Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
12 декабрь 2020, 12:40

ЙӨЗ ЯШЬ, ГАСЫР, ДӘВЕР...

7 декабрьдә безнең районда чын-чынлап зур вакыйга билгеләнде – Бүреказган авылыннан Миңсылу Абдрахман кызы Манаевага 100 яшь тулды.

7 декабрьдә безнең районда чын-чынлап зур вакыйга билгеләнде – Бүреказган авылыннан Миңсылу Абдрахман кызы Манаевага 100 яшь тулды.

Бу дата үз эченә бик күп нәрсәне алган – олы яшькә кадәр җитеп күңел җылысын һәм тормыш сөючәнлекне саклап калган кешенең күргәннәрен, кичергәннәрен чагылдыра ул.

Миңсылу Абдрахман кызы (кыз фамилиясе – Богданова) 1920 елда ишле крестьян гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән. Аның бар гомере туган авылы белән бәйле – Бүреказганда мәктәп тәмамлаган, аннары озак еллар дәвамында биредә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып хезмәт салган. Бөек Ватан сугышы чорында берничә ел Авыргазы районы Сәмән мәктәбендә укыткан.

1948 елда Миңсылу апа педагогия училищесының тулы курсын тәмамлаган. Үз эшен һәрвакыт күңелен биреп башкарган, балаларны укый-язарга гына түгел, туган илне яратырга, гади крестьян хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәткән.

Үз бәхетен Миңсылу Абдрахман кызы шулай ук туган ягында тапкан, ул якташы Газимулла Манаевка кияүгә чыккан. 1951 елда алар туй үткәргәннәр һәм 60 ел бергә бәхетле гомер иткәннәр. Гаиләләрендә өч кыз туган, аларны тәрбияләп үстергәннәр.

Газимулла Сәйфулла улы хәзер инде юк, ә Миңсылу апа шәһәрдә, барлык уңайлыклары булган аерым фатирда яши, аны Бөек Ватан сугышында катнашучы тормыш иптәше белән сертификат буенча алганнар. Кызлары һәрвакыт әниләре янында аны тәрбияләп торалар, тыныч картлыгын тәэмин итәләр.

Олы юбилее көнне Миңсылу Абдрахман кызы җәмәгатьчелек игътибарын да тойды. Кызы Лилия Газимулловна әйтүенчә, бүреказганлылардан, рәхмәтле укучыларыннан һәм күршеләреннән бик күп шалтыратулар булган. Юбилярны котларга Бүреказган авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Ф.Б.Солтанов килгән. Ул аңа Президент В.В.Путиннан котлау хаты тапшырган, район башлыгы, ветераннар советы һәм барлык авылдашлары исеменнән бүләкләр һәм чәчәкләр бүләк иткән.

100 яшь – ул безнең көннәрдә сирәк очрый торган бик зур дата. Бу гасырны юбиляр лаеклы үткән. Ул бик күп тарихи вакыйгалар шаһиты булган, шуның белән бергә һәрвакыт ныклы рухлы, авылдашларының ихтирамы белән файдаланучы кеше булып калган.

Юбилеегыз белән Сезне, Миңсылу апа! Яшь буыннарга хезмәт сөючәнлек, тугрылык һәм күңел киңлеге үрнәге булып тормышыгыз арытаба дәвам итсен.

Л.ИВАНОВА.

Фото Манаевларның гаилә архивыннан.

Читайте нас: