. Бу 1959 елда була. Ерак Көнчыгышта Хәрби-Диңгез флоты гаскәрләрендә үткән армия хезмәте авыл егете холкына тагын да күбрәк ныклык һәм ныкышмалык өсти. Башта аны сөтчелек фермасына учетчик итеп алалар, соңыннан ул ферма коллективын җитәкли.
- Энемә уку ягыннан җиңелрәк булды, - дип дәвам итә Фәнис Ибәтулла улы. – Ул 10 нчы сыйныфтан соң Стәрлетамакта бухгалтерлар курсларында укып чыкты, аннары озак еллар Салават исемендәге колхозда эшләде – бухгалтер, баш икътисадчы, баш бухгалтер булды. Мин үзем бервакытта да эштән качмадым, начальство кайда җибәрә, шунда эшләдем – ашлык склады мөдире, тегермәнче, бригадир-учетчик булдым.
Колхоз производствосының нинди дә участогында Ф.И.Галиев үзенең бурычларын җаваплы үти. 1980-1984 елларда ул янә терлекчелектә эшли. Шушы кыска вакыт эчендә ике тапкыр СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Профсоюзлар үзәк комитеты Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Терлекчелек продукциясен җитештерүдә югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен “Х бишьеллык ударнигы” билгесенә, ВДНХның ике көмеш медаленә лаек була.
1998 елда Ф.И.Галиев хаклы ялга чыга. Ул вакытта инде өч ел пенсионер булып исәпләнгән була, аның гомуми хезмәт стажы 40 елдан артык тәшкил итә. Ветеранның исеме колхозның (хәзер Салават агрофирмасы) Почет кенәгәсенә кертелгән.
Фәнис Ибәтулла улының шәхси тормышы, үзе әйтүенчә, бәхетле. Зур мәхәббәт буенча ул Түбәнге Усылы авылы кызына өйләнгән. Лүзә ул вакытта алдынгы савучы була. Басынкы, чибәр егет тә, нәфис һәм бик җитез кызның күңеленә хуш килә. Алар 1961 елның 31 декабрендә, Яңа ел кичендә, туй ясыйлар. Шулай булгач, алдагы елда бергә гомер итүләренең 60 еллыгын билгеләячәкләр.
Иренмәскә, яхшы укырга һәм эшли белергә, һөнәр үзләштерергә - ирле-хатынлы Галиевлар үзләренең балаларын нәкъ шулай тәрбияләгән. Алар өч кыз үстергән, белем биргән, туйлар үткәреп олы тормыш юлына чыгарган. Олы кызлары Гөлназ медицина училищесын тәмамлаган, хәзер Дергачевкада фельдшер булып эшли. Икенче кызлары Фәридә белеме буенча педагог, ул балалар бакчасында тәрбияче. Кече кызлары Гүзәл технология колледжын тәмамлаган.
Кызлары әти-әнисен өзелеп яраталар, аларга ярдәмләшеп торалар һәм һәркайсы әтисе-әнисе алдында үзен бурычлы дип хис итә. Әлеге вакытта Фәнис Ибәтулла улы һәм Лүзә Миңневәли кызының дүрт оныгы бар, иң өлкәненә инде 35 яшь, оныкларының да биш баласы үсеп килә.
Фәнис Ибәтулла улын авылда барысы да белә. Бу изге күңелле кеше авылдашлары арасында лаеклы рәвештә ихтирам белән файдалана. Яшенә карамый, ул һаман да шундый ук ярдәмчел һәм гадел, көр күңелле. Кроссвордлар чишәргә ярата, Интернетны үзләштерә, балалары һәм оныклары белән “скайп” аша аралашырга да бик тиз өйрәнгән.
Ирле-хатынлы Галиевлар уңайлык, ямь һәм чисталык хакимлек иткән өйләрен һәм йортларын бергәләп тәртиптә тота. Авыл кешеләре аларның өй алдындагы гөлләренә, караулы түтәлләренә сокланып карап үтә. Галиевлар бик тату яши, алар һәрвакыт эш белән мәшгуль һәм бер-берсенә ярдәм итеп торалар, шуның белән якыннарына үрнәк күрсәтәләр.
Матур гомер бәйрәме уңаеннан юбилярга ныклы сәламәтлек телибез. Тормыш сөючәнлек, оптимизм һәм изгелек кылу теләге озын-озак елларга юлдаш булсыннар!
Л.ПЫЛАЕВА.
Фото Галиевларның гаилә архивыннан.
Читайте нас: